16+

Бахчасарай авылыннан репортаж: “Монда бөтен элита күченәчәк әле”

Кырымның матур бер җирендә урнашкан Бахчисарай дигән шәһәр бар. Ә без Әлмәт районында Бахчасарай авылына юлыктык. Безнең яклар өчен исеме бик үзенчәлекле, шуңа күрә дә аның белән тирәнрәк танышырга булдык.

Бахчасарай авылыннан репортаж: “Монда бөтен элита күченәчәк әле”

Кырымның матур бер җирендә урнашкан Бахчисарай дигән шәһәр бар. Ә без Әлмәт районында Бахчасарай авылына юлыктык. Безнең яклар өчен исеме бик үзенчәлекле, шуңа күрә дә аның белән тирәнрәк танышырга булдык.

Кырымнан бер дә ким түгел Бахчасарай авылында кунакта булып кайттык

Юллар димәктән, Әлмәттә нефтедолларлар эшли, шуңа күрә дә бөтен җирдә юллары шәптер дип уйлый идем. Әмма бу дөреслеккә туры килмәде һәм Бишмунча авылына кадәр машинада сикерә-сикерә барасы булды. 

Нәкъ менә шушы торак пунктта безгә кирәкле җирлек башлыгы Ришат Фәзлиев эшли дә инде. “Конторага” кергәндә “На Берлин!” дигән язуы булган артиллерия коралы каршы алды. Соңыннан белдем, бактың исә, аны шушы көннәрдә сугышта һәлак булган солдатлар истәлегенә яңа төзелеп килә торган мемориалга куячаклар икән. 

Килеп керү белән авыл җирлеге башлыгының урынбасары Римма Хәлимулина Бахчасарайны мактарга да кереште. Әле кайчан гына беткән авыл булган, бүген исә халык анда йортлар сала, күченеп кайтучылар да бар, юлы салынды, тиздән газ да керәчәк, ди. Аның сүзләренчә, Бахчасарай элеккеге чорда “Кызыл игенче” дип аталган. Колхозлаштыру вакытында ул Әлмәт районындагы Тайсуган дигән авылдан аерылып чыккан. Ул елда эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре кечкенәрәкләргә әверелгән, хәллерәк крестьяннар үзләре бистәләр ясаган. Бу 1930 еллар булган, ә инде утыз елдан соң аны Бишмунча авылы җирлегенә кушканнар. Шушы чорда әле ул Кызыл игенче исеме астында яшәгән, анда мәктәбе дә, кибете дә булган, хуҗалыгы да гөрләп эшләгән. 1997 елда аның исемен Бахчасарайга алмаштырганнар.

– Нигә шундый атама биргәннәр аңа? – дип сорамый булдыра алмадым.
– Үзе кечкенә генә авыл булса да, ул табигатьнең бик матур почмагында урнашкан. Ике ягында да урман, чишмәсе дә бар, җире шундый шәп булганлыктан, Кырымдагы Бахчисарай белән чагыштырып, шулай аталган. 1960 елларда якын тирәдәге торак пунктлар зур “Зәй” колхозына кушыла башлагач, кечкенә авылларга игътибар беткәнлектән, Бахчасарайда 3-4 кеше генә яшәп калган. Хәзерге вакытта ул торгызылып килә, анда 18 кеше гомер кичерә, йортлар саны 35кә, ә гомумән хуҗалыклар 50гә җитте, – диде Римма Хәлимуллина. 

Нәрсәсе бар соң ул Бахчасарайның, дисезме? Сорауга җавап эзләп Бишмунча авыл җирлеге башлыгы Ришат Фәзлиев белән шунда киттек. Чыннан да, без барасы җирдә таштан юл салынган, әлеге эш 2012 елда башкарылган, әле тагын урам буйлап ут баганалары да куелган. Героем әйтүенчә, кайчан гына авылга бөтенләй кереп булмаган, җитмәсә Бахчасарайның уртасында бик тирән чокыр ясалган, шуннан язгы су аккан, кергән җирендәгесе тагын да зуррак күренгән. Хәзер инде киләсе елга газ кертү проблемасын гына хәл итәсе калган. Юлны да 1,5 метрга күтәртеп, асфальт салдырырга ниятли Фәзлиев. Аның сүзләренчә, кешегә матур итеп яшәү өчен ут, газ, су һәм юл кирәк, шуларны эшләп бетерәсе иде, ди ул. 

Бишмунча җирлегенә дүрт авыл керә икән –Кама-Елга, Ак Чишмә, Бахчасарай һәм Бишмунча үзе. Җәмгысе аларда 901 кеше яши, ә безне кызыксындырганында рәсми рәвештә 8 кеше теркәлгән булып тора, калганнары Әлмәттә дип саналсалар да, шушында гомер кичерәләр.

 Авыл эченә кереп барабыз, яңа йортлар байтак күренде, төзелеп килүчеләр дә бар. Юлы йөрерлек, урамнарында якты, кешеләре дә кунакчыл һәм ягымлы. Шуларның берсе – Павел Зилянов, ул үзе Әлмәттә программист булып эшли, әмма җире матур һәм сәламәтлеккә файдалы дип, Бахчасарайда яши. Әле җитмәсә хуҗалыгында мини-итлеләр дигән токымлы тавыклар үрчетә. Хәзерге вакытта 160 баш кош-кортбар, ә болай фермасы 1000 кошка исәпләнгән. Азыкны үзе әзерли, кисмәге шунда кайнап тора иде. Бакчасында яшелчәсен күп итеп утырта, виноградларына кадәр бар.

– Шәһәрне ташлап, нигә шушындый кечкенә авылга кайттыгыз? – дим.
– Кечкенә булса да, төш кенә, диләрме әле? Хәзер ул үсеп килә бит, озакламый газ кертеп, асфальт юл да салсалар, монда бөтен элита күченәчәк. Бахчасарайда Кырымдагы шикелле үк матур – урман әйләндереп алган, янда гына чишмәсе бар, һавасы да шәп. Әтием чирләп киткән иде. Урыныннан да көчкә тора иде, шушында авылга кайтаргач, берничә айдан урамга чыгып йөри башлады, атмосферасы килеште. Моннан шәһәргә дә ерак түгел, – дип җавап бирде Павел. 
Шулай аз гына сөйләшсәк тә, мондагы халыкның үзе яшәгән авылны яратуын аңладым. Чыннан да, Бахчасарай бу.

Рәсим Хаҗиев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading