16+

«Ашханә отчетларын эшләгәндә дә, дәфтәр читләренә рәсем ясый идем»

Аларның ишегалды – әкият дөньясы. Аркасына биштәр аскан аюы, төлке-куяны...

«Ашханә отчетларын эшләгәндә дә, дәфтәр читләренә рәсем ясый идем»

Аларның ишегалды – әкият дөньясы. Аркасына биштәр аскан аюы, төлке-куяны...

Барысы да без балачакта карап үскән совет мультфильарындагы кебек сурәтләнгән. Җанга якын, үз! 

Яшел Үзән районның Мулла Иле авылында яшәүче Миләүшә апа белән Рәйхан абый Шакировлар ишегалдындагы матурлыкка хәйран калырлык. Миләүшә апа дивар тутырып рәсемнәр ясый. Капканың эчке ягына, гараж, каралты-кура, мунча диварларына... Шушы матурлыкны урам буйлап дәвам итәрлеге бар, ләкин бүгенге заманның капкалары башка – калай. Хәер, үз капкасының да тышкы ягын яңа бизәкли башлаган.

– Бөтен җирен ясап тутырыр идем дә, капканың агачтан ясалган бизәкләре бар бит. Алар да оста эше, күз нуры түгеп эшләнгән, истәлек. Әллә ничә мәртәбә калай капка ясатырга җыендык, ләкин кире уйладык – монысын сүтеп ташларга кул бармый. Торсын әле, дибез, баганалары нык, – дип куйды Миләүшә апа.
Рәйхан абый белән мәш килеп утын кисеп яткан чакларына туры килдем. Тиздән җитмешне якалыйбыз, димиләр, җәһәт эшлиләр, күз тимәсен, дәрт-дәрман дигәне ташып тора әле.

– Икебез дә авыл җанлы кешеләр без. Аның төп нигезе шушы, ә мин күрше авыл – Бузыйныкы. Турыдан 6 чакрым гына да, әйләнеч әйбәт юлдан 12 чакрым тәпилисе. Әтием 18 яшендә сугыштан 1нче группа инвалид булып кайткан. Яралангач, аңын югалткан. Үлекләрне җыеп йөргәндә селкенеп куймаса, нинди язмыш көтәр иде, әтинең исәнлеген абайлап, госпитальгә озатканнар. Ул арада әбигә, хәбәрсез югалды дигән хат та килеп ирешкән. Әти аңга килгәч, авылга хат яздырган. Кечкенә чагында әтинең майкасын күтәреп, корсагын карый идек. Мина шартлап, аны урталай өзә язган: бөтен эчен, билен, күкрәген җыеп теккәннәр, ул тирәдә тән тиресе бөгәрләнгән кәгазь кебек иде. Ул счетовод, кибетче булып эшләде, терелеп кайткач, сер бирмәде. Әнием Хаҗия исемле, бик уңган хатын иде. Сугыш чорында окоплар казып, урман кисеп, Казанда корал ясау заводында эшләгән, – ди Миләүшә апа.

5 бала үскән гаиләдә Миләүшә апа төпле тәрбия ала. Әти-әнисе хакын хаклап, хәтта укырга китәргә соңара яза.

– Күрше авылга йөреп укыдык без. Мәктәптән соң, кул алмаш булып, эшкә төштем. Сыер савучыларны ял иттерергә. Әти йорт салырга кереште, әни осталар ашатудан бушамый. Мин иртән сыер савам да, сенаж төяргә төшеп китәм – анысын әнигә яздырам, аннан көндезге савым, кичкә кадәр тагын сенаж ташыйм дигәндәй. Йортны күтәреп бетергәндә 15 сентябрь җиткән, бер мин авылда калганмын, сыйныфташларым китеп беткәннәр. Авыр булып китте... Бәхеткә ике буын туганым Резеда йөгереп килгән. Теплоконтроль заводының үз училищесы, тулай торагы бар икән, үзе белән укырга китәргә чакырды, әле кеше җыялар. Ике дә уйламадым, аның белән чыгып йөгердем. Токарьлыкка укыдык. Заводта эшләдек, – ди әңгәмәдәшем.

Шәһәр җирендә тамыр төпләргә уйласа да, язмышы аны кире авылга алып кайта. Рәйхан дигән егет күз ата.

– Аны хәрби хезмәткә башка кыз озаткан иде. Рәйханнан хат килеп төште, йөргән кызыма хат яздым, җавап бирми, дигән. Җиткердем. Теге кыз иңнәрен генә сикертте, бөтенләй хат килмәгән. Рәйханның хәйләсе булып чыкты, минем белән сөйләшергә теләгән. Аллаһы рәхмәте белән аралар җылынып, кавыштык, – Миләүшә апа.

Авылга кайткач, пешекче булып эшли. Аннан ашханәгә мөдир итәләр. Соңрак кибеткә – сату эшенә күчә.
Ә лаеклы ялга чыккач, кулына пумала ала. 

– Элек, ашханә отчетларын эшләгәндә дә, дәфтәр читләренә рәсем ясый идем. Яз җитсә, май ае ишегалдындагы корылмаларга рәсем ясап үтә. Җәйгә матурлап куясым килә. Шуларны ясаганда дөнья мәшәкатьләреннән онытылам, ял итәм,– ди Миләүшә апа. 

Оныклар кайтса да күңелле бит, матурлыкта яшәү ямьлерәк! Миләүшә апа әле шигырьләр дә яза, авыл үзешчәннәре белән спектакльләр дә уйный. Кыскасы, тормышы гамьле аның. Бу сәләтләренең нәселдән күчүе һәм яңа буыннарда дәвам итүе хак. Раминә оныгы да җырлый, рәсемнәр ясый. Күркәм сәләтле киләчәккә олы юл түшәсен иде балакайның. Димәк, бу нигез диварларында Раминә заманча рәсемнәр дә гәүдәләндерер дигәң, өмет тә бар әле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading