16+

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы үтәлеше буенча лидер булган районнар исемлеге билгеле

Узган елны илдә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге уңайдан республикага федераль казнадан – 1 328,7 млн, Татарстанның үз бюджетыннан – 1 040,4 млн, җирле бюджеттан – 40,3 млн һәм бюджеттан тыш 675,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы үтәлеше буенча лидер булган районнар исемлеге билгеле

Узган елны илдә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге уңайдан республикага федераль казнадан – 1 328,7 млн, Татарстанның үз бюджетыннан – 1 040,4 млн, җирле бюджеттан – 40,3 млн һәм бюджеттан тыш 675,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

– Без авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән генә шөгыльләнеп калмыйча, салада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга да зур игътибар бирәбез. 2020 елда старт алган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы шул мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, – дип белдерде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов журналистлар белән очрашуда.

Спикерның сүзләренә караганда, үткән елны 316 гаилә торак белән тәэмин ителгән. Агросәнәгать комплексында һәм социаль өлкәдә эшләүчеләргә авыл җирендә торак төзелеше яки аны сатып алу өчен субсидия бирелә. Акчаның 70 проценты – бюджеттан, калган 30 проценты – кешенең үз кесәсеннән. Найм килешүе нигезендә бирелгән торак төзелеше өчен финанс ярдәме юнәлеше буенча 217,2 млн сум акча тотылган. Аның ярдәмендә 90 гаилә өчен 6,4 мең кв метр торак сафка бастырылган. Әлеге чаралар өчен бюджет хисабыннан 80 процент күләмендә субсидия бирелә, җирле бюджеттан – 1 процент, эш бирүчедән – 19 процент.        

2020 елда эшли башлаган авыл ипотекасы программасы да уңышлы эшләп киткән. 1600 гаиләгә торак төзелеше яки фатир һәм йорт сатып алу өчен  3,6 млрд сумлык кредит бирелгән. Быелның берничә аенда гына да авыл ипотекасы буенча 466 гаилә тораклы булган.
Марсель Мәхмүтов дәүләт программасы ярдәмендә авыл территорияләре төзекләндерелүен дә билгеләп үтте. 791,8 млн сумга 500 проект гамәлгә ашырылган. Районнарга бер объект өчен 2 млн сумга кадәр акча бирелә, диде ул.
Юллар төзелеше өчен 527,6 млн сум акча бүленгән булган. Бу акчага  алты торак пункт арасындагы 15,6 чакрымлы юл төзелгән.

Спикер «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының кайсы районнарда актив гамәлгә ашырылуын да ассызыклап үтте. Лидерлар рәтендә – Кукмара, Кама Тамагы, Минзәлә. Рейтинг ахырында – Спас, Бөгелмә, Алабуга, Зәй. Спас районы программада бөтенләй катнашмаган.     
Быел программа үтәлеше өчен 1 321,7 млн сум акча бирелгән. Ел барышында 32 гаиләгә 2,1 мең кв метр мәйданда торак төзелеше һәм 28 районда авыл территорияләрен төзекләндерү өчен 178 проектны гамәлгә ашыру күздә тотыла.

«Авыл территорияләренең заманча йөзе» ведомство максатчан программа нигеезндә Кукмара районының Манзарас авылы авыл клубы ремонтланачак, су челтәрләре һәм спорт-сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк. Байлар Сабасы бистәсендә 500 урынга исәпләнгән мәктәп һәм су челтәрләре төзү нитяләнелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading