16+

Ат җене кагылган көрәшче

Биш кыз әтисе һәм күңел өчен генә бер ферма атлар асраучы Равил абый 60 тапкыр көрәш батыры булган кеше. Үрнәк әти, көрәш батыры һәм атлар үрчетүче. Бер җөмләгә сыйган миллилек. 

Ат җене кагылган көрәшче

Биш кыз әтисе һәм күңел өчен генә бер ферма атлар асраучы Равил абый 60 тапкыр көрәш батыры булган кеше. Үрнәк әти, көрәш батыры һәм атлар үрчетүче. Бер җөмләгә сыйган миллилек. 

Арча районы, Түбән Мәтәскә авылы фермеры Равил Гайнетдинов белән очрашып сөйләшкәч, аның турында чын татар ир-аты икән дигән фикер калды миндә. Биш кыз әтисе һәм күңел өчен генә бер ферма атлар асраучы Равил абый 60 тапкыр көрәш батыры булган кеше. Үрнәк әти, көрәш батыры һәм атлар үрчетүче. Бер җөмләгә сыйган миллилек. 

– Гомер-гомергә ат тоткан татар халкында әлеге традиция югалды, чөнки көндәлек тормышта атларның кирәге калмады, аларны трактор, башка техника алыштырды. Ә минем күңел өчен генә булса да асрыйсым килде. Бала вакытта мәктәптән кайтышлый, үзебезгә дә җитмәгән шикәр кисәге алып, колхозның атлар абзарына йөгерә идек. Көнебез шунда үтә иде. Ашату өчен чиратка да басарга туры килә, һәрберебезнең атларга шикәр каптырасы килә. Атларны су коендырырга алып төшү өчен дә бәхәсләшергә туры килә иде. Үскәч тә, ат асрау хыялым иде. Армиядән кайткач, колхозда шофер булып эшләдем. Кулында «КамАЗ» машинасы булган кешегә ат кирәкми дә инде. Бала вакыттан атларга булган мәхәббәтемә хыянәт итмәдем. Әле хатын да: «Атларны күбрәк яратасың, гел шулар янында кайнашасың», – дип үпкәләп тә йөргәли, – дип елмая Равил абый.  

«Советский тяжеловоз» дигән чиста токымлы атлар авыл читендәге фермада тора. Кайчандыр алар 30 баш булган, бүген 15 кенә калган. Равил абыйның әйтүенчә, ат асрау үзен акламый, сыер белән чагыштырсак, аны асрау отышлы түгел. Хыялына тугрылыгын саклап кына тота ул аларны. Атлар янына килеп, алар арасында йөрү, һәрберсе белән сөйләшеп чыгу да ял бирә миңа, ди фермер. Атлар янына балалар килсә, куанычы эченә сыймый. «Элегрәк малайлар атка атланып та йөри иде әле, хәзер исә андыйлар да калмады, бөтен вакытларын телефонда уйнап үткәрәләр. Кайвакыт, балалар килмәсме икән дип, атны юып, иярләп куям, килүче булмагач, күңелсез булып китә», – ди әңгәмәдәшем. 

Атлар яраткан кеше, гадәттә, Сабан туйларында ат чабышларында катнашырга, һич югы атлар узышын карарга тиеш кебек. Равил абыйның атта да чабышканы, ярышлар да караганы булмаган. Чабышкы атларны ул жәлли икән, аларның мәйданга йөгереп керүләрен күрүгә үк, күзгә үзеннән-үзе яшьләр килә, ди ул.

Аның каравы 20 елдан артык көрәш белән шөгыльләнгән. Көрәштә җиңеп, 60 тәкә алган, республиканың авыл яшьләре җыенында абсолют батыр да булып калган. 

Сүз арасында, Равил абый берара казылык ясаулары турында да әйтеп алды. Аныңча, чын казылыкка тоз-борыч һәм сарымсактан кала бернинди тәмләткечләр дә салынырга тиеш түгел һәм аны, казны каклаган кебек, ике-өч ай чормада киптерергә кирәк. Хәзер казылыкны вентилятор белән 20 көн өрдерәләр дә саталар, алар өлгереп тә җитмәгән була, ди ул. Чын казылык кискәннән соң үтә күренмәле булыр­га тиеш, дип тә өстәде ул. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X