16+

Авыл кечерәя, зират зурая

Туган җирем Әлки районының Төгәлбай авылына XVI-XVII гасырларда ук нигез салынган дип сөйлиләр борынгылар. Элек анда 300дән артык йорт булган. 2000нән артык кеше яшәгән. Су тегермәне, өч мәчете булган бу зур авыл бүген инде кечерәеп калды. Аның каравы, өч зират бар. Хәзер авылда нибары 150 кеше исәпләнә. Колхоз да, совхоз...

Авыл кечерәя, зират зурая

Туган җирем Әлки районының Төгәлбай авылына XVI-XVII гасырларда ук нигез салынган дип сөйлиләр борынгылар. Элек анда 300дән артык йорт булган. 2000нән артык кеше яшәгән. Су тегермәне, өч мәчете булган бу зур авыл бүген инде кечерәеп калды. Аның каравы, өч зират бар. Хәзер авылда нибары 150 кеше исәпләнә. Колхоз да, совхоз...

Авылга кайткан саен, урамнарны урап чыгам. Төгәлбай Иделгә коя торган 50 чакрымга сузылган Бизнә елгасының ике ярында урнашкан. Авылның түбән очында - дүрт урам, тау башы ягында тагын бер урам. Җиде йорт саен 50 метр киңлектә тыкрык бар. Бу ут-күздән саклану өчен шулай эшләнгән. Авылдашларымны барлыйм. Оста һөнәрчеләр Гаҗилә, Нәбирә, Мөгалләм, Габдрахман бабай... Аларның аяк белән эшли торган «Зингер» машиналары бар иде. Халыкны кием-салым белән алар тәэмин итеп торды. Тун, бишмәт, тула оеклар дисеңме... Гәрәй, Шәяхмәт бабайлар, мич чыгару осталары булып, тарихка кереп калганнар. Ә менә күрше Рәҗәп авылы чабатачылары белән дан тотты. Шуңа да Рәҗәп чабаталарын һәр якшәмбе Матакта уза торган базардан алып кайта иде авылдашларым. 1950 елларга кадәр киде халык шул чабаталарны.

Елга авыл буйлап бер чакрымга сузылган. Бер ярдан икенчесенә чыгу өчен бары бер генә күпер бар. Авылда «патша күпере» дип йөртелгән әлеге күперне рус-төрек сугышында катнашкан авылдашларыбыз Вәлиәхмәт белән Җиһанша бабайлар Александр патша әмере белән төзегән, диләр. Патша аларны сугыштагы батырлыклары өчен Георгий ордены белән дә бүләкләгән булган. Җиһанша бабай - минем әни Тәҗелнисаның әтисе. Шул Георгий орденын мин дә хәтерлим. Ул сандык төбендә озак сакланды. Кешегә дә күрсәтми иде аны әни. Тик хәзер менә каядыр юкка чыккан.

Без балачакта ук мәчетнең берсен - мәктәп, берсен клуб итеп үзгәрткәннәр иде. Ни хикмәт, берсенең манарасы киселми калды. 1961 елда җәй көне көчле давыл вакытында манара үзеннән-үзе авып төште. Аның биеклеге 40 метр иде. Баскычлар куеп, шунда менеп уйнаганыбыз­ны да хәтерлим. Ауган манараның аен шул тирәдә яшәүче Закир абый алып куйган. 2000 елда шул айны яңа мәчет манарасына куйдылар. Ул ай әле дә үткәннәрнең истәлеге булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading