16+

Аюны кем көйдергән?

Үзенчәлекле исемле авылларны барлауны дәвам итәбез Бүген бик кызыклы атамалы Аю Көйдергән авылына сәяхәт кылырга булдык. Ул Апас районында урнашкан. Анда әлләни ерак барасы түгел – Казаннан 120 чакрым чамасы. Ике сәгатьтә барып та җиттек.

Аюны кем көйдергән?

Үзенчәлекле исемле авылларны барлауны дәвам итәбез Бүген бик кызыклы атамалы Аю Көйдергән авылына сәяхәт кылырга булдык. Ул Апас районында урнашкан. Анда әлләни ерак барасы түгел – Казаннан 120 чакрым чамасы. Ике сәгатьтә барып та җиттек.

Бу якларда бер булган бар иде инде, әмма ул чорда юллар начаррак кебек истә калган. Хәзер монда күп җирдә яңа асфальт, рәхәтләнеп йөрергә мөмкин.
Безне Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин каршы алды. Әлеге җирлеккә өч авыл керә – Чирмешән үзе, Багыш һәм безне кызыксындырган Аю Көйдергән. Аларда барлыгы 426 хуҗалык исәпләнә, 748 кеше яши. Халык күбесенчә терлек асрый, кошчылык һәм бакчачылык белән шөгыльләнә. Шаккатмалы, әйтик, Аю Көйдергән авылында 146 хуҗалык бар, ә сыерлар саны – 86, мал тоту монда бик популяр, ахрысы.

– Авылның исеме бик кызыклы. Урман җәнлекләре белән көрәшеп яшисез мени? – дип, сорамыйча булдыра алмадым.
– Мондый атамалы авылларны бик ишеткән дә юк, Татарстанда без берәү генә бугай инде. Элегрәк шушы тирәдәге умарталарга аю ияләшкән, шуны моннан куу өчен ут төртеп, яндырганнар дигән ривать яши. Ә хәзер инде бездә бүреләр, кабан дуңгызлары күренгәли, ә менә аю юк, авылга килергә куркалардыр, – дип, көлемсерәде Айрат Тәлгатович.

Авылның тарихы, аеруча исеме килеп чыгышын белү максатыннан Гөлзифә апа һәм Нәсыйх абый Зыятдиновлар белән очраштым. Гаилә башлыгы Аю Көйдергәндә 1946 елдан бирле яши, ә хатыны – күрше Чирмешәннән. Бергә яшәүләренә быел 50 ел тула икән.

Нәсыйх абый тарихны әтисе Гыйльфан бабайдан ишетеп белә. Ул авылын бик яраткан, бик күп чишмәләрне торгызып, аларны карап торган шәхес. Сөйләүләреннән аңлашылганча, Аю Көйдергән элегрәк бу урында булмаган икән, бер чакрым чамасы ераклыкта Аю Көйдергән елгасы буенда урнашкан. Анда Мәмәт бабай хәләл җефете Гөлнур белән яшәгән. Алар бик күп итеп умарта тоткан. Нәсыйх абый сөйләвенчә, хуҗалыкларына аюлар һөҗүм итә башлаган:  умарталарны ваткалап, бөтен балларын ашап китә торган булган. Нәрсә булса да эшләргә кирәк бит инде, халык белән киңәшләшкәндә карчыгы Гөлнур хәйлә уйлап чыгара. Риваятькә ышансак, коры саламны бер күчкә буш умарта тирәли өеп куялар, кырыйларына бал сылыйлар, аюга керергә урын калдырып, калганнарын алып, башка җиргә тезәләр. Шулай халык күзәтеп торырга булган, аю килеп, салам эскерте эченә кереп китә, аның артыннан күчне томалап куялар да ут төртеп җибәрәләр. Аю нишләргә белми, акыра-акыра чыгып урманга кача. Нәсыйх абый әйтүенчә, шушы хәлләрдән соң авылга ерткычлар килми башлый. Күп тә үтми, монда чишмәләр күп булганлыктан, халык әлеге җиргә күчеп утыра.

Кайчандыр Аю Көйдергән авылы бик зур булган, анда 520 хуҗалык исәпләнгән. 1918 елларда монда көчле янгын чыгып, күп кенә йортлар көлгә әверелә, мәчет һәм бер урам гына кала. Ут исә монда яшәүче Кәрим бабайның тәмәке төпчегеннән кабынып китә, өстәвенә ул столяр булып эшли, әйләнә-тирәсендә гел агач йомычкалары була. Менә бу хәл күп кешене башка җиргә күчеп китәргә мәҗбүр итә дә инде, алар Томск һәм Красноярск якларына барып төпләнәләр. 1921 еллардагы ачлык заманында Аю Көйдергән авылы халкының күбесе тагын шул җирләргә, Украинага юл тота. Бөек Ватан сугышы вакытында кешеләр күрше Чуашстандагы Канаш шәһәренә китә, ә 90нчы елларда авыл халкы кубып, Югары Осланга күчә. Шул сәбәпле хәзер Аю Көйдергән кечерәеп калган.

Гөлзифә апаның тормыш юлы авыл тарихы белән нык бәйләнгән. Ул 1979 елдан алып, 2006 елга кадәр авыл советы сәркатибе булып эшләгән. Аның хезмәт юлы башында монда 83 хуҗалык исәпләнгән, 217 кеше яшәгән. Ә пенсиягә чыкканда Аю Көйдергәндә 45 хуҗалык кына калган. Әле авылда рус урамнары да булган. Гөлзифә апа әйтүенчә, монда төпсез күл бар икән. Кешеләр берсенә берсен бәйләп, 12 ат дилбегәсе төшереп караган, әмма төбенә кадәр җитмәгән. Хәзер ул кечерәйгән инде, чөнки анда торф үсә.

Тарихны белгәннән соң, Илфат Гәрәев янына юл тоттым. Ул 25 баш сыер тота. Терлек асрау белән 10 ел шөгыльләнә, баштарак үгезләр үрчеткән, хәзер исә сөтчелеккә күчкән, чөнки аны сату уңайлырак, үзләре килеп алып китәләр. Хуҗалыгында тәүлегенә 250-300 кило продукция җитештерелә. 25 сыерын авыл көтүенә чыгара.
– Сезнең авылыгызның исеме бик үзенчәлекле бит... – дип аннан да авыл атамасы турында сорашам.
– Хикмәт инде! – ди ул җавапка. – Кая гына барсам да, йөз төрле сорау бирәләр, чөнки барысына да кызык, “горящий медведь” диләр.
Илфат Гәрәев, 25 баш сыер асраудан тыш, әле умарталар да тота икән. Аю Көйдергән авылы тарихына нәкъ туры килерлек бу. Умартачылык белән күңел тынычлыгы өчен шөгыльләнә. Җәй көне умарталар янына чыгып утыру да ни тора, ди ул. Шулай, теге аю гына тагын килмәсен инде.

Рәсим Хаҗиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading