16+

Атлар «фанаты» Миңнефаил Мостафин: «Абзарда ат булмаса, йорт буш кебек иде миңа»

Миңнефаил абый турында язарга дип, Арборга махсус кайттым. Юк, ул ниндидер батырлык эшләгән кеше түгел, моң-зары да юк. Ул - гомере буе атлар фанаты, 63 ел буе аттан аерылмаган. Балтачлыларга гына хас үҗәтлек, тырышлык һәм сабырлык белән, туган авылында яшәгән һәм эшләгән кеше. Миңнефаил Мостафин 1938 елда туган. - Тууын...

Атлар «фанаты» Миңнефаил Мостафин: «Абзарда ат булмаса, йорт буш кебек иде миңа»

Миңнефаил абый турында язарга дип, Арборга махсус кайттым. Юк, ул ниндидер батырлык эшләгән кеше түгел, моң-зары да юк. Ул - гомере буе атлар фанаты, 63 ел буе аттан аерылмаган. Балтачлыларга гына хас үҗәтлек, тырышлык һәм сабырлык белән, туган авылында яшәгән һәм эшләгән кеше. Миңнефаил Мостафин 1938 елда туган. - Тууын...

Миңнефаил абый турында язарга дип, Арборга махсус кайттым. Юк, ул ниндидер батырлык эшләгән кеше түгел, моң-зары да юк. Ул - гомере буе атлар фанаты, 63 ел буе аттан аерылмаган. Балтачлыларга гына хас үҗәтлек, тырышлык һәм сабырлык белән, туган авылында яшәгән һәм эшләгән кеше.

Миңнефаил Мостафин 1938 елда туган.
- Тууын шулай туганмын, тик сугыш чоры ятимнәренә пособие була дип, авыл советы секретаре 1940 елгы итеп яздыртты. Шуның белән пенсиягә дә ике ел соңрак чыктым, - ди, елмаеп.
Мине аның атларга булган мәхәббәте кызыксындыра.

- Бишенче сыйныфны тәмамлагач, беренче тапкыр ат җиктем, - ди Миңнефаил абый. - Эшләсәң, ашарга була бит. Шуннан аерылмадым инде. Әле өйдә ат асраудан туктаганга да өч кенә ел.
12 яшеннән ат җигеп колхоз эшендә йөри башлаган ирнең атлар турында сөйләр сүзе күп. Арборда бүген дә «Миңнефаил аты» дигән гыйбарә яши әле. Башта колхозда, аннан мәктәптә ат белән эшләгән Миңнефаилне атсыз күз алдына да китермәгәннәр. Элегрәк бит авылда бөтен авыр эш ат белән башкарылган. Ул Арборда, күрше авылларда яз саен йөзәрләгән бакча сукалап, бәрәңге утыртып, тырмалап чыккан.

- Хәзер бит бакчаны 10-12 сутый гына утырталар. Ә элек 30-40 сутый иде. Атны ашатсаң, чыдый. Көненә, ким дигәндә, өч бакча эшли торган идем. Ай буе йөрелә иде йорттан йортка, - дип искә ала ул.
- Ел саен йөзәрләгән бакча эш­кәртү арыта идеме соң?
- Арыткандыр инде. Тик кеше сорап килгәч, ничек каршы киләсең. Мәктәптә 11 укытучы иде. Барысының да бакчасы бар, авылдашлар, күршеләр... Ел да шул бер үк кешеләргә инде.
Атны, эшләр өчен, өйрәтергә кирәк. Монысын да гомер буе эшләгән Миңнефаил абый. Үз атларын гына түгел, колхоз атларын да өйрәткән.
- Төрле хәлләр булды инде, - ди әңгәмәдәшем, үткәннәрне барлап. - Бер иптәш белән икәү ат җиктек тә өйрәтә башладык. Ат, дулап, тегене тимер торбадан тоткан коймага китереп «сылады» - ярты сәгатьләп тора алмыйча ятты. Үземнең андый нәрсәгә эләккәнем булмады.

Миңнефаил абый кәнәфидә утыра. Янында гомерлек тормыш иптәше Рауза апа. Ул иренең һәр сүзен җөпләп, башын чайкап тора. Иренә булган кадер-хөрмәт Рауза апаның йөзенә чыккан. Ул да сүзгә кушылды:
- Бер чак карап торам, ат өйрәтергә баргач, авыл ирләре яшь бер атны тотып торып җиктеләр дә, Миңнефаил арбага менеп утырды. Тегеләр җигеп тә бетерде, үзләре читкә йөгерделәр дә. барып, Фаилемне арбадан тартып алырдай булдым шунда...

- Өч ел саен алыштыра идем мин атны. Өч ел ашатам, өйрәтәм, җигәм дә яшькә алыштырам. Ниндидер аерым токымлыларга кызыкмадым - үзебезнекеләр якын булды. Бер тапкыр чегәннәрдән алдым алар асрый торган токымлы атны. Анысы белән дә уртак тел таптык. Сбруйларны, арба-чана, башкасын булдырдым инде. Әле бүген дә тимәгән берничә комплект бар. Дуганы үзебез бөгә идек. Урманда имәннән дугалыкны сайлыйсың, аннан зур итеп учак ягып, учак астына көлгә дугалыкны күмәсең дә учакны тагын яндырасың. Аннан иртән бөгәсең, җайга китерәсең инде. Элек бит дуга бөгүчеләр, камыт тегүчеләр, тәгәрмәч ясаучылар аерым иде. Авыл саен диярлек бар иде алар. Хәзер генә бетте, җигәргә ат бар - дуга таба алмыйлар.

Тормыш аңа шактый кыен ашаткан. Әтисе, өйләнгәч, әнисен алып Донбасска шахтага эшкә китә. Сугыш башлангач, аны шуннан ук фронтка алып китәләр. Әнисе кечкенә Фаил белән авылга кайта, ләкин төп йортта боларга урын юк. Авыл буенча йорттан-йортка кунып йөриләр. Бишенче сыйныфтан ат җигеп эшли башлау да шул сәбәпле.

- Бабай вафатыннан соң гына мендек төп нигезгә. Монда йорт яшәрлек түгел иде. Үзебез ияртеп йөреп асрый торган биш кәҗәбез бар иде, шуларны сатып бура алдык, аны йорт итеп күтәрдек. Аннан пристрой ясадык - авылда андый йорт тагын берәү генә иде ул вакытта. тормышны шулай яңабаштан кордык инде...

Боларны искә төшергәндә, Миңнефаил абый авыр сулый. Рауза апа кулын аның җилкәсенә салган. Борчылма, әтисе, дигән кебек. Моннан 13 ел элек Миңнефаил абый яман шеш авыруыннан ашказанына операция ясата. Тормышы чыннан да куркыныч астында булса да, Рауза апа бала караган кебек тәрбияләгәнгә, аякка баса.

Алар дүрт бала үстергән. Кечкенә чагында бер улларын югалт­каннар. Бала хәсрәтенең иң ачы хәсрәт булуы турында сөйләп тору артыктыр. Шуңа Миңнефаил абый тирән көрсенә дә кабат атлар турында сөйли башлый.
- Атны озак асрадым мин. Абзарда ат булмаса, йорт буш кебек иде миңа. Олыгайгач кына туктадым...

- Ә бүген берәрсе ишегалдыңа ат җитәкләп кереп, мә, асра дисә, нишләр идең?
- Асрар идем, әлбәттә. Әле кызыгам, алыйкмы әллә дим. Атның бит җанын аңларга кирәк. Бездәге атларның бигрәк тә. Ашатсаң, карасаң, аңласаң, алар белән тау күчерергә була. ашаган ат бер тонна йөкне җиңел тарта. Күбрәген дә тартыр иде - арба чыдамый. караган, кайгырт­кан хуҗасын ат ташламый. Кеше акыллары бар бит аларда...
Бүген өйләрендә асрамаса да, әле дә колхоздан алып булса да җиккәләп тора үзе. Әйтик, бу якларда «Әрәпә» дип аталган Сабантуйга сөлге җыю бәйрәменә. Җигүен дә болай гына җикми. Миңнефаилнең атлары һәрвакыт башкаларда булмаганча чуклар, шөлдериләр белән бизәлеп ялт итеп торалар. Шуңа күрә «Әрәпә»гә чыгучы бала-чага Миңнефаил бабай атына утырырга кызыга.

- Сагынасыңмы атларны, Миң­нефаил абый?
- И-и-и, сагынмаган кая?! Төш­ләремә керә ат җигеп чыгып киткәннәрем...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading