16+

Үзара салымга өчәр мең сум акча җыючы авыллар да бар

Авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары үтә. Быел, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, җыеннарны февраль аена кадәр уздырырга булганнар. Җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өсти һәм шуның белән җирлектәге бик күп мәсьәләләр чишелә.

Үзара салымга өчәр мең сум акча җыючы авыллар да бар

Авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары үтә. Быел, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, җыеннарны февраль аена кадәр уздырырга булганнар. Җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өсти һәм шуның белән җирлектәге бик күп мәсьәләләр чишелә.

Җыеласы акчаның күләмен халык үзе билгели, аны нинди максатларга тотасын да үзләре үк хәл итә. Ул нигездә юлларны ремонтлауга, зиратларны төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга тотыла. Соңгы елларда күп кенә авылларда су проблемасы да калкып чыкты, анысы да шул үзара салым акчасына эшләнә.

Актаныш районының Әҗмәт авылы халкы да, үзара салымга өчәр мең сум акча җыеп, киләсе елга су кертү хакында сөйләшкән. Актаныш районының Такталачык җирлеге башлыгы Марс Мансуров әйтүенчә, төзелеш материалларына бәя бик нык күтәрелгәнлектән, салым акчасының суммасын да быел арттырырга булганнар. Җирлеккә караган Такталачык һәм Түмерҗә авылларында 700әр сум җыячаклар икән.
– Бездә халык бик актив һәм бердәм. Үзара салым җыюда да проблемалар юк, аңлашып-киңәшләшеп эшлибез. Читтә яшәүче авылдашларыбыз, бездә теркәлмәгән булсалар да, үзләреннән өлеш кертергә тырыша. Мәрхүм әти-әниләре, әби-бабайлары җирләнгән зиратны төзекләндерүгә дә акчалата ярдәм иттеләр. Үз авылыбыз бит, юлларны, зиратны карап торырга ярдәм булыр дип, 5әр мең акча кертүчеләр дә булды. Авылга җәй көне генә яшәргә кайтучыларның да күбесе акчасын бирә. Җирлектәге “Таң” хуҗалыгы белән дә аңлашып эшлибез. Юллардагы карны аларның тракторы белән чистартабыз, – дип сөйләде безгә Марс Мансуров.  

Нурлат районының Кизләү авылында 1әр мең сум акча җыярга булганнар. Узган ел җыелган салым акчасына башкарылган эшләрдән авыл халкы канәгать.
– Киекле авылы җирлеге башлыгы булып бер ел элек кенә эшли башласа да, Лилия Кашапованың тырышлыгы һәм авыл өчен башкарган эшләре күз алдында. Нинди генә йомыш белән барсаң да, сине тыңлый һәм ярдәм итәргә тырыша. Берәр проблема чыкса, аны тиз арада хәл итә. Ниһаять зиратыбыз чистартылды. Бөтен авылдашларыбыз исеменнән аңа рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип сөйләде безгә Кизләү авылында яшәүче Наталья һәм Нияз Галимовлар.

2015 елдан бирле Кайбыч районының Кошман авылы һәм Урсак урманчылыгы бистəсендә үзара салым акчасына шактый эшләр башкарылган. Кошман авылы җирлеге башлыгы Лилия Сафина әйтүенчә, салым акчасын бер генә кеше булса да бирми калган ел юк икән. Бу эштә халык бик актив, ди ул.
Салым күләменең дә суммасы үзгәрми, ел да 500әр сум җыела.  

– Баштагы елларда авыл урамнарына юллар салынды, хәзер аларны төзекләндереп кенә торабыз. Ел да салым акчасының яртысыннан артыгын юлларны ремонтлауга тотабыз. Бер генә йортлы бер урамыбыз бар. 2022 елга ул урамга яңа юл салырга дип торабыз. Акчаның бер өлеше су трассасын ремонтлауга китә. Ел саен янгын гидрантларын урнаштырабыз. Киләсе елга да ике гидрант куярга сөйләштек, бу авыл өчен бик мөһим мәсьәлә булып тора. Алдагы елларда чишмәләрне ремонтладык. Зиратка койманы 2015 елда ук сузган идек. Иске зиратка да койма тотылды. Плотина ясалды, күлләрне чистарттык. Балалар өчен уен мәйданчыклары да эшләп куйдык. Саный китсәң, шактый эшләр эшләнгән икән. Халык моны аңлый, күреп тора. Шуңа да салым түләмичә калган кеше юк. Салым 100 процент җыела. Җыелышларда акчаның нәрсәгә тотылуы турында тиененә кадәр хисап ясыйм. Барысы да ачык, халыкта бер сорау да калмый. Җыеннарда салымны нинди максаттан кулланачагыбыз турында да киңәшләшеп хәл итәбез, – ди Лилия Сафина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading