Дөресен әйткән - туганына ярамаган, диләрме әле? Ике ел элек туган авылына күченеп кайткан, һәрчак дөреслек яклы Ләлә Хаҗиповага бәлки кайбер җитәкчеләр теләктәшлек күрсәтергә теләмидер дә, әмма аны бөтен авыл хөрмәт итә.
Лаеклы ялга чыккач, Казандагы фатирын сатып, Яшел Үзән районының Норлат авылына күченеп кайта ул. «Ләлә кайткач, Норлатка җан кергәндәй булды», - ди авыл халкы.
Әбиләр өчен фитнес
Пенсия яшендә булса да, Ләлә ападан дәрт, энергия ташып тора әле, сөбханалла. Башында мең төрле идея, тормышка ашырасы проектлары. Өлкәннәр көне уңаеннан, авылдагы әби-бабайларны җыеп чәй эчергән, тәм-томнар белән сыйлаган. Яңа ел вакытында Кыш бабай, Кар кызының балаларга бүләк өләшүе, Сабан туе алдыннан милли киемнәр киеп гармуннар сыздырып, атлар бизәп бәйрәмгә сөлге җыю йоласын кайтару, урам бәйрәмнәрен оештыруда да өлеше зур. Авылдан 60тан артык кешене Болгарга, Биләргә алып барган, Казанга сәяхәтләр оештыра, театр, музей, концертларга йөртә. Җыелышларның берсендә Норлат авылында төзелгән зур спорт комплексы буш тора дигәнне ишетеп, әбиләр өчен фитнес та оештырган. Атнасына ике тапкыр икешәр сәгать спорт белән шөгыльләнә башлаган өлкән буын. Спорт залына йөрергә теләк белдергән 40лап кеше җыелган. Иң өлкәненә 80 яшьтән артык. Әбиләр үзләренчә, «аэробикәгә барабыз» дип, бик сөенеп йөриләр, бу очрашуларны көтеп алалар.
- Авылда элек социаль ярдәм күрсәтү үзәге эшли иде. Анда өлкән буын өчен төрле чаралар уза, җыелып, сөйләшеп утыру мөмкинлеге бар иде, хәзер бу үзәк юк. Ә әбиләр аралашуга мохтаҗ. Шуңа да, аларга ярдәм йөзеннән, буш торган спорт залын да җанландыру максатыннан оештырдым бу фитнесны. Үзем инструктор, аларга төрле күнегүләр күрсәтәм. Әле психолог Роза Яһудинаны да чакырдым. Үзләрен борчыган сораулары буенча психолог белән дә киңәшләшә алды әбиләребез. Шул ук вакытта чиктәш Чувашстан Республикасындагы бассейнга да йөрттем үзләрен. Өч айдан соң Яшел Үзән районы хакимиятеннән, спорт залында шөгыльләнгән өчен түләргә кирәк, дигән язу килеп төште. Баксаң, пенсионерлар 1 сәгать өчен 800 сум чыгарып бирергә тиешләр икән. Бер айга бу 12 меңнән артык сум җыела. Исем китте, мин булсын дип йөрим ләбаса. Чувашстанда безгә пенсионерлар дип ташлама ясадылар, җылы каршы алдылар. Ник без чит республикага кирәк, ә үзебезнең авылга кирәк түгел икән? - дип борчыла Ләлә апа.
Ул тотынсамы!
Ләлә апаның башлаган эшен җиренә җиткереп үтәвен белгән кешеләр аңа еш ярдәм сорап килә. Тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек. Ике югары белеме (берсе юридик белем) булган эшмәкәр үз хокукларын яхшы белә. Инвалид кызлары булган Вахитовлар гаиләсе аңа мөрәҗәгать иткәч тә, Ләлә апа турыдан-туры Сәламәтлек саклау министрлыгына чыга. Кабул итү бүлмәсендә: «Министр һәр инвалид белән аерым шөгыльләнер дип уйлыйсызмы әллә?» - дигәч тә, аптырап калмый, «Сез хатны тапшырыгыз, аннары нәрсә эшләргә кирәклеген ул үзе белер». Лилия Вахитованы студент чагында юл аша чыкканда машина бәреп киткән булган. Шул юл һәлакәтеннән соң кыз аякка баса алмый, хәрәкәтсез ята. Кызның төп терәге - әнисе. Ул аны ашата, карый, юындыра. Вахитовларның яшәү шартлары мактанырлык түгел. «Шәһри Казан» газетасының алдагы саннарында авария хәлендәге бу җимерек торакта җан асраучы Вахитовлар турында бер язган идек. Ул чакта безгә: «Вахитовлар, башкалар белән бергә, 2016 елда яңа фатирларга күченәчәк», - дип вәгъдә иткәннәр иде. Көткән ел килеп җитте, Вахитовлар гына һаман да азапланып яшәвен дәвам итә. Ләлә апаның тырышлыгы юкка китми, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бу вакыйгага битараф калмый, берничә көннән Республика клиник хастаханәсеннән авыру кыз өчен урын бүлеп бирелә, ул дәвалану курсы уза. Тернәкләндерүдән соң Лилия үзе кашык тотып ашый башлаган, креслода да утырып тора ала, ди. Хәзер Ләлә апа Вахитовларга фатир мәсьәләсен кайгыртып йөри. Авылда буш торган «Красный Восток» хуҗалыгына караган йортлар бар. Инвалид кыз өчен шуларның берсен бирсәләр була да бит... Бу үтенеч белән Татарстан Президентына мөрәҗәгать иткән эшмәкәр, уңай җавап көтә.
Өйдә балалар бакчасы
Өйдәге балалар бакчасы турында әле берничә ел элек кенә сөйли башласалар да, Татарстанда мондый бакчалар 1989 елда ук оешкан булган инде. Әлеге проектның идея авторы да язмамның герое - Ләлә Хаҗипова. Ул Чаллы «КАМАЗ» заводы оешмасында профсоюз комитетының балалар эшләре бүлегендә хезмәт иткәндә, эшчеләрнең балаларын яслеләргә урнаштыруда зур проблема туа. Чиратта торучы сабыйлар саны 25 меңгә җитә. Кайберәүләр, чарасызлыктан, балаларын күршеләренә калдыра. Намуссыз «няня»лар, тынычлансын дип, балага аракы эчерә икән дигән сүзләр дә ишетелә башлый. Мәсьәләнең җитди икәнен аңлап, Ләлә апа чишү юлларын эзли. Фәнни журналлардан Балтыйк буе илләрендәге «мини бакча»лар турында укыганы була, Чаллыда да шундый бакчалар булдыру нияте белән яна башлый. Җитәкчелек белән килешенеп, декрет ялындагы бер хатын-кыз үз баласы янына алты-җиде бала алып өйдә балалар бакчасы ача, аларны янәшәдәге дәүләт балалар бакчасына беркетәләр. Кыскасы, шул рәвешле «КАМАЗ» заводы эшчеләренең балалары өчен 43 фатирда балалар бакчалары барлыкка килә. Ләлә Хаҗипованың үз улы да шуларның берсенә йөргән. Ә әңгәмәдәшемне бу идеясе өчен ВДНХ медале белән бүләклиләр. Аннан соң чит илләрдән дә килеп Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә әле белгечләр.
Гомумән, аның казанышлары санап бетергесез. Чаллыда яшьләрне эшкә урнаштыру биржалары ачу, Алабуга автомобиль заводына күченгәч, автоледилар өчен бәйгеләр оештыру, заводта станок артында басып торган кызларның шигырь язганнарын белеп, аларның җыентыкларын бастыру дисеңме... Татарстан Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе булып та эшли ул, Казанда үз эшен ача, хәзер агротуристлык белән шөгыльләнә.
- Кая барсам да, үземә эш эзлим, кул кушырып утырырга яратмыйм. Үз эше өчен янып йөргән кешеләрне яратам, һәркем эшен җиренә җиткереп башкарырга тиеш дип саныйм, - ди Ләлә Хаҗипова.
Авылдагы бер ташландык урынны ял итү паркына да әйләндерү нияте булган аның, тик район хакимияте теләктәшлек белдермәгән. Ничек кенә булмасын, төшенкелеккә бирелми үзе. Тиздән менә авыл чишмәләрен чистартырга, бер төркем әбиләрне Болгар тыюлыгына алып барырга җыена. «Кечкенәдән шулай тәрбияләп үстергәннәр инде мине. Көчем, дәртем булганда, кешеләргә яхшылык эшләп калырга ашыгам», - ди ул.
Комментарийлар