16+

Авыл ите ник тәмле?

Агачлар, бәскә төренеп, әкияти матур төскә керде, елга-инешләрдә дә боз катты. Димәк, урамда чын кыш хакимлек итә, ә авыл халкы өчен янә иң җаваплы вакытларның берсе килеп җитте. Район-авылларда - сугым чоры.

Авыл ите ник тәмле?

Агачлар, бәскә төренеп, әкияти матур төскә керде, елга-инешләрдә дә боз катты. Димәк, урамда чын кыш хакимлек итә, ә авыл халкы өчен янә иң җаваплы вакытларның берсе килеп җитте. Район-авылларда - сугым чоры.

Дөрес, терлек чалучылар җәй көне дә булмый түгел анысы, әмма кышкысы аның аеруча кадерле. Авыл халкы өчен иң күңелле мәшәкатьләр фасылы ул, ел буе куйган хезмәтеңә нәтиҗә ясый торган көннәр. Мал чалучы төркемнәрнең дә иң кызу вакытлары хәзер, ә алар, билгеле булганча, күп районнарда бар. Бу яктан авыл кешесенә эш җиңеләйде: урам буенча терлек чалучы эзләп, ялынып йөрисе юк.
Шәһәр халкы да бу вакытта авылга агыла, чөнки күпләр авыл халкыннан итне алдан ук белешеп куеп, кайтып ала. Авылныкы авылныкы инде ул, чагыштырырлык түгел! Болай эшләгәндә, ел буе терлек үстерүгә зур көч куйган хуҗа кешегә дә күпкә отышлы, чөнки алыпсатарларга сатсаң, ярты хезмәтең җилгә оча дигән сүз. Ләкин бөтен кеше дә итне яхшы хактан урнаштыра алмый шул.
Бүгенге көндә авыл кешеләре үзеннән арткан иттән табыш ала аламы, аны кая урнаштыра, ит бәяләре ничек, шәһәрләр итне кайдан ала - шуларны сораштырып карыйк әле.
Хатыйп Хәкимуллин, Мамадыш: «Итне кая куйыйк икән дип баш ватып утырган юк, Аллага шөкер. Шәһәрлеләр чират торып алып бетерә. Үзләре үк кайтып алып китәләр, алып барып бирәсе дә түгел хәтта. Итне быел 220 сумнан саттык».
Зәмзәмия Гайнанова, Киров, Малмыж, Салкын Чишмә: «Бездә терлекнең арт санын - 220дән, ал санын исә 210 сумнан саталар. Монысы шәһәр кешесенә, таныш белешләргә инде, ә алыпсатарлар 185 сумнан җыя. Аерма зур, билгеле, әмма күп кеше итне аларга сата. Ит сатучы күп хәзер, шуңа күрә, алучысын табу кыен».
Рәшит Гарипов, Балтач, Чутай: «Без ел саен туганнарны белешеп куеп, итне аларга сатабыз. Күп кеше шулай таныш-белешләр, туган-тумачалар белән эш итә. Быел итне 200 сумнан урнаштырдык.
Самат Шәрифуллин, Арча: «Сатып алучы таба алсаң, итне бүгенге көндә 210-220 сумга сатарга була. Бу инде сиңа уңыш елмайды дигән сүз. Әмма җиңел генә эш түгел әле ул. Шуңа күрә, күп вакытта алыпсатарларны баетырга туры килә. Алар итне нибары 190 сумнан гына ала...»
Винера Галәветдинова, Казан: «Кибеттән ит алган юк, һәрвакыт базардан авылныкын алабыз. Менә әле узган ялларда гына ярминкәгә барып ит алып кайттым. Аллага шөкер, ярминкәләр атна саен була, итне дә авылдан алып килеп кенә торалар, күңелеңә кайсысы ошый - шунысын ала аласың. Рәхмәт яусын авыл халкына! Бәяләре дә зарланырлык түгел, нигездә, 220-230 сумнан алырга була. Күршеләребез килосын 210 сумнан сатканнар. Яңа елдан соң ит кыйммәтләнәчәк, дигән сүзләр дә йөри әле».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading