16+

Авылга, авылга – фермер булырга...

Бүгенге һәм элекке авылны чагыштырып карасаң, шактый үзгәрешләр күрергә мөмкин. «Колхоз» сүзе күп җирләрдә телгә дә алынмый, аның урынына шәхси фермерлар, эшмәкәрләр барлыкка килде, ягъни авыл җирендә үз эшләрен ачып җибәрүчеләр. Эштән курыкмаган тырыш кешегә авыл җирендә дә баеп китәр өчен мөмкинлекләр юк түгел: бүгенге көндә моңа күп кенә дәүләт...

Авылга, авылга – фермер булырга...

Бүгенге һәм элекке авылны чагыштырып карасаң, шактый үзгәрешләр күрергә мөмкин. «Колхоз» сүзе күп җирләрдә телгә дә алынмый, аның урынына шәхси фермерлар, эшмәкәрләр барлыкка килде, ягъни авыл җирендә үз эшләрен ачып җибәрүчеләр. Эштән курыкмаган тырыш кешегә авыл җирендә дә баеп китәр өчен мөмкинлекләр юк түгел: бүгенге көндә моңа күп кенә дәүләт...

Мөмкинлекләр күп - файдалан гына
Авылда баеп буламы, дип сорасаң, бүген инде уңай җавап ишетергә мөмкин. Республикабызда дәүләт тәкъдим итә торган программалардан авыл кешеләренең күбесе файдалана. Авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, крестьян-фермерлык хуҗалыгын оештыру һәм кирәкле җайланмалар алу өчен шулар мөмкинлек бирә инде. Кайсы гына районга барсаң да, бүген инде ЛПХ (личное подсобное хозяйство) кредитларыннан файдаланган, республика күләмендә эшли торган «Лизинг-грант» программасы кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алган кешеләрне атый алалар. «ТРда 2010-2012 елларда гаилә фермалары үсеше» программасыннан файдаланучыларны да һәр районда очратырга була. Авыл халкы өчен махсус ташламалы кредитлар да булдырылган. Бу мөмкинлекләрдән файдаланып, күпләр үз эшләрен ачып та җибәрде: кем күп итеп терлек асрый, кем кошчылык белән шөгыльләнә; яшелчә үстерү, сөт продукциясен җитештерүчеләр барлыкка килде һ.б. Дөрес, барлык уңышлар да көнне-төнне белми эшләү, зур тырышлык белән килә.

1,5 млн аласың килсә...
Әле соңгы вакытта гына авыл җирендә яшәүчеләр өчен яңа программа эшли башлады: «Эш башлаучы фермерларга 2012-2014 елларда ярдәм» дип атала ул. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билгеләгәнчә, бу конкурс кысаларында крестьян-фермерлык хуҗалыгын барлыкка китерү һәм аның үсеше өчен конкурс нигезендә 1,5 миллионга кадәр грантлар бүлеп бирелә. Программада 19 яшьтән 58 яшькәчә булган кешеләр катнаша ала. Катнашучыларга таләпләр дә бар: эшмәкәр - крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе - конкурс комиссиясенә гариза биргәнче, 12 айдан да соңга калмый теркәлгән булырга, икенчедән, ул моңа кадәр кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү чаралары буенча грант алмаган булырга тиеш. Әлеге программада катнашырга теләк белдергән кешенең авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча урта махсус яки югары белемле булуы, яисә бу тармак буенча өстәмә һөнәри белем алган, яки авыл хуҗалыгында ким дигәндә өч еллык хезмәт стажы яки шәхси ярдәмче хуҗалык әгъзалары составына кергән булуы сорала (шулай ук ким дигәндә өч ел). Кыскасы, ул авылны, андагы эшне белергә тиеш. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы төзергә ниятләгән кеше конкурс комиссиясенә гариза тапшырганда үзенең бизнес-планын тәкъдим итә. Шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен алдан сату турындагы килешүләр (30 мең сумнан да ким булмаска тиеш) яки шуның кадәр суммага продукция сатканлык турында документлар булу зарур. Чыгымнар да алдан билгеләнгән булырга тиеш. Тагын бер төп таләп - программада катнашырга теләүченең үзендә дә грантта сорала торган сумманың һәм бер тапкыр бирелә торган ярдәмнең 10 проценты булырга тиеш, әмма бу 100 мең сумнан ким була алмый (шул кадәр суммадагы мөлкәт булса да ярый). Гариза бирүче, конкурсны үтеп, грант ала икән, ул үз эшчәнлеген ким дигәндә 5 ел дәвам итәргә тиеш.
Программа җирне яраткан, авыл тормышының бөтен нечкәлекләрен белгән, шунда эшләргә җаны тарткан кешеләргә зур мөмкинлек. Эх, акчам җитәрлек булса, алай итәр идем, болай итәр идем, дип хыялланучылар аз түгел бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading