16+

Актаныш игенчеләре язгы кыр эшләренә кереште

Республикада беренчеләрдән булып Актаныш районы игенчеләре язгы кыр эшләренә старт бирде. Аларга Чистай районы игенчеләре дә кушылды. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Азнакай районы хезмәтчәннәре дә кырга чыгарга планлаштыра.

Актаныш муниципаль районының «Н. Баян исемендәге» хуҗалыгы 305 гектар мәйданда көзге арыш һәм бодай кырларын тукландыруга кереште инде. Әлеге районда көзге бөртекле культураларга ашлама кертү 12,3 мең гектарда, күпьеллык үләннәргә - 19,3 мең га, ә Чистай районында - 12,3 һәм 20,2 мең га мәйданда бу эш башкарылырга тиеш.

Республикада уҗымнарны тукландыру буенча эшләр 486,7 мең га мәйданда планлаштырыла.

                                                                                                                                                                                                                    Фото:agro.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading