– Әйтмәгәнем булсын, бу авылда яши башлаганнан бирле улымның сәламәтлеге яхшырды. Рөстәм инде үзе дә гаиләле, ике баласы бар. Зоотехникка укыды. Күрше бистәдә генә яши. Икенче улыбыз Саша кадетлар мәктәбенең 11нче сыйныфында укый. Яхшы билгеләргә генә укып бара, бик тәртипле. Өченчебез – Артемий, анысына тиздән 14 яшь тула. Ул юашрак, сабыр. Баянда уйный. Дүртенчесе – Артур. Ул безнең математик. Россия буенча федераль олимпиадада 1нче урынны алды. Думбрада да уйный. Сиңгелдән атнага биш тапкыр музыка мәктәбенә килеп йөрибез. Ваняга 10 яшь булачак. 5 яшеннән үк укырга, язарга өйрәнде. Шахматта уйнарга ярата. Төпчегебез Әминәгә 3 яшь. Безнең бердәнбер кызыбыз, ә абыйларының яраткан сеңелләре ул. Аны бала тудыру йортыннан алып кайтканда улларым һәм киленем өйне бизәп, плакатлар ясап, матур итеп каршы алды. Хыялымдагы гаиләм бит бу дип сөенгәннәрем әле дә истә, – дип елмая әңгәмәдәшем.
Лилия үзе дә бик тырыш кеше. Һөнәре буенча – китапханәче, документлар белән эшләүче. Моннан кала бухгалтерлыкка да укыган, алтынчы буын умартачы да. Бүген «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты»нда умартачы-зоотехник һөнәрен үзләштереп йөри. Умартачылык буенча уку әтисенең теләге булган.
– Без умарталыкта үстек дияргә була. Авылда балалар бакчасы юк иде. Әти үзе күрмәгәндә арбалы мотоциклына өстебезгә әйберләр каплап менеп утыра идек тә, умарталыкка барып җиткәч, сиздерми генә төшә идек. Безне күреп, әти, сез тагын килдегезмени дип, йомшак кына ачуланып ала. Аннары көне буе аның белән кортлар карый идек. Әтиебез өч ел элек кенә вафат булды. Үлгәндә, умарталыкны дүртегезгә дә калдырам, эшемне дәвам итегез, диде. Иң үткене мин булгангадыр инде, башка умартачылар белән аралаш, яңа белемнәр ал дип, миңа укырга кушты. Ә умарталыктагы эшне нигездә абыем белән энем алып бара. Зур бакчабыз, кош-кортларыбыз бар. Вакыт булганда бәйлим, бакчада үскән слива, алмалардан каклар ясыйм. Бал продуктларыннан шәмнәр, мазьлар эшлибез. Бәрәңгене дә агуламыйча, кортларны кул белән генә җыеп үстерәбез. Мөмкин кадәр чиста продуктлар ашарга тырышабыз, – дип сөйли ул.
Лилиянең тагын бер зур хыялы бар. Ул да булса, агротуризм белән шөгыльләнү. Анысын да күз алдына китереп, үзенчә проектын да төзеп куйган.
– Чакмый торган токымлы кортлары булган экоумарталык булдыру ниятем бар. Иң беренче чиратта кортлар ярдәмендә дәваланып була торган апийортлар төзеләчәк. Фитобар, фитосауна булачак. Туристлар анда үзләре бал суырта алачак. Бал, бернинди химия кулланмыйча үзем ясаган как белән чәй тәкъдим итәр идем. Шунда ук бәйләнгән йон эшләнмәләрен сатып алырга була. Янәшәдә генә лаванда кырын булдырасым, сакура агачларын утыртасым килә. Бу үзенә күрә бер утраучык булыр кебек. Тормышка ашырырга насыйп булсын иде дип телим, – ди яңа танышым.
Лилиянең ире Павел беренче төркем инвалид, аңа да гел игътибар кирәк. Мөмкинлек булганда аны шифаханәләргә йөртә. Менделеевскидагы умарталыкка да еш йөрергә туры килә. Көн саен диярлек улларын Казанга музыка мәктәбенә алып килә. Лилия «Татарстанның күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы активисты да.
– Әйе, арыйм, әмма зарланмыйм. Бездә күп балалы гаиләләргә ничектер шикләнеп карау бар. Минем исә күп балалы гаиләнең матур, бердәм булуын күрсәтәсем килә, – ди ул.
Комментарийлар