16+

Багана төбе саен сөт. Моның хикмәте нидә икән?

Кичке якта, бик соң гына Балтач районының Сосна авылы аша узарга туры килгән иде. Карыйм, әле тегендә, әле монда багана төпләренә чиләкләр чыгарып куйганнар.

Хәйран калып, бу ни икән дип белешсәм, авыл халкы сатарга дигән сөтне әнә шулай кичтән үк чыгарып куя икән. Чиләк капкачларына һәркемнең исеме язылган, песи-мазар ачып пычратмасын дип, чиләк өстенә таш та бастырганнар.
Сөт җыючы иртән дүрт тулганчы ук килә дә, сөтне үзе салып алып китә икән. Бер-береңә ышаныч дигән матур сыйфатның иң матур үрнәгедер инде бу. Халык сөт җыючының да гадел буласына тулысынча ышанган, авылдашлар да үзара бик килешеп яшиләр икән. Төн чыкканчы чиләк белән сөт юкка чыкмасмы дигән шикләнү беркемдә дә юк, димәк. Танышым исә минем гаҗәпләнүемә үзенчә аңлатма бирде..
- Иртән өчтән торып сөт саклыйсың килмәсә, әнә шулай кичтән чыгарып куясың инде. Беренче мәлдә минем үземә дә бу күренеш бераз сәеррәк тоелган иде. Хәзер инде ияләндем, литр санап, тиен санап йөргән кеше дә юк бездә, шөкер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading