Шәһри Казан

Авылдан әлбә эзләмә

Эчәк юа беләсезме, җәмәгать? Каз баш-аягыннан пешкән бәлеш ашыйсыгыз киләме? Бу байлар сыен хәзер авылларда бик сирәкләр генә пешерә. Эчәк юа белүчеләр дә бармак белән генә санарлык калып бара. Аны юучы да, ашаучы да юк. Авыл халкы ялкаулыкка чыгып бетеп килә. Маңгай тирен түгеп, йокыдан калып, борчу-мәшәкатьләр белән үстергән терлек-туарын,...

Аның сыеры да авылларда бик аз калып бара хәзер. Алай-болай бәхетсезлек очрагы булып, сыер үлә калса, аның урынына кабат сыер алучы юк. Кабат сыер алганчы, аңа ашатырга күпме кирәк булачагын, печән әзерләү мәшәкатьләрен, җәйге кигәвен-чебен чорында җилене ярылып, саудырмыйча шарт-шорт тибенүләрен, аның бозаулаганын көткәндә качачак төн йокыларын уйлый да күршедән сөт сатып алуның мең кат яхшырак булачагын исәпләп чыгара хуҗа.
Ялкауланды халык, ялкауланды. Күңелләре дә тарайды кебек. Элек күрше-тирә кулалмашка йөреп, бар эшне дә бергә эшли иде. Бу күмәк йөреш өй юудан башлап, печән өстендә була торган «сәнәк сугышы» белән дәвам итеп, терлек-туар сую вакыты белән тәмамлана торган иде. Авыл хатыннарының кул эше тотып, кич утырырга йөрүләрен әйт тагын. Кайдан вакытлары җиткәндер?! Абзар тулы мал-туар, кечкенә балалар, каената-каенана, тавык та чүпләп бетерә алмаслык көндәлек мәшәкать бит юкса. Ял-бәйрәмсез колхоз эшеннән дә бер көн кала алмыйсың. Хәзер һәркем үз эшен үзе генә башкарып ташларга гадәтләнде. Озагракка сузыла, билгеле. Аның каравы ашарга хәстәрләп, артыннан җыештырып, кеше көенә биеп торасы юк. Бала-чагасы кайтып булыша торганнарга ярый әле, ялгызлары да үзе генә маташуны өстенрәк күрә. Хайван эчәген, гомумән, юып торучы юк, авыл читендәге коры елгага илтеп ыргытып, кыргый этләргә «корсак бәйрәме» ясыйлар.
Аның каравы кибетчеләр рәхәтләнеп табыш ясый хәзер. Авыл җирендә, бер уйласаң, беркем дә алмаска тиешле пилмән, буш боты, бәлешләрне кырылып ала халык. Кеп-кечкенә авылга ике-өч шәхси кибет гөрләп эшләп торса да, бу төр ризыкның искереп ятканы юк монда. Ялгызы яшәүчеләр берүзләре өчен таба ашы пешереп торырга иренсен дә ди инде, кунакка кайтучы бала-чагасын көтүчеләр, өйләре тулы кеше булучылар да, кесәсен капшый-капшый, кибеткә чаба бит. Өйләрендә пешереп ашасалар, акчалары да янга калыр, туклыклырак та булыр иде югыйсә. Җәй көне кура җиләге кыстырып, алма чорында үз бакчаңның кутырлы-чутырлы, кортлы булса да, тәмле алмасыннан, көз көне кабактан пешергән бәлешләргә җитәме соң инде? Бәби ашларына пешереп киленергә тиешле әлбәне, күпереп пешкән паштетларны әйтеп тә тормыйм. Алар юк инде. Урыннарын кибет торты урлады. Әйткәч әйтим, токмач та кисми хәзер кеше. Ник мәшәкатьләнсен, кибеттә бар ич. Иманым камил, умач уып сата башласалар, шәһәр кешеләре генә түгел, аны алучы авыл җирендә дә табылачак.
Соңгы араларда, алай да, хайванның эч маен эретеп, эчәген юып ашарга җыенучылар турында ишетелгәли башлады әле. Хөкүмәт ризыгыннан акрынлап гайрәтләре чигә, күрәсең. «Буш ботын тезеп салып кыздырырга куйсаң, таба су белән тула, сыек май дигәне табага келәйләнеп ябыша, бозып бетерделәр әйберләрне. Мәшәкатьле булса булыр, борынгылар ризыгы булыр», - диючеләр бар.
Шулай, җәмәгать, борынгылар белми эшләмәгәннәрдер. Файдасы да искиткеч зур әле аның. Ә пешкәндә чыккан исе!.. Хәер, анысы инде аерым мәсьәлә. Затлы ризык саналган каз баш-аягы кебек, хайван эчәгенең дә билгеләнгән аерым бәясе булып, сатып алырга атлыгып торсалар, аны ташламаслар да иде, билгеле. Каз дигәннән, җәй буе ашатып симерткән казларының бер кисәген дә кабып карамаган кешеләр дә күп авыл җирендә. Эч-башына, бүтәкәсенә кадәр сатып бетерәләр аның. Акча кирәк бит, җәмәгать! Әле ул казны каклап сатсаң, тагын да төшемлерәк чыга. Шулай да, бер тапкыр пешереп, керән соусына яки горчицага манып, ашап карагыз әле. Мондый тәмле ризыкны ашамый яшәгән елларыгыз әрәм үткәндәй тоелырга да мөмкин шуннан соң.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар, әлбәттә. Анысы инде ялкаулык түгел, вакыт җитмәү. Кайберәүләрнең акчага кытлык күргәннәре юк, нәрсә теләсәләр, шуны алып ашый алалар. Пешереп ятарга вакытлары юк, бәлешен сатып ала, үстереп азапланмаса да, казы белән дә сыйлана андыйлар. Аларны аклап та буладыр. Әмма бит сүзебез авыл кешеләренең матур көнкүреше, күркәм гадәтләре турында бара. Үсеп килүче балалар да бар бит әле. Кыз бала камыр куярга, токмач басарга, оекбаш-бияләй бәйләргә генә булса да өйрәнергә тиештер ләбаса. Әни камырга тотынса, тизрәк кул арасына керергә, ничек тә булса булышырга тырыша идек без. Гел-гел кайнаша торгач, махсус өйрәнеп утырмасаң да, хәтердә кала бит ул.
Хәзер инде, нишләсәң дә, авылны да, кешеләрне дә үзгәртеп булмаячак. Без кечкенә чактагы авыллар да ерак үткәндә калды. Бер рәхәткә чыккан кешене дә яңадан иртән торып, ике сыер саварга, каймак аертырга, ипи салырга мәҗбүр итеп булмаячак. Тик шулай да...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 12 март 2018 - 08:37
    Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
    726
    0
    1
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    571
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    422
    0
    0
Ночной режим