16+

«Балның өлгереп җитүен көтәргә кирәк»

- Күпләр бал аерта бит инде. Нишләп син дә әлеге эшкә тотынмадың? - дигән соравыма, Ильяс: - Балның өлгереп җитүен көтәргә кирәк. Менә шул вакытта бал тәмле дә, шифалы да була. Умарта корты оясына алып кайткач, аны биш тапкыр эшкәртергә тиеш. Югыйсә күп умартачылар кәрәз тулу белән бал аертырга тырыша....

«Балның өлгереп җитүен көтәргә кирәк»

- Күпләр бал аерта бит инде. Нишләп син дә әлеге эшкә тотынмадың? - дигән соравыма, Ильяс: - Балның өлгереп җитүен көтәргә кирәк. Менә шул вакытта бал тәмле дә, шифалы да була. Умарта корты оясына алып кайткач, аны биш тапкыр эшкәртергә тиеш. Югыйсә күп умартачылар кәрәз тулу белән бал аертырга тырыша....

- Күпләр бал аерта бит инде. Нишләп син дә әлеге эшкә тотынмадың? - дигән соравыма, Ильяс:
- Балның өлгереп җитүен көтәргә кирәк. Менә шул вакытта бал тәмле дә, шифалы да була. Умарта корты оясына алып кайткач, аны биш тапкыр эшкәртергә тиеш. Югыйсә күп умартачылар кәрәз тулу белән бал аертырга тырыша. Мин исә умартачы райондашларыма бераз сабыр итәргә киңәш итәм, - дип җаваплады.
Быел бал күп булырга охшаган. Үзәк бистәсендә яшәүче умартачы Ильяс Ибраһимов әйтүенчә, табигатьнең иртә уянганын бал кортлары да сизгән, күч аерырга алар гадәттәгедән иртәрәк керешкән.
Ильясны умартачылык белән күптән шөгыльләнә дип әйтеп булмый. Булса да, дүрт-биш ел гынадыр. Нәселендә дә умартачылар булмаган.
- Барысы да Ленин исемендәге совхозның умарталыгы сатуга куелгач башланды. Моның өчен кредит рәсмиләштердем, бер өлешен дуслардан алып тордым. Шулай тырыша торгач, умарталыкны сатып алуга ирештем. Ятларга бирәсе килмәде, үзем дә шушы якныкы ич! Аннан, кайчандыр, әлеге умартачы өен төзеп чыгуда әтиемнең өлеше зур иде. Дөрес, әти-әни минем әлеге адымымны хупламады. Янәсе, булдыра алырмынмы, юкмы? Аллага шөкер, дүртенче сезонымны эшлим. Бүген биредә йөз баштан артык умарта бар. Үземә авылдашым Радик Бариев ярдәм итә. Сак хезмәтендә эшләгәндә, хезмәттәшләрем һәрдаим булышты. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Эшемне башлаганда, Теләче авылыннан Илһам абый, Алгадан Рафаэль Мостафин һәм Иске Җөридән Рафис абыйның киңәш-табышы, ярдәме зур булды. Сер түгел, бу эшкә тотынганда, умартачылык турында берни белми идем. Эшли-эшли өйрәнәсең икән ул! Умартачылык фәне, эше һәрвакыт үзгәрештә, - дип, үзенең умартачылык эше белән таныштырды Ильяс.
- Хөкүмәт тә безнең ишеләргә ярдәм итә башлады, әмма ул ярдәмгә тиенеп кенә булмады. Дәүләти ярдәм белән корт тартмалары өчен суыткыч сатып алырга ниятләгән идем. Узган ел җәй башында моның өчен документлар рәсмиләштерә башладым. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдус Зарипов, аның урынбасары Айрат Фәтхуллин бу ниятемне күтәреп алдылар һәм ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр. Үзәк авылы җирлеге башлыгы Вальтер Котников бу уй-хыялларымны хуплады гына. Әмма район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә кергәч, каршылыкка очрадым. Районда гына түгел, республикада да кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында һәрдаим сөйләп торалар. 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме ала алсам, корт ояларын кабат-кабат бер урыннан икенче урынга күчереп, чистартып тормас идек. Умарталыкка биш яшьлек улым йөри. Кул арасына керә башлады, шуңа сөенәм, - ди әңгәмәдәшем, зур канәгатьләнү хисе кичереп.
- Быел бал суырту белән аны урнаштыру проблемасы да калкып чыгачак, диләр.
Минем бал сата алмыйча тилмергәнем юк. Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге арадашчылар алып китә. Балны күмәкләп сатудан тыш, бер өлешен райондашларыбыз өчен дә калдырам. Умарта кортлары балны экологик яктан чиста булган урыннарда - урманнан, урман буйларындагы басулардан җыя. Райондашларыбызның сыйфатлы бал ашыйсы килсә, рәхим итсеннәр! Аларга балны өлгергәч кенә, 25 июльдән соң гына сатып алырга киңәш итәм. Иртә аертылган бал ул ширбәт кенә (үтә сыек) була. Умартачылар кортларны почта аша заказ белән кайтаралар. Аларның күбесе чирле, йогышлы авырулы булып чыга. Иң яхшысы - кортларны үзең аерып чыгару.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading