16+

98 яшьлек Мәрзия әби: "Ирне рәнҗетү – зур гөнаһ ул!"

“Аятел-көрси” догасын өйрән, кызым! Бөтен бәлалардан саклый торган дога ул! Безгә нинди генә авырлык килсә дә, шул доганы укыдым. Начар кешеләрдән, яман күзләрдән саклый торган дога, – дип аңлатты ак әби...

98 яшьлек Мәрзия әби: "Ирне рәнҗетү – зур гөнаһ ул!"

“Аятел-көрси” догасын өйрән, кызым! Бөтен бәлалардан саклый торган дога ул! Безгә нинди генә авырлык килсә дә, шул доганы укыдым. Начар кешеләрдән, яман күзләрдән саклый торган дога, – дип аңлатты ак әби...


Апаста гомер кичерүче Мәрзия әби чордашлары кебек үк авыр заманда яшәгән. Сугышын да, эшен дә күп күргән. 17 яшендә трактор руле артына утырган хатын-кыз ул!
– Эшләгәннән генә кеше үлми икән, кызым. 17 яшь тулмаган иде әле миңа – юл салырга җибәрделәр. Аннан Бөек Ватан сугышы башланды. Безне биш  кызны окоп казырга җибәрделәр. Бер көн дә калдырмыйча, окоп казырга йөрдек. Без сугышның эчендә булган кебек яшәдек. Хәзер салкын диләр. Сез безнең вакытта нинди кышлар булганны белсәгез! Ялан өс, кулда – тимер лом. Биш чакрым йөреп эшләдек. Кайткач, өй салкын, ягарга утын юк. Аяк киемнәрен дә киптерерлек түгел. Тәнгә салкыннан бетчәләр чыкты, куллар мәче тырнаган кебек... Өч ай мунча кермәдек. Күлмәкнең эчке ягында бет серкәсе... Сугыштагылардан да күбрәк күрдек, хөрмәте генә андый түгел, – дип күз яшьләре аша искә ала Мәрзия апа ул елларны.

Урман кисү, басудан икмәк ташу – колхоз планына кергән бер генә эш тә калмый үсмер кызлардан. Күз алдыгызга китерегез, боларның барысын да 17 яшьлек кызлар эшли! Хәзергеләр, әби әйтмәшли, еламыйча ашый да белми!
– 1942 елның көзендә, үз теләгем белән тракторчылыкка укырга киттем. Бер айлык курслар узганнан соң, Шонгатыда эшли башладым. “ЧТЗ” тракторы бик зур, биек, кабинасы да ябык түгел. Шонгатыда – җиде ел, кияүгә чыккач та авылда әле тагын бер ел эшләдем, – дип искә ала яшьлек елларын ак яулыклы әби.

Тормыш иптәше Габделхәй абый белән ул 8 бала үстергән. Шуларның бишесе малай. Бер малае узган ел мәрхүм булган.
– Биш солдат бирдем дәүләткә! Авыл советы буенча да, авылда да беренче! Андыйлар башка юк! Аллаһка шөкер, малайларым бик тәртипле булды! Иптәшем дә бик әйбәт иде. Ул үлгәнгә дә 32 ел. Улым үлгәч кенә кан басымым уйный башлады. Шуннан бирле генә бетерештем, бик әйбәт идем әле мин, – ди Мәрзия әби. Үзе миңа тиз-тиз генә өстәл әзерли. Әбинең торган фатирын күзәтәм. Бар җире тәртиптә, чиста. Идәнне дә швабрасыз гына үзем юам, ди ул.

Килен буларак та Мәрзия апа үрнәк кеше: 40 ел каенанасы белән бергә яшәгән. Каенанасы авыргач, дистә елга якын аны тәрбияли. Яхшы тәрбия булмаса, Миңсылу әби 100 яшенә кадәр яши алыр идеме икән?!

Каенанасына рәхәт күрсәткәнгә, киленнәре үзенә дә мәрхәмәт күрсәтә. Вафат булган улының Апаста яшәүче хатыны Мәрзия апаны карап, тәрбияләп, мунчалар кертеп тора икән. Балалары да яллар саен әниләре янына җыела.

Мәрзия әбинең хәтере искиткеч яхшы! Дога укымыйча йокларга да ятмыйм, ди. Миңа да сүрәләр сөйләп күрсәтте.
– “Аятел-көрси” догасын өйрән, кызым! Бөтен бәлалардан саклый торган дога ул! Безгә нинди генә авырлык килсә дә, шул доганы укыдым. Начар кешеләрдән, яман күзләрдән саклый торган дога, – дип аңлатты ак әби.

Гаилә, ир-хатын мөнәсәбәтләре хакында да сөйләштек.
– Хәзер ирләрне бик санга сукмыйлар. Аларга аш пешерсәләр дә зарланалар. Ә ир кешене зурларга кирәк! Ирдән өстен куярга ярамый үзеңне! Аннан, кеше янында талашу бик ямьсез күренеш. Икәү генә булганда әйт син ул сүзеңне. Тик кеше янында иреңне кимсетмә, тавыш чыгарма! Нинди генә хәл булса да, ирең нинди халәттә булса да сабыр булырга кирәк. Салган чагы да булыр, кәефсез вакыты да. Ирне түбәнсетергә, рәнҗетергә ярамый. Ирне рәнҗетү – зур гөнаһ ул, – дип киңәш бирде тормышта барысын да күргән Мәрзия әби.

Лилия Локманова.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading