16+

Авыл халкы мал табибына тилмерә

Күмәк хуҗалыкларны югары күтәргән Совет чорында авыл халкы мал табибларына тилмермәде.

Авыл халкы мал табибына тилмерә

Күмәк хуҗалыкларны югары күтәргән Совет чорында авыл халкы мал табибларына тилмермәде.

Һәр авылда бар иде алар. Хәзер, менә кытлык. Терлек тотучылар шактый кимесә дә, авылларның яме югалмады. Җиргә береккән кешенең төп таянычы да шул бит: кош-корт, терлек-туар. Ә абзарында бер булса да сыер мөгерәгән хуҗалыкка авыру-сырхау сугылмый калмый. Мал табибы ярдәменә мохтаҗ чакта нишләргә? Бу җәһәттән авыл халкының шактый тилмергәнен беләм. 

Соңгы араларда бер уңай хәл чалынды күземә. Мал табиблары мессенджерлык төркеме булдырып, Мари Эл республикасының Бәрәңге районы егете, ветеринария фәннәре кандидаты, Фәннүр Сунагатов гади авыл кешесенә киңәш-консультация алып барырга керешкән. Язылучылары да ярты милионнан артык.

- Ветеринария тармагы авыл хуҗалыгы белгечләренә аксый. Терлек табибына укып чыгучылар күп, ләкин эшләргә атлыгып тормыйлар. Хезмәт хакы бик түбән. Эше дә авыр. Халык, участок врачын чакыртабыз, килми, дип, зарланса да егетләргә сүз әйтә алмыйм. Кәгазь эшләре бик күп, өлгермәүләре дә гаеп түгел. Гади мал табибы булып та, Казанда ветеринария идарәсендә дә эшләдем, беләм, - ди Фәннүр әфәнде. 

Туган ягына кайтып, гади авыл тормышы белән яши башлаган мал табибы үзе дә терлекләрне күп асрый. Месенджер төркемендәге төп сорау шул, элек исе дә чыкмаган борчулар, бүген канат җәйгән: терлекләр еш авырта. 

- Халык кулында токымлы хайван: Канада, Голландиядән кайткан сыерларның бүген онык-оныкчыклары сыер булып җитеште. Ә токымлы нәселгә хәсиятле тәрбия кирәк, вакытында витаминын да кадыйсы. Юкса, эчәк, күбенү, тояк чирләре, парез авруы аяктан егачак. Фермалардагы үгезләр дә, ясалма орлыкландырудагы орлыклар да токымлы нәселнеке. Димәк, җирле сыердан туган бозаулар да токымлы, - ди Фәннүр Сунагатов. 

Гөлнур Шәрәфиева әзерләде

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading