Шәһри Казан

Агач эшкәртүнең ние бар?

Тау кебек әрдәнәләп өелгән агачлардан килгән нәзакәтле ис, язгы кояш, чыпчыклар чырылдавы... Их, югарыга үрмәләп менеп кояш нурларын тотасы иде дә соң... Ләкин ни кызганыч, миңа унбиш яшь түгел.

Хисләргә бирелеп йөрергә ярамас, Арча районының Яңа Кенәр авылына да эшлекле сәфәр белән килүем.
Бары тик без генә агачтан такта ярып койма корабыз да, пычкы чүбеннән җиһаз ясап йортларыбызга тутырабыз, дигән шаяруны ишеткәнегез бардыр. Пычкы чүбеннән әле бүген дә баш тартырга исәпләгән кеше юк, шулай да соңгы вакытта чиста агачтан ясалган җиһазлар ясаучы осталар күренгәли. Минем исәп шундыйларның берсе белән газета укучыларыбызны таныштыру. Ришат Галиуллинны якыннан күреп белгәнче үк, мин аның турында шактый хәбәрдар идем инде. Бүген булдыклы эшмәкәрләр арасында авыл тормышына яңа сулыш биреп, аңа күпмедер дәрәҗәдә терәк булып торучылар бар. Ришат Галиуллин да мәктәпләргә, мохтаҗларга ярдәм итә, 15 кешене эшле иткән. Бакыйлыкка күчкән һәрбер авылдашын, кирәкле агач материалларын биреп, соңгы юлга да ул озата. Яңа Кенәр зур авыл, февраль аенда гына 12 гаиләнең авыр кайгысын уртаклашып, ярдәм кулын сузган. Әйдәгез, аның зур хуҗалыгы белән якыннанрак танышыйк. Язма башында телгә алынган агач әрдәнәләрен күргәч тә аңларга була, биредә колач җәеп зур эш белән шөгыльләнәләр.
- Нәрсәләр ясыйсыз? - дигән соравыма да Ришат Галиуллин: «Нәрсәләр ясамыйсыз дип сорагыз», - диде. Әйе, ни генә юк биредә. Уклаудан башлана, ә менә нәрсә белән тәмамланганын тәгаен әйтә алмыйм. Кыскасы, урындык, өстәл, карават, шкаф, ял итү өчен беседкалар, таганнар, эскәмияләр, тәрәзә рамнары, фермалар өчен кирәк-ярак, корт оялары...
Агачны мари урманыннан үзләре кисеп ташый, моның өчен җитәрлек махсус техникалары да бар. Алып кайткан агач төрләргә аерыла, үзләренең пилорамаларында ук эшкәртәләр. Монда бер агач ботагы да әрәм-шәрәм ителми. Хәтта мичкә дә пычкы чүбе генә ягалар. Мичкә куелган махсус җайланма такталарны киптерә тора. Бөтен эш уйланылып, чын хуҗаларча башкарыла. Тагын шунысын да искәртеп китәргә кирәк, алар дәүләттән ярдәм алмыйлар. Керем килеп, мөмкинлек булган саен ни булса да яңарталар яки берәр җиһаз сатып алалар. Шулай да, Ришат Галиуллин өчен бу яңа юнәлеш. Белгечлеге буенча ул югары белемле азык-төлек җитештерүче, озак еллар Яңа Кенәр авылындагы консервлар җитештерү заводын җитәкләгән. Заманалар үзгәреп киткәч, гаиләләре белән шушы эшкә алынганнар. Йортның хуҗабикәсе хисапчы, улы Айдар - әтисенең уң кулы, эшне үзара бүлешеп эшлиләр. Айдар белгечлеге буенча табиб, шулай да гаилә бизнесы аны ныграк җәлеп иткән. Хәер, медицина өлкәсен дә чит итмәгәннәр, киленнәре югары белемле терапевт. Гомумән, Галиуллиннарның эшләмәгән эшләре юк бугай, алар әле умартачылык белән дә шөгыльләнә. Гаилә башлыгы балык тотарга, табигатьтә ял итәргә бик ярата икән. Урман эчендә күл ясап балыклар җибәргән.
- Урмандагы аланлыкта иңкүлек бар. Шуны казып караган идек, чишмәләргә юлыктык, аннан соң зур йөк машиналары белән балчыгын түгеп, чишмәләрдән чыккан су җыйналырлык урын ясадык, бүген инде анда балык тотарга була, - дип сөйли Ришат Галиуллин.
Аны тыңлап торсаң, бар да шулай җайлы гына кебек. Балыклар йөзәрлек күлне дә шулай тиз генә ясап куеп була, кыш буе Мари урманын барып киссәң, агач материалына да кытлык кичермисең, кешеләрнең ышанычын яулый алсаң, заказлар да килеп тора. Болар артында күпме йокысыз төннәр, үҗәтлек, тырышлык кирәклеген телгә алып тормады Галиуллиннар. Анысы болай да аңлашыла, дип уйлаулары булгандыр. Иң мөһиме, бу тырыш гаилә өчен туган авылларының, авылдашларының борчу-мәшәкатьләре дә ят түгел.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: