Шәһри Казан

Авылларда ут, җылылык, кайнар су да булачак

Яшел Үзән районының Норлат авылында, Ленин урамы 26нчы йортта яшәүчеләр менә инде икенче ел фатирларында шәхси җылыту системасы булганга сөенеп бетә алмыйлар. Дәүләт лизинг программасы буенча куелган ике контурлы котеллар җылыту системасын һәр кешегә үзенә көйләргә мөмкинлек бирә. Әлеге мичләр ярдәмендә, авылларда краннан кайнар су килү дә гадәти хәл хәзер....

Яшел Үзән районының Норлат авылында, Ленин урамы 26нчы йортта яшәүчеләр менә инде икенче ел фатирларында шәхси җылыту системасы булганга сөенеп бетә алмыйлар. Дәүләт лизинг программасы буенча куелган ике контурлы котеллар җылыту системасын һәр кешегә үзенә көйләргә мөмкинлек бирә. Әлеге мичләр ярдәмендә, авылларда краннан кайнар су килү дә гадәти хәл хәзер. Татарстанда энергияне саклау технологияләрен һәм инженер челтәрен үстерү, газлаштыру фонды заказы белән республика бюджеты хисабына тормышка ашырыла торган дәүләт программалары быел да үз эшен дәвам итәчәк. "Татар информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалыгы программаларын тормышка ашыру һәм файдалану идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров һәр программага аерым тукталды.

Җылылык системасын шәхси котелларга күчерү программасы 7 елга исәпләнгән, килешү нигезендә чыгымнарның бер өлешен шул вакыт аралыгында бүлеп түләү каралган. Татарстанда, безнең җирлектәге шартларга туры килердәй, сыналган CELTIC маркалы корея мичләрен куялар. Быел 1мең 700 фатирга шундый котел урнаштыру күздә тотыла. Шәхси торакларны гына түгел, бюджет учреждениеләрен дә җылылык белән тәэмин итүне үз эченә ала әлеге программа. 2016 елда республикада мәктәп, клуб, балалар бакчалары, барлыгы 93 объект шәхси җылыту системасына күчереләчәк.

Конференциядә авылларны су белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә басым ясалды. Татарстанда су белән бәйле проблемалары булган районнар җитәрлек. Әйтик, Чүпрәле районы халкы сусызлыктан интегә, Арча районы Кышкарның ярты авылы сусыз тилмерә. Мәсьәләне хәл итү өчен быел өстәмә су челтәре булдырырга, су башнясы салырга, артезиан скважиналары казырга уйлыйлар.

Урамнарны яктырту да мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу сорау белән редакциябезгә дә еш мөрәҗәгать итәләр. "ШК" да Тынычлык бистәсендә бер урамга ут куйдыруда катнашкан иде. Быел исә бу өлкәдә дә боз кузгалыр кебек. Ут чыбыкларын рәткә китерү, электр исәпләү җайланмаларын урнаштырудан тыш, бистә, район, авылларда урамнарга 12 меңнән артык яктырткыч куярга ниятлиләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: