16+

Ата суган “муллалана”, ә кайдадыр "әкәйләнә". Нишләргә?

“Мулла суганы”, “бабай башы”, “дундрут”, “чөмәк”... Бер суганның дистәдән артык атамасы бар икән бит бездә. Социаль челтәрдәге төркемебезгә орлыкланган суган кыякларының фотосын куйгач, укучыларыбыз үз якларында аны ничек аталуы турында язды. Араларында шактый кызыклы атамалар да бар.

“Мулла суганы”, “бабай башы”, “дундрут”, “чөмәк”... Бер суганның дистәдән артык атамасы бар икән бит бездә. Социаль челтәрдәге төркемебезгә орлыкланган суган кыякларының фотосын куйгач, укучыларыбыз үз якларында аны ничек аталуы турында язды. Араларында шактый кызыклы атамалар да бар.

Яшел Үзәндә яшәүче укучыбыз Розалия Ибраһимова, без аны “дундрут” дип йөртәбез, ди. Кама Тамагы һәм Кайбычта ул – “дундурук”! Аксубайда һәм Мөслимдә – “ата суган”. Кукмара районыннан даими авторыбыз Рәйсә апа Галимуллина, бездә суган чөмәкләнгән дип әйтәләр, ди. Башкортстаннан да күп икән укучыларыбыз. Берсе “баш чыгарган суган” дип язса, икенчесе – “суган көпшәсе”, өченчесе – “суган папае” дип язып калдырган. Самарадан Хәйдәр Хәяр “тубал” дигән. Миләүшә Хуҗагариповача, ул – “бәбәк”. Кайбер районнарда мондый суганны “башка киткән” дип тә атыйлар. Балык Бистәсендә суган “муллалана” икән! Ә Әгерҗедә бөтенләй “әкәйләнә”. Кайсы район икәнен ачыклый алмадык, анда “бабай башы” дигән атама уйлап тапканнар. Тагын бер якта – “чөмәк”. Лаешлылар “бәбәк” дип кенә атый. Арчада исә – “өмәк”. Әтнәдә яшәүче дустыбыз Фидаил Кадыймов “бездә суган түтүтләнгән диләр” ди.

Менә шул, быел күп кешенең суганы түтүтләнә икән бит. Ерак көнчыгышта яшәүче Фәния исемле газета укучыбыз, быел бөтен суганыбыз шулай булды, дип аптырып язган. Рәйхана Имамиева “муллаланган” суган кыекларын турап, суыткычка катырырга куярга киңәш иткән. 

Роза Хуҗина исә сатып алынган орлык суганының гына “башка китүен” хәбәр иткән. Кәүсәрия Ильясованың да, үзе ясаган орлык чәчкән дүрт түтәленең берсе дә “ук” җибәрмәгән, ә сатып алынганы дундурук булган. Сатарга булгач, нишләп ул орлыкларны дөрес итеп сакламыйлар икән, дип тә борчылуын белдергән. Кемдер моны һава торышы белән бәйләп карый. 

Ә без исә бакчачы-блогер Рәмзия Әхмәдуллина белән элемтәгә кереп, аның фикере белән кызыксындык. 
– Бездә суган бәбәкләнә, дип әйтәләр, – дип башлады ул сүзен. – Миңа да киңәш сорап язалар. Хәзер инде аларны берни эшләтеп булмый. Яңаларының ук җибәрә башлавын күрсәгез, тизрәк өзеп чыгыгыз. Моның сәбәбе орлыкның дөрес сакланмавында. Үзең үстереп алсаң, орлыкны салкынча корырак урында сакларга кирәк. Сатуныкы булса, полиэтилен пакетка салып, башын бәйләп куелганнарын сатып алмагыз. Аларның кәгазь тартмаларда, сеткаларда сакланганын алырга тырышыгыз. Алган көнне үк утыртырга ашыкмагыз, башта атна-ун көн әйбәтләп киптерегез. Марганцовкалы, тозлы суда тотарга кирәген инде беләсездер. 
Орлык кыягы дип әйтү дөрес түгел икән. Орлыкны аңардан алмыйлар, алган очракта да уңыш көтеп булмый, яраксызга гына чыга, дип кисәтә блогер. Аны үзегез әзерләргә теләсәгез, кышка дип алып куйган иң яхшы эре суганнарны сайлап алып, язын бакчага чыгарап утыртыгыз. Шуннан вак кара орлыклар чыгачак.

Люция Сабирҗанова фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading