16+

Авыл кешесе моны каян аңласын?!

Италиянең экс-премьеры Сильвио Берлускони 20 ел бергә яшәгән хатыны Вероника Ларио белән аерылышырга булгач, өч ел буе дәвам иткән суд эше үзенең карарын чыгарган: сәясәтче элеккеге хатынына ай саен (!) 3 млн евро акча түләп торырга тиеш.

Авыл кешесе моны каян аңласын?!

Италиянең экс-премьеры Сильвио Берлускони 20 ел бергә яшәгән хатыны Вероника Ларио белән аерылышырга булгач, өч ел буе дәвам иткән суд эше үзенең карарын чыгарган: сәясәтче элеккеге хатынына ай саен (!) 3 млн евро акча түләп торырга тиеш.

Әлеге яңалык авыл халкы арасында да таралды, әмма алар моны һич кенә дә аңлый алмады. Мондый акчаларны өндә түгел, төштә дә күрмәгән, гомер буе 4-5 мең сумга эшләгән авыл кешеләре арасында, ялгыш ишеткәнбездер, дип, хәбәрне кат-кат тыңлаучылар да, бәлки, бу айга түгел, ә елынадыр дип, ничек тә булса аңларга тырышучылар да булды. 3 млн евро түгел, 3 меңгә яшәп карасын иде алар. Авыл кешесе әле дә тырыша-тырмаша инде: хезмәт хакына гына карап утыра торган түгел шул. Юрганыңа карап, аягыңны сузасың дигәндәй, авыл кешесе әллә ни хыялларга бирелмичә, очын-очка ялгый алса, шуңа риза булып яши бирә. Мал асрап, сөт сатып, яшелчә үстереп, ничек тә тормышын алып бара. Дөньяда акчадан да зуррак кыйммәтләр бар бит әле...
Бүгенге көндә авыл җирендә эшләүчеләрнең хезмәт хакына килгәндә, үткән елның нәтиҗәләре буенча, алар уртача 12 мең сум акча ала. Бу, республика икътисадындагы уртача хезмәт хакына караганда, 2 тапкырга азрак. Эре комплекслар урнашкан районнарда уртача хезмәт хакы югарырак, билгеле, 18-20 мең сумнар тирәсе. Әмма 8-9 мең сумга эшләүче районнар да, алар арасында 5-6 мең сум гына алучы хуҗалыклар да җитәрлек. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган атналык киңәшмәдә шундый саннар китерде, дип күрсәтә «Татар-информ». 5-6 мең генә түләүчеләргә карата ул: «Бездә эшсезлек буенча пособиене дә шулкадәр түлиләр. Ә монда тулы айлык хезмәт хакы», - ди. Ул, бу мәсьәләдә вазгыятьне тамырдан үзгәртергә кирәк, стимул бирүне саклау мөһим, дигән фикердә тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading