Табигатьнең байлыкларына шул тиклем күнеккәнбез, күп вакыт без аны күрмибез дә, тоймыйбыз да, байлык дип тә санамыйбыз. Мәсәлән, җир, туфрак. Бармы? Бар. Алтын да түгел, көмеш тә - кап-кара җир. Бары тик туфракны тирәнтен өйрәнүчеләр генә аның сулышын тоя, хәлен аңлый, кыйммәтен белә. Республиканың «Татар» агрохимия үзәге әнә шулар исәбендә.
- Агрохимия - туфрактагы химик процессларны өйрәнүче фән. Ашлама - туфракның экологик функциясенә, авыл хуҗалыгы культураларының уңышына һәм, гомумән, туфракның мөмкинлекләрен арттыруга тәэсир итә торган бик көчле чара. Безнең үзәк ашламаларны югары нәтиҗәле итеп куллануны, туфракның уңыш бирүен күзәтчелек итү һәм ашламалар тәэсирендә туфракның үзгәрүен күзәтү белән шөгыльләнә. Ашлама дигәндә, без гомумиләштерәбез. Ул үз эченә органик, химик ашламаларны, минераль тукландыруны да ала, - дип аңлатты үзләренең эш юнәлешләрен республиканың «Татар» агрохимия үзәге җитәкчесе Әнәс Локманов.
- Әнәс Әхтәмович, республикада туфракның уңдырышлылыгы төрле районда төрлечә. Бернинди ашламалар кертмәсәк, республикада уртача уңыш нинди булыр иде?
- Әйе, җирнең үз мөмкинлекләре дә була һәм бернинди ашлама кертмичә дә, күпмедер уңыш алырга мөмкин. Республика буенча карасак, туфрак үзендә булган куәте белән бөртеклеләрдән бер гектарга 10-12 цетнер уңыш бирә ала. Бер хуҗалык та бу уңыш белән генә риза булырга теләми, күбрәк алу өчен, әлбәттә, ашлама кертергә кирәк. Безнең үзәк туфракның бөтен үзенчәлеген өйрәнеп, өстәмә бер центнер уңыш алу өчен күпме ашлама кертергә кирәклеген дә санап бирә. Ашламаны нәкъ тиешенчә кертергә кирәк. Ул аз да, күп тә булырга тиеш түгел.
- Бу хуҗалыкларга мәҗбүри куеламы, әллә тәкъдим генә итәсезме?
- Без бер нәрсәне дә мәҗбүр итә алмыйбыз, тәкъдим генә итәбез.
- Ялгышмасам, совет заманында бу ихтыяри-мәҗбүри иде бугай...
- Ул вакытта ашламаның бәясе дә башка һәм дәүләт ярдәме дә икенче төрле иде. Нәкъ менә шул елларда ашламаның күп итеп кертелүе бүгенге көндә дә ярдәм итә дияргә була. Хәтерләсәгез, колхозлар кыш уртасыннан ашлама ташый башлый торганнар иде. Бүген һәр хуҗалык, үзенең финанс хәленнән чыгып, җирне ашлый. Алган уңыш ашлама өчен киткән чыгымнарны да капларга тиеш. Җирне ашлауны, аны эшкәртүне дөрес итеп башкарганда, чыгымнарны киметүгә ирешергә мөмкин.
- Химик ашламаларны куллануны гел алга куеп, гап-гади тирес турында онытып җибәрәбез кебек. Ул күпкә очсызгарак чыга түгелме?
- Органик ашламаларны куллануның иң зур нәтиҗәләренә 1971-1995 еллар аралыгында ирешкән идек. 1986-1990 елларда алган анализ нәтиҗәләрен карасак, Татарстан буенча черемәнең туфрактагы өлеше - 5,9 процент. 2000-2014 елларда - 1,4 процент. Саннар барысын да күрсәтә монда, аңлату да кирәкмидер.
Бер төркем фән эшлеклеләре, алар арасында әңгәмәдәшем Әнәс Локманов та бар, Татарстан җирлеге өчен агрохимик белешмә чыгарганнар. Әлеге китап республикада гына түгел, ил күләмендә дә зур игътибарга лаек булган. Китапка бихисап анализлар, эзләнүләр кергән. 50 ел буена җирнең агрохимик үзлекләре динамикада күрсәтелгән. Уку әсбабы буларак та, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче белгечләргә белешмәлек буларак та бик файдалы. Миңа калса, бу китапны кулына алган һәркем үзе өчен кызыклы мәгълүмат табачак. Авторлар тирән эчтәлекле материалларны гади тел белән бирә алганнар.
Республикада ашлама куллану динамикасы (бер елга уртача)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар