16+

Авылдагы «Пусть говорят» кая киткән?

Безнең подъезд каршында карт тупыллар астында эскәмия бар. Бу гап-гади агач эскәмия бик ипле, күңелле итеп урнаштырылган. Кухня тәрәзәсеннән ап-ачык күренеп тә тора. Иң кызыгы - эскәмиядән тәүлек әйләнәсе кеше өзелми. Иртән-иртүк урта яшьләрдәге кешеләр утыра анда. Нәрсәдер көтәләрме соң шунда, кемнедерме... Шауламый гына утыралар. Аннары «баш төзәтергә» хут эзләүче...

Авылдагы «Пусть говорят» кая киткән?

Безнең подъезд каршында карт тупыллар астында эскәмия бар. Бу гап-гади агач эскәмия бик ипле, күңелле итеп урнаштырылган. Кухня тәрәзәсеннән ап-ачык күренеп тә тора. Иң кызыгы - эскәмиядән тәүлек әйләнәсе кеше өзелми. Иртән-иртүк урта яшьләрдәге кешеләр утыра анда. Нәрсәдер көтәләрме соң шунда, кемнедерме... Шауламый гына утыралар. Аннары «баш төзәтергә» хут эзләүче...

Безнең подъезд каршында карт тупыллар астында эскәмия бар. Бу гап-гади агач эскәмия бик ипле, күңелле итеп урнаштырылган. Кухня тәрәзәсеннән ап-ачык күренеп тә тора.
Иң кызыгы - эскәмиядән тәүлек әйләнәсе кеше өзелми. Иртән-иртүк урта яшьләрдәге кешеләр утыра анда. Нәрсәдер көтәләрме соң шунда, кемнедерме... Шауламый гына утыралар.
Аннары «баш төзәтергә» хут эзләүче ирләр пәйда була. Болары да артык сөйләшми. Һәрхәлдә, берәр нәрсә табып, башларын җайлаганчы.
Алардан соң безнең йорт әбиләре җыела. Болары сөйләшә, үткән-сүткән кешене җентекләп карап, яңалыкларны барлап, тимерчыбыктагы чәүкәләр кебек гөрелдәшеп утыралар. Алар белән исәнләшми үтәргә ярамый, чөнки бер телләренә керсәң, озак «чәйнәячәкләр». Барысы да диярлек кыз чакларында калага килеп урнашкан авыл әбиләре. Нигездә, гел татарча, авылча сөйләшәләр, араларына берәр марҗа килеп эләксә генә, вата-җимерә, урысчага күчәләр.
Төштән соң яшьләр җыела. Болары, гадәттә, сыра эчә, кычкырып сөйләшә, тәмәке тарта...
Көн дәвамында төркемнәр алмашынып тора, эскәмия бер генә минутка да диярлек бушамый. Төнге икедә чыксаң да, кеше утыра торган була. Үзенә күрә капка төбе инде бу.
Авылдагы капка төбен искә төшерәм. Элек йорт саен шундый эскәмияләр тора иде. Безнең авылда гына түгел, бөтен җирдә шулай булгандыр инде ул. Бер кайтуымда авыл урамнары буйлап әйләндем. Бик азайган икән эскәмияләр. Өч-дүрт йортка берәү, кайчак аннан да сирәгрәк. Элек капка төбендә кич утыру гадәте бар иде. Көнбагыш чиртеп, көн эчендә авылда, илдә булган хәлләргә җентекле «анализ ясап», хөкем чыгарып утыралар иде. Беткән бу гадәт авылда. Көндез дә, кичен дә буш эскәмияләр. Көндез капка төбендә кеше утырмавы аңлашыла инде - эш вакыты ич, тик менә кичләрен?! Нишләп күршеләр җыелып, авыл хәлләрен сөйләшми, нишләп аралашмый? Бер ападан: «Нишләп капка төбенә кич утырырга чык­мыйсыз?» - дип сораган идем, ул миңа тиле кешегә карагандай карады.
- И-и-и энем, - ди. - Кемгә кем кирәк бу заманда? Нинди капка төбе? Абзыең, җыен әтрәк-әләм җыелып утырмасын дип, эскә­мия­не дә каерып атты. Кичтән телевизор карыйбыз да ятып йок­лыйбыз. Көндез утырырга вакыт юк.
Үзебезнең йорт янындагы агач эскәмиягә, анда утыручы моңсурак татар әбиләренә карыйм да тагын авылны искә төшерәм. Соңгы елларда күп матур гадәтләр бетте яки бетеп бара татар авылында. Кунакка йөрешү, көтү озату, көтү каршылау, капка төбендә кич утыру... Өмәләр дә юк бугай, элек күмәк башкарылган эшне шабашниклар түләүле эшли. Алга таба тагын нәрсәләрен югалтыр икән татар авылы? Эскәмияләр, авылның ул чактагы «Пусть говорят» тапшыруы кызганыч. Матур гадәт иде ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading