16+

Аксак сыер сөтне күбрәк бирәме, әллә азракмы?..

Татарстан башкаласында 3-5 июльләрдә “Казан Экспо” үзәгендә “АГРОВОЛГА 2024” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе бара. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә әлеге чараларда.

Аксак сыер сөтне күбрәк бирәме, әллә азракмы?..

Татарстан башкаласында 3-5 июльләрдә “Казан Экспо” үзәгендә “АГРОВОЛГА 2024” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе бара. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә әлеге чараларда.

Халыкара хезмәттәшлек өзелмәде
Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров халыкара хезмәттәшлекнең дәвам итүен искәртте.
– Күргәзмәгә 400дән артык компаниянең экспозициясе куелды. Төркия сугару техникасы һәм җиһазлар, Белоруссия терлекчелек фермалары җиһазлары һәм ашлык чистарту машиналары, Кытай авыл хуҗалыгына кагылышлы цифрлы технологияләр һәм ашлык суктыру комбайны, Иран туфрак эшкәртү өчен тагылма техника тәкъдим итә. Безнең республикада ясалган техникадан “Made in Tatarstan” дигән үз күргәзмәбез дә була. Казандагы күргәзмә Россиянең авыл хуҗалыгындагы әһәмиятле вакыйга, шунлыктан, илебезнең төрле төбәкләреннән 15 мең белгеч һәм җитәкче килде. Күргәзмә кысаларында республика фермерларының ярминкәсе дә эшли, – диде Марат Җаббаров.

Сөтбикәләр конкурсы
“Казан Экспо” үзәгендә сыерларның “АГРОВОЛГА чибәре” (“Краса АГРОВОЛГИ”) республика бәйгесе дә оештырыла. Татарстанның 40 нәселле терлек хуҗалыгы 80 сөтбикәне “сәхнәгә” чыгара. Марат Җаббаров әйткәнчә, үпкәләштән булмасын өчен сөтбикәләрне Венгриядән килгән халыкара дәрәҗәдәге белгеч Шебек Тамаш бәяли. Ул инде 2021 елда “АГРОВОЛГА” чарасына килгәч, Татарстанны бик ошатып киткән булган.
Шулай ук терлек тоягын тигезләп кисүчеләрнең бәйгесен дә карарга мөмкин. Анда Россия, Белоруссия, Казахстан, Боливия һәм Куба ветеринарлары үзләренең осталыгын күрсәтәчәк. 
– Терлекләрнең аяклары авыртмавы бик мөһим. Аксак сыер, сәламәт сыерлар белән чагыштырганда, сөтне 2 процентка азрак бирә, – диде Марат Җаббаров.
Газмотор ягулыгында эшли торган “Беларусь” тракторын оста идарә итү бәйгесе – Татарстанның беренче республика чемпионаты булып тарихка керәчәк.

Идел буйлап ашлык “ага” 
Татарстанда 3 июльдә “Росагролизинг” акционерлык җәмгыятенең Идел буе филиалы һәм “Свияжск-Зернопродукт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең яңа элеватор комплексы ачыла. Элеватор тимер юлга тоташкан. Безнең авыл хезмәтчәннәренең Идел буйлап ашлыкны Иранга, Төркиягә, Мисырга, Согуд Гарәбстанына һәм Һиндстанга җибәрү мөмкинлеге туа. Һиндстанга беренче олау ашлык озатылган инде. 

Чәчсәң, урып була
– Быел 2,7 миллион гектарда язгы чәчү үткәрелде, аннан соң 1,9 миллион гектарда чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү башкарылды, – диде Марат Җаббаров.
Республикада 44 элеватор исәпләнә. Аларда әле 2022 елгы 350 мең тонна һәм 2023 елгы 700 мең тонна ашлык саклана. Министр әйткәнчә, бөртекле культураларга бәяләр беркадәр үскән. Быелның 28 июненә сатып алуның уртача бәясе: 3нче класслы бодайга – 14 000 сум, 4нче класслы бодайга – 12 500 сум, фураж бодаена – 9 700 сум, арышка 7 800 сум тәшкил итә. 
- Икмәк заводларының чыгымнары арта. Он, өстәмәләр, чимал, ягулык-майлау материаллары, электр, газга чыгымнар артуы күзәтелә. Шул сәбәпле икмәккә бәяләр арта да, - дип билгеләп үтте Җәббаров.
Аның сүзләренчә, икмәккә бәяләрне тотрыкландыру өчен дәүләт ярдәме кулланыла. Социаль төр икмәкне җитештерү һәм сату белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау өчен икмәк пешерүчеләргә түләнә торган субсидияләр дә арттырылган.

Сыер асраучыга – “стаж”
Татарстанда шәхси хуҗалыкларда 237 мең мөгезле эре терлек (шуларның 90 меңе сыерлар), 193 мең сарык һәм кәҗә, 13 мең баш ат асрала. Бу республикадагы терлекләрнең өчтән бер өлеше. 
– Кайбер авылларда колхозлар бетерелде. Агропредприятиеләр оештыру буенча планнар бармы? Сыер асраган һәм сөт тапшырган кешеләргә пенсия өчен билгеле бер күләмдә стаж язып булмыймы? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә авыл җирлекләрендә кече агропредприятиеләр оештыру буенча эшләр алып барыла. Терлек яки кош-корт асраучыларга грант ярдәме күрсәтелә. Фермерларның берләшеп эшләүләре дә хуплана, аларга ярдәм ителә. Быел республиканың авыл хуҗалыгына ярдәмгә федераль һәм Татарстан бюджетларыннан 13,7 миллиард сум билгеләнде. Сыер асраучыларга стаж язу идеясе игътибарга лаеклы. Моны федераль һәм республика канун чыгару органнары дәрәҗәсендә уйлашу сорала, – дип җавап бирде Марат Җаббаров.

Министр теләге
Республикада быел авыл хуҗалыгы тармагында 8 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шулардан 3 очрак үлем белән тәмамланган. Хәзер терлек азыгы әзерләү бара, тиздән бөртекле культураларны суктыру башлана. 
– Фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, техниканың һәм җиһазларның төзеклеген даими тикшереп тору зарур. Фаҗигаләргә юл куймаска тырышырга кирәк, – диде Марат Җаббаров.

Фото: https://tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading