Авылдан килгәч, яңалыклар белән танышып чыгыйм, дип, интернетка керсәм, бәхәскә тап булдым. Зур агрохолдинг җитәкчесе, эшмәкәрләр, фән эшлеклеләре, белгечләр, авыл хуҗалыгының киләчәге кем кулында, дип сүз куерталар.
Дәлилләр, саннар да күп китерелә. Кырлар, басулар, фермалар күпме табыш бирергә тиеш? Гектарлар, сумнар, тонналар, процентлар... Акча санаганны ярата, сүз дә юк. Шулай да бик кызганыч һәм куркыныч булып китте, чөнки анда яшәүчеләр турында бер генә тапкыр да телгә алынмаган. «Авыл хуҗалыгы, дигәндә, иң элек аның кешеләре, авылның яшәеше белән кызыксыну кирәк», - дип, бер укучы берничә тапкыр аваз салып караган үзе, әмма кем ишетсен аны... Авылларда йөргәндә: «Ничек яшисез?» - дип сорагач: «Авылда бригадир бар. Зур хуҗаларны сирәк күрәбез, үзәккә килеп китәләр, ахрысы», - дигән җавапны еш ишетәбез. Аның әйтелү интонациясе дә бер үк төсле була бугай. Моннан соң инде бүтән бер сорау бирмәсәң дә була, бар да аңлашыла. Димәк, җирләр - инвесторлар кулында, ә аларга инде синең авылың кирәкми.
Туган якларыма - Балтач районына кайткач, халык авызыннан зарлану ишетсәм, начар дигәнне башка җирдәге начар белән чагыштырып карыйм да, бездә әле мең шөкер, дим күңелемнән. Бер урында таптанмас өчен, әлбәттә, фикерләрнең төрлесе булырга тиеш, ә гомумән алганда, күмәк хуҗалык булып эшләгән авылларның, районнарның бүгенгесе күпкә куанычлырак. Әкияттәге Карлсонны көткән кебек, вертолетларда гына килә торган ул хуҗаларны, инвесторларны кайчан көтеп ала алырсың?! Килсә дә, ул сине тыңлап торамы әле? Синең авылыңда туып үскән егет түгел ул, чит кеше, җиде буынын белеп сөйләшеп булмый аның белән.
Әлеге бәйрәмнәрдә дә туган авылым Арборда булдым. Инде язганыбыз бар: кышны озату да бездә үзгә, чана шуу Тау бәйрәме булып уздырыла. Быел да бик күңелле булды. «Тауны ишә яздык», - дип шаярттылар дусларым. Килгән кунаклар да: «Болай итеп ял иткәнебез юк иде», - дип кайтып киттеләр. Үзешчәннәр җырдан өзмәделәр, әле генә күмәк хуҗалык мәдәният йортына өр-яңа аппаратура алып биргән икән, гөр китерделәр тау битен. Шул ук көнне кызлар һәм ханымнар, бәйрәм хөрмәтенә, волейбол буенча биш команда булып, көч сынашты. Сүз студент яшьләр турында гына бармый, авылда яшәп эшләүче ханымнарның командалары - аерым. 23 февраль бәйрәмендә егетләр җиде командада көч сынашкан булганнар. Кайсы авыл гына 12 волейбол командасы белән мактана алыр икән?! Югыйсә бу район үзәге түгел, 170 хуҗалыклы авыл. Кичен мәдәният йортында Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге театры спектакль күрсәтте, бушка карадык. «Әниләргә, ханымнарга, кызларга - бүләгебез», - диде хуҗалык рәисе Хәмит Баязитов, артистларга рәхмәт әйтеп. Уйнап-җырлап кына яталар икән болар, дигән фикер тумасын тагын. «Хәзер авыл халкы сыер асрамый», - дисәләр, мин шундук сикереп торам, бездә эшләргә иренмиләр. Дүртәр сыер асраучылар да, ат тотучылар да күп, сөтен дә, итен дә саталар. Ашатырга ризыгы да бар димәк. Ә менә һөнәрчеләр белән мактана алмыйбыз, элек-электән җиргә ябышып, хезмәт итеп яшәгән безнең авыл халкы. Казанга килер юлга чыккач, тагын бер матур хәбәр куып җитте. Авыл мәчетенең манарасын төзекләндерә башлаган булганнар, түбәсен дә яңартыгыз, акчасын бирербез, дигән хуҗалык рәисе. Бер кайтуда ничаклы куанычлы хәбәр ишетергә, күркәм вакыйгаларның шаһиты булырга туры килде. Бәлки, шуңа күрәдер, югарыда әйтелгән бәхәскә дә үз фикеремне белдерәсем килде. Авыл хуҗалыгы ул ит, сөт кенә түгел шул. Ул аның кешеләре, яшәеше, тарихы белән бербөтен. Шулай булмаганда, авылларны аянычлы язмыш көтә...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар