16+

“Авылда хезмәт хакы шәһәрнекеннән югарырак булырга тиеш”

Авылны үстерергә кирәк дип күп сөйлибез, әмма аңа карап кына әллә ни үзгәрми кебек. Чынлыкта аны кем өчен үстерергә кирәк соң, авылда яшәүчеләрнең саны елдан-ел кими бара, мәктәп тәмамлаган яшьләр шәһәргә таю ягын карый. Киләчәктә шәһәрне кем туендырыр да авылсыз гореф-гадәтләребезне ничек саклап калырбыз? Халыкны салага кайтару юллары бармы? Авылларны үстерү өчен дәүләт сәясәте нинди булырга тиеш?

“Авылда хезмәт хакы шәһәрнекеннән югарырак булырга тиеш”

Авылны үстерергә кирәк дип күп сөйлибез, әмма аңа карап кына әллә ни үзгәрми кебек. Чынлыкта аны кем өчен үстерергә кирәк соң, авылда яшәүчеләрнең саны елдан-ел кими бара, мәктәп тәмамлаган яшьләр шәһәргә таю ягын карый. Киләчәктә шәһәрне кем туендырыр да авылсыз гореф-гадәтләребезне ничек саклап калырбыз? Халыкны салага кайтару юллары бармы? Авылларны үстерү өчен дәүләт сәясәте нинди булырга тиеш?

Монда сораулар шактый. “Волга” эксперт клубы утырышында спикерлар шул хакта фикер алышты.
Бүген республика авылларында 900 мең кеше яши, шуларның 60 меңе генә авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Шулай гына да булса да, Татарстан авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү буенча Россия субъектлары арасында дүртенче урында. Безнең халык тырыш, ул күбрәк тә җитештерә ала әле.

– Әмма яз җиткәч, аларны бер сорау борчый: без җитештергән продуктны көзен кем һәм нинди бәядән алачак, аны кайда сатачакбыз? Борщ тупланмасы бәясе күтәрелде, диләр, ә ягулык, электр энергиясе, техникага бәя күпме артуы турында әйтмиләр. Болар барысы да авыл эшчәннәре җитештергән продукциянең үз бәясенә төшә. Шуның өчен дәүләт ярдәм итү чараларын күрергә, субсидияләр күләмен арттырырга тиеш. Авылда яшәүчеләрнең хезмәт хакларын гына түгел, керемнәрен дә үстерергә кирәк. Күпләп сату базарлары аша продуктын кыйммәткәрә сатарга тиеш алар. Шулай булганда гына яшьләрне авылга кайтарырга була. Бүген бездә ачлык проблемасы юк, ә экологик чиста продукт белән туклану мәсьәләсе актуаль, – дип сөйләде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Авылны, дәүләт ярдәменнән кала, тагын ничек үстереп була? Бөтен ышаныч дәүләт биргән субсидияләрдә генәме? Свердловск өлкәсенең Кече Турыш авылын үстерү проектын будырган социаль эшмәкәр Гүзәл Сәнҗапова сүзләренчә, бүген авылны кечкенә бизнес саклап калачак. Эшмәкәр сигез ел элек илле кешелек авылда үз бизнесын булдыра. Авыл халкы бал җитештерә, кайнатмалар ясап, җиләк, үләннәр җыеп сата.   

– Халыкны авылда калдыру өчен эш һәм акча кирәк. Алар шәһәр яхшы булганга китми, яшәргә, балаларын үстерергә акча кирәклеккә чыгып китә. Авылны үстерү өчен дәүләт ресурсларын җәлеп итү мөһим, әмма безнең кебек кечкенә салалар, субсидия бирелә калса, читтә калырга мөмкин, чөнки ресурслар бөтен авылга да җитми. Шуңа да аны зуррак, перспективасы булган авылларга бирәчәкләр. Димәк, дәүләт ярдәменә генә таянып утырып булмый, социаль эшмәкәрләр дә бик кирәк, – ди ул.

Гүзәл авыл халкын эшле итеп кенә калмаган, балалар мәйданчыгы, су скважинасы төзеткән, авыл үзәген төзекләндергән, чүп түгүне оештырган.
– Авылда син бердәнбер эш бирүче булгач, инфраструктураны да кайгыртмый булмый. Бетәбез дип зар елаган халыкның хәзер инде клублы буласы килә. Иҗтимагый үзәк төзү уе белән йөрибез. Халыкка, айга бер тапкыр булса да, медицина тикшерүе, чәчтарашханә хезмәтләре кирәк. Иң мөһиме – халыкны, яшьләрне акча һәм вакыт белән идарә итәргә өйрәтү, авылларда кечкенә бизнес булдыру, – ди эшмәкәр.   

Авылларда мөһим инфраструктралар – клублар, ФАП, участок ветеринар пунктлары төзелә. Әмма аңа карап кына авылда калырга теләүчеләрнең саны артмый.
– Эш булмаса, алар белән генә кызыктырып булмый. Инвесторлар, фермерлардан тыш, Гүзәл Сәнҗәпованыкы кебек кечкенәрәк бизнес та булдыру мөһим. Элек һәр хуҗалыкта яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр иде, бу тармак хәзер дә кирәк, яшелчәләргә бәя арту шуны күрсәтте, – ди Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Спикер билгеләп узганча, авылларны комплекслы үстерү программасын моннан ун, хәтта унбиш ел элек үк эшли башларга тиеш иде.  
Депутат тагын бер мөһим мәсьәләне күтәрде, ул да булса – җир хуҗасы булган инвесторлар социаль җаваплылык тоеп эшләсен.

– Очрашулар вакытында, безне кайчан кадрлар белән тәэмин итәсез инде, диләр. Ә син аларны авылга кайтару өчен нәрсә эшләдең? Йорт салып бирдеңме? Акча түләп укыттыңмы? Инвесторларның авылга табыш алу чыганагы, үз файдаларына гына эшләү кебек мөнәсәбәтен аңламыйм, – ди ул.
Бу урында сүзгә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов кушылды. Аның әйтүенчә, фермерлар авыл хуҗалыгы продуктлары гына җитештереп калмыйча, эш урыннары булдыралар, кышын техникалары белән юлларны кардан чистарталар, Сабан туе кебек бәйрәмнәрдә иганәче булалар. Шул ук вакытта ул авыл өчен безнең министрлык кына җаваплы түгел, башка ведомстволар да кушылсын иде дигән теләген җиткерде.   

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов авылда яшьләрне калдыру өчен хезмәт хакы шәһәрнекеннән югарырак булырга һәм торак мәсьәләсен хәл ителергә тиеш дип саный. Авылда буш йортларның күп булуын искә алып, алар буенча программа кабул итү яхшы булыр иде, ди ул.

Авыл ипотекасының районга килеп җитмәве өчен дә борчылуын белдерде.
– Татарстанда 5 млрд сум авыл ипотекасы программасына бүлеп бирелде. Шуның 5 проценты гына безгә килеп җитте. Торакны Казанга якын районнардан алалар. Программага гаиләдә бер кеше авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә тиеш дип язылса, ул авылга барып җиткән булыр иде. Авылга ярдәм иттек дибез, ә акча шәһәргә китә, – ди ул. 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading