16+

Авылларны үләт базларыннан арындыралар

Район җирләрендә биологик калдыкларны махсус машина җыя башлады. Хәзер хуҗалыкларга үлгән терлеген үләт базына алып барып мәшәкатьләнәсе юк.

Район җирләрендә биологик калдыкларны махсус машина җыя башлады. Хәзер хуҗалыкларга үлгән терлеген үләт базына алып барып мәшәкатьләнәсе юк.

Районның ветеринария берләшмәсендәге диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәләр дә, төягече булган машина килеп, терлек калдыкларын алып китә һәм махсус контейнерга төйи. Тулган контейнерны Алабугадагы биологик калдыкларны эшкәртә торган “Сария” заводыннан килеп алып китәләр. Болар барысы да бушка эшләнә. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистларга хәбәр иткәнчә, киләсе елга республикадагы барлык районнарда биологик калдыкларны җыя торган машина белән тәэмин ителәчәк. Әлегә бу эш утыз алты районда оештырылган. Иң беренчеләрдән булып биологик калдыкларны җыя торган машина 2014 елда Саба районына кайтарылган. Шул вакыттан бирле райондагы егерме тугыз үләт базыннан алтысы гына калган.

Быел әлеге проект Балык Бистәсе районында да тормышка ашырыла башлады. Бүген районда унбиш үләт базы бар, аларның сигезе инде тулган, ә дүртесе себер түләмәсе булган терлекләр өчен. Проект уңышлы эшләп киткән очракта, сигезен консервацияләргә җыенабыз, ди районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов. Күп җирләрдә үләт базлары төрле кыенлыклар тудыра, әйтик, төзелеш эшләре алып барырга комачаулый, чөнки аңардан бер чакрым ераклык санитар саклану зонасы булып тора. Киләчәктә республикада аларны бөтенләй бетерергә җыеналар.

Биотермик базларны ел саен карап тору өчен дә шактый акча китә. Балык Бистәсендә бу эшләргә ел саен 900 мең сумнан артык акча тотыла. Республика буенча исә бу 42 млн сумны тәшкил итә. Аларны киләчәктә этаплап ябып барган очракта, акча да янга калачак.

Терлек калдыкларын тутыра торган контейнерларны да үләт базы янәшәсенә куйганнар. Ул койма белән уратып алынган. Тулган контейнерны Алабугадан машина килеп алып китә, аның урынына икенче контейнер куела.

Терлек калдыкларын җыеп заводка озату хуҗалыклар өчен бигрәк тә уңайлы. Дон-Урай авылы фермеры Илмир Габдриев әйтүенчә, биологик калдыкларны үләт базына илтү кыш көннәре аеруча мәшәкатьле булган.

Ул фермерлык эше белән 1998 елдан бирле шөгыльләнә, 2009 елдан терлекләр асрый башлаган. Бүген аның хуҗалыгында биш йөздән артык мөгезле эре терлек бар.

- Терлекне күп тотабыз, үлгән очраклары да була. Үләт базы бездән егерме чакрым ераклыктагы Күлгә авылы җирлегендә урнашкан. Кыш көне кар тутырган була, анда бару өчен юлны ачарга кирәк иде. Яз-көз пычрак була. Җәен аннан бик яман исләр килә. Ә хәзер бик уңайлы, шуның өстенә бушка да. Шалтыратасың да, килеп алып китәләр, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading