16+

Авыл агайлары баш вата

«ТНВ» каналында бара торган «Башваткыч» тапшыруында катнашучылар төрледән-төрле, һәркайсы үзенә күрә кызыклы, үзенчәлекле. Яңа ел алдыннан исә «Россельхозцентр»ның ТР буенча идарәсе белгечләре көч сынашкан иде. Идарәнең Сарман бүлеге җитәкчесе Рамил Нәҗметдинов та, уенда катнашып, тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Без дә аны күреп сөйләштек.

«Уенда катнашырга чакыргач, сүз дә юк, бераз шикләнү булды. Камера каршында бер балл да алмыйча кайтып китүдән курыккан идем, - диде ул. - «Башваткыч»та бирелгән сораулар безнең эшчәнлек юнәлешендә иде, шуңа күрә җавапларны табуы кыен булмады, ләкин әле белгәнне дә тиз һәм төгәл итеп әйтеп бирергә кирәк. Уен вакытында җавапны кычкырам, ә төймәгә басарга онытам. Төймәгә басып куйгач, җавапны ун секунд эчендә әйтүчеләр, әлбәттә, ота. Башка уенчылар исә, җавап әзер, дип, уйлаудан туктап торалар. Шуңа күрә дә уен инде ул. Хәйләсез - дөнья файдасыз, диләр. Безнең авыл халкы үзенең тапкырлыгы, җор теллелеге белән беркайда да югалып калмый анысы. Бу уенда катнашу коллективны да берләштерә, гадәти булмаган шартларда үзенә күрә бер сынау да ул, фикерләүне дә үзгәртеп, яңартып җибәрә».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading