16+

Арча районының Кәче авылында яшәүче Рәсим Солтановтан табигать сынамышлары

Кышның соңгы аен ваклыйбыз. Көннәр акрынлап озыная, кояш та ягымлырак елмая. Авыл халкы, бакчачылар киләсе ел уңышы турында уйлана башлады. Арча районының Кәче авылында яшәүче Рәсим ага Солтановның яз белән җәйнең ничек киләчәге, уңышның ничек булачагы турында үз күзаллавы бар, чөнки ул табигать сынамышларын яхшы белә.

Арча районының Кәче авылында яшәүче Рәсим Солтановтан табигать сынамышлары

Кышның соңгы аен ваклыйбыз. Көннәр акрынлап озыная, кояш та ягымлырак елмая. Авыл халкы, бакчачылар киләсе ел уңышы турында уйлана башлады. Арча районының Кәче авылында яшәүче Рәсим ага Солтановның яз белән җәйнең ничек киләчәге, уңышның ничек булачагы турында үз күзаллавы бар, чөнки ул табигать сынамышларын яхшы белә.

- 1952 елларда, тракторчы булып эшләгәндә, үзебезнең яктагы бер авылга ягулык салырга бара идек. Анда гел бер рус агае чыгып утырыр иде. Тыңлаучысы булмаса да, ул үзалдына сөйләнә шунда. Кайвакыт сөйләгәннәренә колак та салгаладым. Бактың исә, ул һава торышына карап, язның яки җәйнең ничек киләчәген юрап утыра икән. Кечкенәрәк чакта ат башы тотарга дип без малайларны чакыралар иде. Кырыклап ат, кырыклап бала-чага һәм шуның кадәр ир-ат, бабайлар килә кырга. Ял иткән арада бабайлар әлеге дә баягы шул ук табигать торышына карап, уңышның нинди булачагын гөманлый. Менә шулар барысы да аз-азлап истә калган. Үзем исә табигатьне 1976 елдан бирле күзәтәм.

Рәсим абый гыйнвар аеның 13е көнне төштән соң кар астына салам күмеп куя. Билгеле бер көннәрдә аны кар астыннан алып, нинди культураның уңышы ничек булачагын билгели. Әгәр дә салам бүртеп, йомшарып китсә, уңыш яхшы була. Әгәр дә ничек бар, шулай ятса, уңыш начар буласы. 19 гыйнварда саламны бер кат тикшереп караган инде ул.

- Печән, көзге бодай, арыш саламнары мулдан булачак. Солы белән арпа саламнары да бүрткән, димәк, аларга да өмет бар. Ә менә язгы бодайга шигем бар, төгәл генә әйтә алмыйм, саламым да иске булмадымы икән дип куркам. 14 гыйнварда җил юнәлешенә карап шуны ачыкладым: җәй матур киләчәк, явым-төшеме дә булачак. Җил көньяктан исте, җәй уртача җылылыкта, артык эссе дә, салкын да булмас кебек. Көз көне кызыл миләш күп булды бит, аңа карап арыш белән көзге бодайның мул булачагын әйтеп була. Имән чикләвеге дә, кура һәм җир җиләге дә шуны күрсәтте.

Шунысы да бар: алар уңган елны үлем-китемнәр, авырулар күп була.

Рәсим абыйның сынамышлары моның белән генә бетми, 19 апрельгә кадәр бара әле алар.

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading