Быел уңыш күләме кимендә 4 миллион тонна булырга тиеш. Моның өчен чәчү кампаниясе алдыннан машина-трактор паркын әзерләп бетерергә һәм язгы кыр эшләрен тиз арада башкарып чыгарга, гектарына 70 килограммнан да ким булмаган ашлама кертергә һәм чәчүлекләрне сугару мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Болардан кала да авыл хуҗалыгында эшләр шактый. Җитештерүчәнлекне арттыру өчен яшь белгечләрне авылга җәлеп итү, лаеклы хезмәт хакы түләү мөһим.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шушы тармак алдында торган бурычлар турында сөйләштеләр.
Һава торышына гына сылтамагыз
Узган ел аграрийлар өчен катлаулы ел булды. Корылык сәбәпле, иген уңышы чагыштырмача түбән булды. Әмма, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, бу уңышсызлыкны һава торышына гына сылтау дөрес түгел.
– Яхшы нәтиҗә бирә торган технологияләр кулланган очракта уңыш алып була. Алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсе шуны күрсәтте, – диде министр.
Шул ук вакытта сугарыла торган җир мәйданнарын да арттырырга кирәклеген ассызыклап, якын киләчәктә даими сугарылып тора торган кырларны 100 мең гектарга җиткерергә һәм ел саен кимендә 7 мең гектар яңа мәйданнар кертергә кирәк, диде ул.
Коллегия эшендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та алда торган төп бурыч дип язгы кыр эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыгуны атады һәм моның өчен барлык технологияләрне һәм агротехник срокларны үтәргә кирәклегенә басым ясады.
– Үсемчелек катлаулы хәлдә, шуңа да өстәмә кредит чыганаклары таләп ителә. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгына ташламалы кредитларны арттыруны сорап мөрәҗәгать итәчәкбез, – диде ул.
Яшелчә саклагычлар кирәк
Хәтерләсәгез, узган елның җәендә яшелчә кытлыгы сизелде һәм аларның бәяләре дә бик күтәрелгән иде. Шуны күз алдында тотып, Рөстәм Миңнеханов яшелчә саклагычларны булдырырга кирәклеген җиткерде.
Марат Җәббаров әйтүенчә, заманча саклагычлар булмау аркасында бәрәңге һәм яшелчә азрак җитештерелә.
– Аларның төзелешенә чыгымнарның 20 проценты гына кайтарыла һәм шуның белән ул планлаштырылган проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирми. 4 мең тонна яшелчә саклагычының бәясе – 32-40 миллион сум. Әгәр чыгымнарның 50 проценты субсидияләнсә, быел ук тугыз яшелчә саклагыч төзи башлар идек, – диде министр.
Тукай районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Минталип Миңнеханов исә чыгымнарның 70 процентын кайтару ягында. Ул шулай ук бәрәңге һәм яшелчә җитештерүне арттыру өчен комплекслы якын килү кирәк дип саный.
– Шәхси хуҗалыклар бакчаларының 15 процентын гына куллана. Бу мәйданнарда бәрәңге үстереп булыр иде, ә артыгын сатып акча эшли алалар. Без алардан сатып та алырга әзер, тик сакларга урын юк. Яшелчә саклагыч төзүгә киткән чыгымнарныэ 70 проценты кайтарылса, бу эшкә быелдан ук керешә алабыз, – диде ул.
Авыл кешесенең эше бәяләнсен
Коллегиядә сүз кадрлар кытлыгы һәм хезмәт хакы мәсьәләсе дә күтәрелде. Министр хәбәр итүенчә, быел хезмәт хакы дәрәҗәсен уртача республика хезмәт хакыннан 80 процентка кадәр күтәрү планлаштырыла.
2021 елда уртача хезмәт хакы үсеше 5 процент дәрәҗәсендә планлаштырылса да, чынлыкта 24 процентка арткан. Әмма бу гына аз әле. Районнар буенча алганда да, хезмәт хакында аерма сизелә.
– Бүген 15-20 мең сум хезмәт хакы белән авыл хезмәтчәннәрен тотып калып булмый, – ди Марат Җәббаров.
Республиканың агросәнәгать комплексында 71 меңнән артык кеше эшли. Белгечләр белән гомуми тәэмин ителеш 91 процент. Бигрәк тә зоотехникларга, агрономнарга, ветеринария табибларына ихтыяҗ зур. 30 яшькә кадәрге яшьләр өлеше нибары 10 процентны тәшкил итә, ә 55 яшьтән олырак хезмәткәрләр өлеше 3 ел эчендә 4 процентка арткан.
– Якын киләчәктә белгечләр җитмәү проблемаларын хәл итү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә кадрларны максатчан әзерләү программасына активрак керергә кирәк, – диде министр.
Рөстәм Миңнеханов та бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде. Аныңча, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш һәм ул кадрларны авылга беркетеп кую өчен төп стимул.
– Мамадыш, Алабуга, Чистай районнарында хезмәт хакы чагыштырмачак югары. Ә Балык Бистәсе, Яңа чишмә, Спас, Кайбыч, Апаста хезмәт хакы түбән. Югыйсә хезмәт хакы ул кадрларны авылга беркетү, эшнең сыйфатын арттыру дигән сүз. Без бу мәсьәләгә игътиарлы булырга тиеш, – диде ул.
Фермер Минталип Миңнеханов яшьләрне авылга кайтару өчен үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.
– Авылда квалификацияле кадрлар җитми. Тормыш бер урында тормый. Авыл хуҗалыгы техникасы да заман белән бергә атлый. Яшьләр диплом алганнан соң кире авылга кайтсын өчен, икмәк үстерүчеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Авыл кешесе хезмәте дәүләт тарафыннан бәяләнсен, – ди ул.
Аның фикеренчә, белгечләр өчен авылда торак төзергә кирәк һәм ун ел бер предприятиедә эшләгәннән соң, бу йорт аның үзенеке булсын.
– “Земство укытучысы” программасы кебек, аларга да акчалата беренче ярдәм күрсәтелсен. Ел дәвамында ай саен минималь хезмәт күләменнән түбән булмаган өстәмә акчалар түләнсен. Яшьләр булса, авыл да саклана. Илне ашатучы да булачак, – ди ул.
Комментарийлар