Шәһри Казан

Атлар педикюр ясата

«Ат дагалаганда, бака ботын кыстырмый», - дигән сүз күбрәк балалар һәм хатын-кызлар колагына яңгырый. Бу мәкальне ишеткән бар үзе. Шулай да беләсе килә бит: ат дагалаганда ни эшлиләр һәм бака боты кайда кала. Барысын да үз күзләрем белән күрим дип, ат дагалаучылар белән очрашырга булдым. Очрашканчы иң элек эзләп табарга...

Ат дагалаучы осталар, ягъни атларга педикюр ясаучылар бик сирәк булып чыкты, андыйлар берничә авылга бер кеше генә бүген. Балтач районы Чутай авылыннан Рәшит Гарипов әнә шул сирәкләрнең берсе. Менә мин аның остаханәсендә тимерчелектә. Бака боты эзләп йөрүем ләбаса, шуңа күрә бөтен тимерне, чүкечне барлап чыктым. Иң зур чүкечне кулга алып, дага ясау серләренә төшенә башладык. Дага кибеттә сатылмый, анысы да шушында ясала икән. Даганы ясау өчен, тимер эретеп аны ниндидер формага коялар дип уйлый идем, бик нык ялгышкан булып чыктым. Бактың исә дага 16 мм чыбыктан ясала икән һәм аның һәркайсында унар тишек калдырыла. Монысы атның аягына махсус кадак белән кадаклап кую өчен. Димәк, бер атны дагалау өчен кырык кадак кирәк. «Гадәттә, бер дагага дүрт кадак кагалар, мин, ныграк булсын дип, һәрберсенә биш кадак кагам», - ди Рәшит. Дагасы булды, кадагы бар, инде эшне башласак та була.
Атлар «педикюр салонына» төрлечә килә икән. Авыр йөк ташучы, күп эшләүче атлар егерме көнгә бер дә сугылырга мөмкиннәр. Дага атка аягын җиргә нык итеп терәп тартыр өчен кирәк, башкача аның аяклары шуып кына йөрер иде. Инде менә эшнең иң җаваплы өлешенә килеп җиттек: ат махсус станга кертеп бастырылды. Тоякка кадак какканда, бик төгәл булырга кирәк. 1 мм ялгыштың икән, кадак тиешсез урынга кереп китә. Бу очракта инде атның үз холкын күрсәтәсен көт тә тор, башсыз калуың да бар. Әйе, ат дагалаучылар саперлар кебек әллә ничә тапкыр ялгыша алмый. Бик дөрес итеп эшләсәң дә, әле тәмам гына. Ат дагалаганда зыян күрүчеләр бик күп икән. Рәшитнең үзен дә малкайларның берсе бераз өркетеп алган. Республикага дәү кунаклар килгән саен, аларга алып гәүдәле тимерче Алмаз Казаков дага ясап бирә, бәхет дагасы ягъни. Туйларга чакырып, оста белән дага ясау да модага кереп бара, ди. Шулай да бәхет китерә торган дага ат аягыннан салдырылган булырга тиеш икән. Күргәннәремнән чыгып шуны әйтә алам: дага ясау берни түгел, син аны менә ат аягына беркетеп кара! Исән каласың килсә, атның кылы селкенгәнен дә сизә белергә кирәк. Юкса аңлагансыздыр инде ни буласын...
Ат дагалау белән якыннан таныштым, ә ни өчен нәкъ менә бака боты? Ат янына бака каян килеп кергән - монысын барыбер аңлый алмадым.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: