16+

Арборда Тукай урамы бәйрәме (фоторепортаж)

Балтач районы Арбор авылында инде дүртенче ел Тукай урамы бәйрәмен уздыралар.

Арборда Тукай урамы бәйрәме (фоторепортаж)

Балтач районы Арбор авылында инде дүртенче ел Тукай урамы бәйрәмен уздыралар.

Чараның төп шарты - бала нинди дә булса шигырь сөйләргә тиеш. Аннары көне буе уйнап, җырлап күңел ачып үтә көн. Бу юлы Тукай бәйрәмендә совет заманындагы лапта, скакалка сикерү, тагын башка кызыклы уеннарны популярлаштырырга тырышканнар. "Гөлбану" уенын аеруча ошаткан балалар. Бер кечкенә кыз үзе теләп уртага кергән дә, "Син уртада, без кырыйда - әйләнәбез Гөлбану, син ни кушсаң, ни эшләсәң, шуны эшләргә могу, диюгә шпагатка төшкән. Кабатлап кара Гөлбануны? Уен аша бала сәләтен, мөмкинлекләрен күрсәтә ала. (Халык уеннарын балалар үз итсен өчен нишләргә? Аларны хәзерге заманга кайтарсаң, уйнаучы булырмы?

Бу хакта газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.



Алия Хәлиуллина фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading