Балтач районы Түнтәр авылында яшәүче Илдар Газимов керешсә очкыч та җыя алыр иде. Сәләтләрен саный китсәң... Мич чыгара, брусчатка җәя, агачтан баскычлар ясый!
Тимер эше дә үз – беседкалары затлы, җәйге эскәмияләре бизәкле. Өй тирәсен “янар” чәчәктән койган — виноград тәлгәшләренә кадәр ясап өй алды диварына беркеткән!..
Төрле ырымнарга ышанмаса да, дөнья көткән картлар зирәклеге аны да сагаерга мәҗбүр иткән. Терлек-туар асрап яшәгән оста соңгы елларны куяннар үрчетергә керешкән.
– 100 башка җиткәннәр иде, куян асрарга кызыккан дустыма ике генә куян бирдем – кул китте. Кимеделәр генә түгел, беттеләр. Үзем 7 мең тәңкәгә куян сатып алып кайттым. Атасын яңартырга иде, бәяләре 12 меңнән алып 35 мең сумга чаклы. Менә куян! “Ат бәясен куып җитәсез!” – дим. Хәзер берәүгә дә күрсәтмим, баш саннарын да әйтмим. Куян бик үрчемле дә, күзне күтәрми. Умарталарым да бар иде, аларын үзем теләп бетердем. Бертуганнарым балсыз итми. Илһам энем бал аерткан көнне чиләге белән күтәреп чыга да, күршеләр саен өләшә. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәт бетми дә, кимеми дә! Без гаиләдә дүрт ир бала, дүртебез дә авылга беректек. Олы абый мәрхүм инде... Исәннәребез тырышып тормыш көтәбез, – ди оста.
Булдыклы нәсел егетләре шәһәр җирендә дә югалмаслар иде. Ләкин, Газимовларның иркен тынына шәһәр һавасы ярлы...
– Тормышлар авырайган чакларда да авылда югалмадык без. Сыерлы икәнсең өстәлең дә сыйлы – борынгылар сүзе! Итең, бәрәңгең үзеңнеке, – дип елмая Илдар әфәнде.
Көннәрдән бер көнне күмәк хуҗалыкның эшләре мөшкелләнеп, тормыш тартулар авырлашмаса, Илдар әфәнденең яшерен сәләтләре уяныр идеме икән?!
– Берничә егет берләштек тә, ялланып эшләргә чыгып киттек. Мунчалар салдык. Кирпечтән дә, бурадан да. Без үткән юлларны санасаң... Яшел Үзән ягында без әлеге дә баягы мунча эшлибез, ә өендә бер оста баскыч ясыйлар иде. Түзмәдем, янына барып карап тордым. “Энем, синең хәлдән килерлек эш түгел ул!” – дип көлде. Гарьләндем сүзенә. Кайтканда Казанга сугылып, кибеттән китап сатып алдым. Баскычны ничек ясарга кирәклеген шуннан укып өйрәндем. Бер авырлыгы да юк икән. Башта мин баскычларны фәкать агачтан гына эшләдем. Хәзер каркасларын тимердән җыям. Тимерне бик кыйммәтле буяулар белән буйыйм. Кыйммәтле агачтан баскыч та матурырак килеп чыга. Затлы кием кебек. Имән агачы нык, карагач – мәңгелек! Еллар үткән саен ныгый ул, ташка әйләнә! Тик алардан эшләнгән баскычлар бик кыйммәткә төшә. Халык кесәсенә бик сукмасын дип, йомшаграк агач булса да күпчелек нараттан эшлибез. Каен мактауга лаек, нараттан катырак ул, – ди Илдар әфәнде.
Нәрсә дип әйтим, әңгәмәдәшем бик кыйммәтле оста. Ике кулыннан үткән үз хезмәтенә гел бер хак куям, дип ышандыра. Ягъни арттырмый да, киметми дә. Базарда агач белән тимер бәясе уйнарга мөмкин, ул очракта сүз дә юк, баскычлары бәясе тагын да арта.
– Элек мин гел бер хак куя идем – 150 мең. Шуңа материалы да, эшләве дә кергән. Хәзер барысын да аерым санап күрсәтәм. Агач материалы, Германиядән кайтарылган тимер буялар, тимере, үзе хезмәтемне кушкач – 280 мең сумга төшә. Әле бу кара исәп, чынлыкта баскыч бәяләре тагын да күпкә кыйммәтрәк. Бер баскычны 25 көн эчендә эшлим. Үзем алып барып урнаштырам. Менә сез кыйммәт дисез дә, шуңа да карамастан, күп очракта, эшемне яратып, өстәп тә бирәләр. Заказларның күплеге! Нишләп акчасын җыештырыбрак куймыйлар икән, дип, үзем дә борчылып куям. Аңлыйсыз бит, кайчан уңайланырбыз... Киләчәктә ни көтә? Сәясәт тә көнләк үзгәрә, — ди оста.
Ни гаҗәп, чынлап торып, берничә баскыч заказыннан баш тартан. Сәбәбен дә гади, күңеле теләгәнне эшлисе килә аның. Тимер эше белән мавыга. Роза чәчәкләре, соскыч, кыскыч, аларны элеп куя торганын ясаган – бер комплект! Мин исә аның һәр эшенә мөкиббән дә, ә менә ясаганы үзенә ошамаган чаклар буламы икән?..
– Була. Тимерне әле ошамаса башкача да бөгеп була. Менә агачны бозсаң, утырып елыйсы килә. Атынгычлар ясыйм, эскәмияләр. Эшләгән кешегә эшен сатып алучы җитәрлек, иренмәскә генә кирәк. Җиңел түгел, тимерне кыздырып, күбесен кулдан бөгәм. Эшне бит аны җаның-тәнең белән бирелеп эшләсәң генә матур килеп чыга. Ә матур эш ул һәрчак табыш китерә. Белеп һәм тырышып эшләсәң генә эшеңнән уңасың. Берсендә Лаешта беседка эшләдем дә, мич чыгардым. Тартмый гына. Тәки яга алмадылар. Кышы буе уйладым. Яз җитте. Киттем эш коралларымны төяп. Өч мәртәбә сүтеп чыгардым, юк кына бит – тартмый. Шуннан төтен суыру юлына күзем төште. Биегерәк итеп өйгән идем – китте бит җайланып! Һәр эшне үзең эшләп карагач кына аңлыйсың. Ялгышасың, төзәтәсең, – ди оста.
Хәләле Чулпанга кызыгып та, көнләшеп тә караучылар юк түгел. Гомерен бизәккә төреп яшәүче оста янәшәсендә җиңел диләрдер. Белмим, әмма рәхәттер – монысы бәхәссез! Чөнки, яшәешен гөлгә, көнен нурга төргән оста бит Илдар әфәнде.
Комментарийлар