16+

«Август-Агро» орлыкка инвестиция ясый

Яхшы уңыш алу өчен иң беренче чиратта чәчүлек орлыкның сыйфатлы булуы шарт.

«Август-Агро» орлыкка инвестиция ясый

Яхшы уңыш алу өчен иң беренче чиратта чәчүлек орлыкның сыйфатлы булуы шарт.

“Август-Агро” компаниясе, шул максаттан, орлыкчылык юнәлешен үстермәкче. 
Бер ел эчендә Теләче районындагы “Август-Теләче” агрофирмасы базасында компания заманча уникаль симәнә заводы төзеп куйган. Тиздән тулы куәтенә эшләп китәчәк заводта, бәрәңгедән кала, төрле кыр культураларның югары репродуктив чәчүлек орлыклары чыгарылачак. Әлеге чәчү материаллары, нигездә, компаниянең үз ихтыяҗлары өчен файдалыналачак. Сүз уңаеннан, “Август-Теләче” агрофирмасында 50 тонна икмәк эшкәртү куәтенә ия булган ашлык киптерү һәм чистарту комплексы да эшләп тора.


Яңа завод эшчәнлеге белән журналистларны «ПЕТКУС Руссланд» компаниясенең Идел төбәге буенча директоры Андрей Натальин таныштырды. Заводка килеп кергән элиталы орлыклар иң элек тузаннан, салам, чүп, минераль һәм органик кушылмалардан арындырыла. Шуннан вакытлыча саклау өчен буфер бункерларына керәчәк. Алдагы этапта, фотосепаратор ярдәмендә, зурлыгына, авырлыгына һәм төсенә карап аерылачаклар. Шул рәвешле иң көчле орлыклар гына сайланып алыначак. Моннан тыш, авырулардан һәм корткычлардан саклау өчен, орлыкларны төрле препаратлар белән берьюлы һәм берничә кат эшкәртеп чыгара торган аерым линия дә булдырылган. Шул рәвешле, завод сәгатенә 10 тонна, ә елына 15 мең продукция эшләп чыгарыр дип көтелә.
“Август-Агро” компаниясе генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Илнар Харисов сүзләренчә, завод чистартылган югары сыйфатлы орлык алырга ярдәм итәчәк. Аны компания үз ихтыяҗларына кулланачак, күпмедер бер өлешен башка авыл хуҗалыгы компанияләренә дә сатарга җыеналар. 


–    Язын чәчкән вакытта, гадәттә, эресе дә, вагы да чәчелә һәм алар бертигез булып тишелеп чыкмый. Бөтенесе бергә 72 сәгать эчендә 100 процент тишелеп чыксын дисәк, симәнә зурлыгы һәм формасы буенча бертигез булырга тиеш. Барысы бергә бертигез өлгереп җиткәч, уракка бүленмичә чыгабыз, шуның белән урып-җыю эшендә дә тоткарлыклар килеп чыкмый, – диде ул. 
Яңа заводны Теләчедә төзүнең үз хикмәте бар икән, районны “Август-Агро”ның симәнәчелек үзәге итмәкчеләр. 
–    Моның өчен бөтен шартлар да бар. Бердән монда кырлар тигез җирдә урнашкан. Икенчесе – һава торышы уңай. Бөтен төр культураны да үстереп була, – ди Илнар Харисов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading