Бу вакыйгага дүрт-биш ел дәвамында әзерләндем. Соңгы ике җәйдә кыюлыгым җитмәде. Быел инде куркуны җиңәргә кирәклегенә төгәл ышандым
Кеше куркуны аның белән йөзгә-йөз очрашып кына җиңә ала, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Мин дә балачактан килгән куркуны, туры мәгънәсендә, йөзгә-йөз күрешеп җиңдем.
Бал кортына аллергия булган кешеләр минем халәтне аңлар. Балны шулкадәр яратам, шуңа күрә бал алу процессын үз күзләрем белән күрү турында күп еллар хыялланып яшәдем. Ниндидер курку аркасында гына хыялны тормышка ашырмый калу зур хата булыр иде, минемчә.
Әлеге фикеремне күп еллар умартачылык белән шөгыльләнгән Зариповлар гаиләсенә килен булып төшкән Илсөя ханым да хуплады. Аның социаль челтәрләрдә бал кортларына багышланган фото-видеолары бу могҗизалы җан ияләренә тагын да гашыйк итте.
Тормыш иптәше Нурислам белән каршы алды мине Илсөя. Тырышып-тырышып корт карыйлар иде. Умарталар урнашкан бакчага килеп кергәч, әкият дөньясына эләккәндәй булдым. Төрле төскә буялган 170 баш умарта оясы күргәч, нинди хисләр кичергәнемне күз алдына китерәсезме? Бер генә корт чакса да, үзем белән нәрсә булачагын яхшы аңлыйм. Ләкин артка юл юк...
«Кортлар курыкканны сизә. Тыныч булыгыз», – дип киңәш итте миңа хуҗалар. Дөрестән дә, бал кортлары «патшалыгына» эләккәч, бөтенләй башка кешегә әверелдем. Тынычланып, умартачыларның эшен күзәтә башладым.
Ике катлы ояны ачып җибәрүгә борынга хуш ис бәрелде. Табын артында бал белән чәй эчеп утыру рәхәт ул, син менә көне буе шул бер касә бал алу өчен хезмәт куеп кара! Кар эрегәннән башлап, яңадан кар төшкәнче бетми икән умартачының эше. Әнә бүген дә мул уңышка сөенеп, умарталарны карыйлар. Ике катлы ояларны күреп, гаҗәпкә калам.
– Беренче катка алар үзләренә кышка ашарга бал җыя. Кортлар аны исән калу өчен генә ашый. Икенче катка исә, юкә балы җыялар, – дип сөйли умартачы һәм акрын гына рамны алып күрсәтә.
Анда бал корты бик күп йомырка салган. 30 секундка 1 йомырка сала икән ана корт. Баланы бер төрле, ә балны икенче төрле каплап куялар. Бер кортның чыгып килгәнен үз күзләрем белән күрдем. Ә ояларын бутамыйлармы, дигән сорауга, умартачылар: «Син алып кайткан товарыңны күршегә кертәсеңме соң?» – дип җавап бирде. Менә акыл ияләре, диген!
Нурислам әфәнде күпме кортның бал җыярга киткәнен, бер көндә күпме бал кайтканын махсус үлчәүләр ярдәмендә тикшереп тора икән. Гомумән, умартачылыкта иртәгәсе көнне күрә белергә кирәк, ди ул.
– Табигатьне дә аңлап яшәргә кирәк. Синоптиклар ялгыша дисәләр дә, быел алар әйткән фаразлар туры килде. Алар сүзенә дә ышанып, тәҗрибәгә дә таянып, үзем язып куйганнардан да чыгып эш иттем. Кызу елны табигать тә ашыга. Юкә чәчәк аткан вакытны да тотып калырга кирәк. Кортны да әлеге чорга җитештерү мөһим. Шуны аңлап бетермәгән умартачыларга авыррак туры килә. Балның начар булуына күпмедер дәрәҗәдә умартачы үзе дә гаепле. Сүз дә юк, быел кызу көннәр бал алуга зыян салды. Ләкин без бу зыянны бик күрмәдек, – ди Нурислам Зарипов.
Мал иясенә охшый, дип юкка гына әйтмиләр. Зариповларның кортлары усал урта рус токымыннан булса да, тыныч кына оча.
– Алар синең кәефне, синдәге тискәре энергияне бик тиз сизә. Әгәр син кызу канлы кеше икән, кортлар да шундый була. Кортны карау вакыты да бар бит. Кояшлы көнне карасаң, алар да яхшы. Болытлы, яңгырлы, җилле вакытта умартаны ачмыйлар, – дип фикерләре белән уртаклашты кортлар хуҗасы.
Зариповлар нәселендә кортларның күпләп үлүе беркайчан да күзәтелмәгән. Моның да сере гади: авылдагы, якын-тирәдәге фермерлар, умартачылар белән киңәшләшеп, фикер алышып яши алар. Тиешле вакытта, тиешле препаратларны сипкәндә, бер якка да зыян килми икән.
Алтынчы буын умартачылар булган биш бертуган Зариповлар бүген барысына бергә 700ләп умарта тота. Илсөя белән Нурислам Зариповлар төп нигездә гаилә музее да булдырган. Анда буыннан-буынга сакланып килгән умартачылык турында китаплар да, оялар да, рамнар да, корт карау өчен кирәк булган җиһазлар да саклана.
– Ишморза бабабыз авылга беренче булып, берничә оя корт алып кайткан. Мәҗит бабабыз исә, аларны арттырып, урманга кадәр алып чыккан. Тарих тагын әйләнеп кайтты. Абыебыз шул бабабыз тоткан урында зур умарталык булдырды, – дип бай тарихи мирас белән таныштырды үзе дә кечкенәдән умарта арасында үскән Нурислам әфәнде.
Тарих та кабатлана, умартачылар нәселе дә дәвам итә. Ата-бабаларыннан килгән хезмәт сөючәнлек оныкларга да күчә бара. Әнә төпчекләре Нурисламның әле дөньяга аваз да салмаган нарасые әнисе белән әтисенә карында чакта ук кортлар караша.
P.S. Сүз дә юк, кемдер өчен мин «Америка ачармын», дип уйламыйм. Ләкин минем өчен бу көн мәңге онытылмаслык булып истә калачак – куркуымны җиңдем!
Динара Әхмәт
Комментарийлар