16+

Арчалылар Казанны ду китерде

Яз җитеп, кояш тәрәзәгә карый башлауга, Тукай бар татар халкын Арча якларына «алып кайта». Газетадагы язмаларны укып, телевизион тапшыруларны карап, Яңа Кырлайда, Кушлавычта, Өчиледә йөргәндәй булабыз. Узган җомга һәм шимбә көннәрендә арчалылар үзләре 150 кеше, җиде автобуска төялеп, Казанга, биредә яшәүче якташлары белән очрашуга килделәр. Ике көн Тинчурин театры бинасында...

Арчалылар Казанны ду китерде

Яз җитеп, кояш тәрәзәгә карый башлауга, Тукай бар татар халкын Арча якларына «алып кайта». Газетадагы язмаларны укып, телевизион тапшыруларны карап, Яңа Кырлайда, Кушлавычта, Өчиледә йөргәндәй булабыз. Узган җомга һәм шимбә көннәрендә арчалылар үзләре 150 кеше, җиде автобуска төялеп, Казанга, биредә яшәүче якташлары белән очрашуга килделәр. Ике көн Тинчурин театры бинасында...

- Керә алмыйча калган якташларны күреп, йөрәк авырта. Килгән кеше кире китмәсен дип, өстәмә урындыклар куеп та халыкны керттек. Арчалылар ел дәвамында үзебезнең сайт аша аралашып торалар, һәркем бөтен яңалыклардан хәбәрдар. Гел үзара ярдәмләшеп яшибез, зур сынаулар алдында калганнарны да ташламыйбыз, - ди Тинчурин театры директоры, «Арча якташлыгы» җәмгыяте рәисе Фәнис Мөсәгыйтов.

Ике көн рәттән шул тик­­лем халыкны Казанга хәтле җыйнап алып килү, әлбәттә, бик чыгымлы да, мәшәкатьле дә эш.

- Болар бар да күңелле мәшәкатьләр. Әле генә өлкән яшьтәге бер әби килеп: «Улым, син кайдан, мин Мирҗәмнән», - дип сүз катты. Аның үз итеп эндәшүеннән, җылы карашыннан бар арыганнар онытылды. Арчадан чыккан бик күркәм шәхесләребез бар, беркай­чан да безне онытмыйлар. Әле күптән түгел генә якташыбыз Мөслимә Латый­пова сәхнә күлмәкләре тектерергә ярдәм итте, - ди Арча районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

- Мин үзем халык белән мөмкин хәтле ачык булырга тырышам. Шулай да районда яшәүче һәр кеше район башлыгына үз фикерен өзеп кенә әйтергә шикләнеп тә калырга мөмкин. Ә читтә яшәүче якташлар менә мондый очрашуларда үз киңәшләрен бирәләр. Аларның һәркайсының фикере бик мөһим, - диде Арча район башлыгы Илшат Нуриев.



Район үзешчәннәренең чыгышы Арча районыннан чыккан профессиональ артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Хәер, концерт программасы шул тиклем бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде, кем артист, кем үзешчән икәнлеге дә онытылды. Шулай да, кайбер чыгышлар күңелгә уелып калды. Ташкичү авылыннан 43 ел фермада сыер сауган, 3 нче дәрәҗә Дан ордены иясе 78 яшьлек Мәймүнә Хәбирова килене Гүзәлия белән биеп, бар кешене таң калдырды. Без алар белән газетабызның алдагы саннарында якыннанрак таныштырырбыз әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading