16+

Айлык сөт акчасы үзе генә дә 100 мең сумнан артып китте

Бүген бер сыер асрауның файдасы юк. Ким дигәндә өч баш тоту кирәк. Шунсыз, елның өч аен ул сине, ә калган айларны син аны ашатасың. Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында яшәүче Муллаәхмәт әфәнде белән Дания ханым Мостафиннар әнә шундый фикердә. Алар сыерны табышка асрыйлар.

Айлык сөт акчасы үзе генә дә 100 мең сумнан артып китте

Бүген бер сыер асрауның файдасы юк. Ким дигәндә өч баш тоту кирәк. Шунсыз, елның өч аен ул сине, ә калган айларны син аны ашатасың. Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында яшәүче Муллаәхмәт әфәнде белән Дания ханым Мостафиннар әнә шундый фикердә. Алар сыерны табышка асрыйлар.

Җәйге керемгә машина алырлык итеп эшли белгән авыл кешеләре бар.

Җәмгысе – 8 баш. Алардан туган еллык бозаулар исәбе дә шулкадәр. Бозаулар иткә симертелә әлбәттә. Моңа әле сарыклар, җәен каз-үрдәк, ит чебиләре һәм 50ләп баш умарта да өстәлә. 

Эшнең күплегенә түз генә! Ләкин Мостафиннар зарланмый. Айлык керем куандыра икән, эшне сыртыннан гына алып селки безнең халык, хәтта иң авырына да көрсенмиләр! 

– Быел җәй көне иткә дип симертелгән 4 үгез бозауны суеп саттык. Берсе 100 мең тирәсе акча китерде. Шуңа өстәп ике картайган сыерны да җибәрдек. Җәйге айларда дәүләткә тәүлегенә 120 литр сөт тапшырдык. Литры 28 сумнан. Айлык сөт акчасы үзе генә дә 100 мең сумнан артып китте. Бал кулыбызга да тимәде, ике атна дигәндә сатып та бетердек. Безнең балны бик яраталар, банкалар кыш уртасыннан ук кайтып тезелә. Хакы да буй җитмәслек түгел, 3 литры – 1200-1500 сум тирәсе. Шул керемнәргә быел машинабызны яңарттык. Бер җәйдә бит ул! Аның кадәр акчаны авыл кешесе тагын кайда эшли ала? – ди Муллаәхмәт әфәнде. 
Ул – хаклы, бер сыер асрап кына яшәүләре авыр бүген авылда. Пай җирен үзе эшкәртмәүчеләрнең келәте ярлы, димәк, сатып алып ашатасы. Сыер тамагын кайгыртканчы, шул акчаны ипләп кенә үзең өчен тоту кулайрак кебек тә. Әмма җиргә береккән авыл кешесенең тормыш гаме бүтәндә – терлек асрап яшәүләре күңеллерәк аңа. 

– Бер сыерның кереме һәрвакыт калганнарын ашата. Мин моны белеп әйтәм. Ике сыер асраудан башлаган кешеләр без. Әкренләп ишәйттек. Тана бозауларның туган берсен, тана, сыер итә килдек. Бәхеткә, дәүләтнең авыл халкына ярдәм йөзеннән төрле программалары чыкты. Куллана белүчеләр отты. Без дә кәгазь мәшәкатеннән куркып тормадык, юллап алдык. Зур гына сарай төзергә тотынган идек, 120 мең сум акча ярап куйды. Җитеп бетмәсә дә ярдәм бит, шуңа тәүбәсен яптык, ишеге, тәрәзәсе... Дүрт кешелек җир паебыз бар, анда арпа чәчәбез. Ни өчен арпамы? Бодай да үстерә алыр идек, тик аны терлекләргә ашатыр өчен пешереп бирергә кирәк, өстәмә мәшәкать. Арпа иң әйбәте, ничек тә ашатырга була. Җирне эшкәртергә үз техникабыз, ике тракторыбыз бар. Ә менә комбайнны яллыйбыз инде. 12 гектар чамасы җирдә икмәк чәчәр өчен генә бурычка батып комбайн алуның кирәге дә юк. Бер көндә суктырып бирә. Чәчкән печәнебезне түкләп, өябез, тиресен кырга чыгарабыз, ашламалар белән кайнашырлык рәтебез дә, әллә ни теләгебез дә юк, — ди Муллаәхмәт әфәнде. 

Тик шунысы да бар, ел елга охшап килми. Быелгыдай гектарыннан 26 центнер куандырган уңыш, икенче елны коры җәй килеп, төп башына да утыртырга мөмкин. Хәер, төпкә үк терәлмәсәләр дә, Мостафиннар булганын кысып тоткан елларны да күргәннәр. Сынауларның кайсына да әзерләр. Сыерлар да ай саен сөтне мул бирми, буазлары бозаулар вакыты җитәрәк сөт бирүдән туктала. Мостафиннарның да тәүлегенә әлегә 20 литр сөт тапшырган мәлләре. Хәер, кышкы якта сөтнең бәясе 30 сумга күтәрелгән. 

– Март аенда бозаулый башлыйлар инде, апрельдән хәлләнәбез!.. Аңа кадәр түзәсе! Мин әнкәйне караган өчен акча алам, Муллаәхмәт мәктәптә оператор булып эшли. Яшәр өчен җитә, шөкер итә белергә кирәк. Әле бит сыерлар өчен дәүләт компенсация бирә. Бер баш сыерга 4000 сумнан чак  кына артык, безгә 35 мең тирәсе чыга, – дип елмая Дания ханым. 

Күп хезмәтләренә балалары кайтып булашулары көн кебек ачык. Алай да бер нәрсәдән мәхрүмнәр инде, ни кунакка йөрергә кулларында эш богавы, ни ял итәргә бара алмыйлар. Чит илләргә үк димим, хәтта үзебезнең тирәдәге шифаханәләргә дә атлап чыгар җыйлары юк.

– Авылда Сания исемле игезәгем яши, бер көнгә генә чыгып китсәк, бөтен хезмәт алар өстендә кала. Берсендә улыбыз кайтты да безне туганнарга кунакка җибәрде. Кич җиткәч: “Мине эшкә чакырдылар”, – дип шалтырата бит. Кунак кайгысы онытылды, ашыгыплар чыгып йөгердек. Бөтен рәхәт бергә килми инде, ул кадәр терлегең булганда, чынлап та ташлап китүе кыен, — ди Дания ханым.

Гаилә кыйммәтенең хакы зур алар йортында. Терлекләр янына иртә-кич бергә чыгып, тигез эшләп, икәүләп эш бетереп керүләре генә ни тора. Алар һәрчак бер-берсенә зур терәк һәм әлбәттә бик кирәк! 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading