16+

Балтач губернаторы Тәрхән авылында яши

Илгиз Сәләхиев авылда берүзе яши. Балтач районының Тәрхән авылы олы юлдан читтә, елганың ар ягында, урманга ук елышып тора. Бу авылда бер генә кеше яшәгәнлеге турында күптән ишетеп белә идем. Кыш көне чаңгы белән кар ерып барам дип тә хыялланган идем әле, имеш, зур авылдан читтә яшәүнең рәхәтен һәм михнәтен...

Балтач губернаторы Тәрхән авылында яши

Илгиз Сәләхиев авылда берүзе яши. Балтач районының Тәрхән авылы олы юлдан читтә, елганың ар ягында, урманга ук елышып тора. Бу авылда бер генә кеше яшәгәнлеге турында күптән ишетеп белә идем. Кыш көне чаңгы белән кар ерып барам дип тә хыялланган идем әле, имеш, зур авылдан читтә яшәүнең рәхәтен һәм михнәтен...

Илгиз Сәләхиев авылда берүзе яши.

Балтач районының Тәрхән авылы олы юлдан читтә, елганың ар ягында, урманга ук елышып тора. Бу авылда бер генә кеше яшәгәнлеге турында күптән ишетеп белә идем. Кыш көне чаңгы белән кар ерып барам дип тә хыялланган идем әле, имеш, зур авылдан читтә яшәүнең рәхәтен һәм михнәтен үземдә татып карыйм, насыйбы кара көзгә калган икән.

Елга буйлап басма эзләп йөргәндә үк күңелне серлелек били башлаган иде. Авылга якынлашкан саен гына сер дигәнем куркуга әверелде, җитмәсә, тагын туктаусыз эт өрә...

Тәрхән авылы 1928 елларда барлыкка килгән. Кайчандыр бу авылда 28 йорт булган дигән сүз дә бар, шулай да күпләр авылның 14-15 йортлы чагын хәтерлиләр, бүгенге көндә биш нигез бар. Өч хуҗалыкны таралып беткән дисәң дә була, тәрәзәсез, ярымҗимерек йортлар соңгы сулышларын алып утыралар. Бер йорт кына шактый караулы, капка-коймалар да төзек, ерактан ук күренеп тора, исәп шул йортның капкасын кагарга иде, ләкин эт тавышы безне бераз читтәрәк торган бишенче исән нигезгә чакырды. Соңрак белдек: безнең күз төшкән йортта яшәмиләр, дача буларак тоталар икән, җәй көннәрендә сирәк-мирәк хуҗалары кайта, диделәр.

Авылда яшәп ятучы Илгиз Сәләхиев турында гомумән бер нәрсә дә белмәгәнлектән, ишегалдына курка-курка гына үттек. Бәйдәге немец овчаркасында ышаныч тудырдык, ахры, елга буена аяк баскач өрергә тотынган иде, безне күргәч, тынычланды. Ишекләр ачык булса да, хуҗаны табу җиңел булмады, күпме чакырып та бер кеше күренмәгәч, кире авылны өйрәнергә киттек.

Тәрхән авылының табигате искитмәле. Бер ягы белән урманга терәлгән, икенче ягында - елга, бакча өчен - болыннары. Таш зур юлдан да, күрше авылдан да ерак түгел. Тик нигәдер, һич югы ялга кайткалап йөрербез дигән ният белән булса да, нигезләрен сакларга тырышмаганнар. Күрәсең, төрле җирдән күченеп килгән халык җаны-тәне белән бу урынга берегә алмагандыр. Нигезләр ятим калса да, авылның зират коймалары караулы. Әлеге күренеш күңелгә рәхәтлек, авылга нур өстәгәндәй булды.

Урамнарны, урман буйларын биш әйләнгәннән соң телефоннарны эшкә җигеп, Тәрхән авылында яшәүче бердәнбер кешене күрше иске Чепья авылыннан эзләп таптык.

- Мине эзлисезме? Мин инде ул губернатор! - дип каршыбызга ук чыкты, ипигә киткән булган.

Илгиз Сәләхиевнең кушаматы - губернатор. Елга белән урман арасында урнашкан утарда берүзе яшәп ятучыны губернатор дими ни дисең?

- Кукмара ягыннан без. 1963 елда әти-әни йорт салып, шушында күченгәннәр. Әтиебез сугыш ветераны иде. Кукмарада тегермәнче булып эшләгән, бик матур итеп гармунда уйный, җырлый иде. Миннән булмады, апам Нурҗиһан әти шикелле үзе уйный, үзе җырлый. Яшерен-батырын түгел, әти салырга да яратты. Әнинең теләге, үзәктән читтә яшәп, аны хәмердән аеру булган, - ди Илгиз.

Илгизнең әлеге сүзләре мине бөтенләй хәйран калдырды. Моның өчен ни чаклы батыр йөрәкле булу, гаиләңне ярату, аны сакларга тырышу кирәк икән? Ләкин ни аяныч, хәмердән урманга качып та котылып булмый, иң элек кешенең үзендә теләк булырга кирәк шул. Аракы дигән афәт кайда да табыла...

Илгиз үзе дә яшерми, кәефләним дисәң, җае гел чыгып тора икән.

- Күп еллар шофер булып эшләдем, - ди ул. - Өйләнгән идем, ике улым бар. Балалар шушы нигездә тудылар. Аннан хатын күрше авылга күченеп китте, мин Тәрхәндә калдым. Монда кеше өзелми. Туганнар, балалар килеп тора. Апалар мине орыша-орыша өйләрне җыештырып китәләр. Әни исән әле, 94 яшендә, апа белән Чепья авылында яши. Вакытсыз эт өрсә, әнигә берәр нәрсә булганмы дип куркып куям... Быел чикләвек күп булды, әллә ничаклы җыеп саттым. Әле тегесе сорап килә, әле монысы. Җиләк бихисап була. Ерткыч хайваннар күргәнем юк. Шушы урман мине җылыта, яшәтә, кочагында гына тота. Өйне дә утын ягып җылытам. Мунча керергә бик яратам, җәй көне көн дә ягам, кышын атнага бер.

Илгиз белән күбрәк сөйләшкән саен, аптыравым артты. Миллионлы халкы булган шәһәрдә яшәп ялгызлыктан интеккән бихисап кешеләр бар. Илгиз исә берүзе бер авылда яши һәм күңеле белән ялгызлыкны бөтенләй тоймый. Әйтерсең Тәрхән бер губерна үзәге, Илгиз Сәләхиев, чыннан да, шуның губернаторы.

Сүзен-сүзгә
Фердинат Хәйруллин, Тәрхән авылы кергән күмәк хуҗалык җитәкчесе:
- Тәрхән авылы бик уңайлы урында урнашкан: болыны, урманы, суы бар, терлекләрне җәйләүдә тоту өчен дә бер дигән. Шушы мөмкинлектән файдаланып, Илгизгә җәй көне берничә атны караттык. Кешеләрне авылга беректерү, ныгыту өчен эшле итү кирәк. Үз чорында тотрыклы эш урыннары, тиешле хезмәт хакы булса, бу авылны ташлап китмәсләр иде дип уйлыйм.





2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Татарстанда кеше яшәми торган 49 авыл бар. Күп дигәндә алты кеше яши торган 150 сала исәпләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading