Авыл 100 элек нинди булган да халык күбрәк нәрсә белән шөгыльләнгән, нәрсә үстергән, чәчүлек җирләре никадәр булган һәм җирле халык күпме мал асраган, авылда яшәүчеләр артканмы яки кимегәнме - мондый сорауларның авылны яраткан һәм аның киләчәге өчен борчылган һәр кешенең башында бөтерелгәне бардыр. Бүгенге һәм элекке авылны чагыштырып карасак, үзгәрешләр...
Йөз ел чамасы элек әби-бабайларыбызга, XXI гасырда күп авыллар юкка чыгачак, ә халык күпләп шәһәрләргә күченәчәк, кул хезмәтен машина алмаштырачак, дигән булсалар, алар моңа, булмас-булмас, дип, баш кына чайкаган булырлар һәм янә үз эшләренә тотыныр иде, мөгаен. Ә хәзер нәкъ менә шундый вазгыять күзәтелә: авыллар һәм анда яшәүчеләр кими бара, салаларда төпләнеп калган яшьләрне дә бармак белән генә санарлык. Татарстанда гына да соңгы 7-8 ел эчендә авылда ел саен 10 меңгә якын кеше кимеп бара, дигән иде бер утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкин. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанда авылда яшәүчеләр саны 925 меңгә тигез. «АиФ» та, Россиядә элеккеге һәм хәзерге авыл хуҗалыгын чагыштырып, исәпләүләр уздырган. Аның буенча, бүген Россия авылларында 38 млн кеше яши икән. 1913 елда авыл кешеләре барлык халык санының 85 процентын алып торган булса, хәзер исә бу сан нибары 26 процентка гына тигез. 100 ел элек җирне акраларда исәпләгәннәр, ул 0,4 га дигән сүз. Бу - бер кеше бер көндә эшкәртеп чыга ала торган җир мәйданы. Бүген исә трактор бер көндә - 400 га җирне, комбайн 300-350 га җирне эшкәртә ала. Димәк, бүген 1 трактор - 1000 кеше, 1 комбайн 750-875 кеше хезмәтен берүзе башкара булып чыга. Шулай итеп, машина иртәдән кичкә кадәр баш та күтәрмичә эшли торган күпме авыл кешесен эштән коткарган. Нәтиҗәдә, хезмәт җитештерүчәнлеге 100 ел эчендә 1000 тапкырга арткан. Сыер савучыларны карыйк: элек бер сыер савучы 12-15 баш терлекне тәрбияләсә, бүген бер кеше йөзләгән сыерны күзәтеп тора.
100 ел элек булган авыл белән бүгенгесе арасындагы калган үзгәрешләрне рәсемнән карыйк.
Авылның иң авырткан урыннары
Авылның иң авырткан урыннары турында әйткәндә, еш кына мәктәпләрне, медицина ярдәмен һәм юлларны телгә алалар. «АиФ» ясаган исәпләүләр буенча, 1981 елда Россия авылларында 52,6 мәктәп исәпләнсә, 2012 елда аларның саны 27,4 меңгә генә калган. Төп сәбәпләр исә - балалар санының аз булуы, искергән биналар, яңаларын төзергә акча җитмәү һ.б. Участок хастаханәләрен генә алыйк: 1995 елда алар 4298 булса, 2010да 382 генә калган. Амбулатория һәм сырхауханәләр саны: 1995тә - 9217, 2010 елда - 2979. Сәбәпләре - авылда эшләүче медицина хезмәткәрләенең, медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле җиһазларның булмавы һ.б. 2000 ел белән чагыштырганда, юл төзү темпларының да шактый акрынайганлыгын күрсәтә статистика. Ул вакытта 5,6 мең км юл салган булсалар, 2010 елда ул сан 1,5 меңгә генә калган. Шуңа да карамастан, соңгы вакытта республикада авыл җиренә игътибар арта бара. Фельдшер-акушерлык пунктлары ачылып тора, хәтта гомер уйламаган авылларда да асфальт юллар салалар. Авыл халкы моны үзе дә могҗизага тиңли.
Бүген безгә берәр кеше, тагын бер йөз елдан авыллар гөрләп торачак, халыкның да күпчелеге шунда яшәячәк, күп итеп мал-туар асраячаклар, бөтен дөньяны туендыручылар да без булачакбыз әле, дисә, без дә, үз чиратыбызда, булмас-булмас, дип, баш кына чайкарбыз, мөгаен. Ләкин алдагысын кем белгән бит әле...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар