16+

Балтырганнан кайчан котылырбыз?

Буа районы Суыксу авылы тирәсендәге юл буйларында агулы үлән – балтырганның күпләп үсүен күреп шаккатып кайттык. Авыл тирәсендәге юлларда, кул сузымындагы җирләрдә үсә алар...

Балтырганнан кайчан котылырбыз?

Буа районы Суыксу авылы тирәсендәге юл буйларында агулы үлән – балтырганның күпләп үсүен күреп шаккатып кайттык. Авыл тирәсендәге юлларда, кул сузымындагы җирләрдә үсә алар...

“Күзгә күренеп артты”
Бу агулы үләннең никадәр зыянлы икәнлеген белүчеләр аңа кагылмый да, кагылмый инде. Ә менә ялгыш кына балалар тиеп китсә, шунда уйнасалар, кул-аяклары һәм тәннәре пешсә, нишләргә?

– Авылыбыз янында, йөри торган юлларда балтырганның таралуына бик борчылабыз. Моның белән көрәшмәсәк, бөтен авылга таралу ихтималы зур, – дип сөйли Суыксу авылының почта хезмәткәре Зөлфия Җамалетдинова. Аның юлы шул “балтырган басуы” аша үтә икән.

Шундый ук хәлләрне Яшел Үзән районы җирлекләрендә дә күзәтергә мөмкин. Бу балтырган белән Олы Карауҗа заманында, әле авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән чагында, Марат Минһаҗев та көрәшеп карый. Шактый эш башкарыла – 2019-2020 елларда агулы үлән белән көрәшү өчен техникасын да, кешеләрне дә табалар. Акча да бүленеп бирелә. 

– Туфрак өчен аның бернинди зыяны юк. Тик кояшта балтырганның суы эләксә, тән җәрәхәте аласың, пешәсең. Бөтен җирдә берьюлы көрәшсәң генә эшнең нәтиҗәсе булачак. Иң әйбәте – аны үсенте вакытында ук казып алу. Агуларга да мөмкин. Тик елга ярларын агулауның шулай ук зыяны бар. Биектау районыннан азык алып кайткач, таралды ул бездә. Баштарак азрак иде. Аннан күзгә күренеп артты. Ел саен туктамыйча эшкәртү генә нәтиҗә бирә ала. Шунысы бар: балтырганның орлыгы биш елдан соң да тишелеп чыга ала. Ә менә чәчәк ата башлаган балтырганны өзеп атсаң, ул тагы берничә тапкыр күбрәк чәчәк чыгара. Ул үзе ике еллык кына үсемлек. Чәчәк биргәннән соң үлә. Аннан ташландык урыннар, ерганак урыннарда ул бик азучан. Андый урыннарга техниканы да кертә алмыйсың. Үзем әле дә ел саен ерганакларны чистартып торам, – дип сөйли Марат Минһаҗев. 

Мәйданы 700 гектарга арткан
1970 елларда бу культураны СССР территориясендә махсус чәчеп үстергәннәрен ишетеп беләбез. Терлек азыгы буларак мондый зур, талымсыз үсемлек совет аграрийларының игътибарын җәлеп иткән. Әмма нәтиҗәсе уңай булмаган. Өстәвенә бу үсемлекнең кеше өчен куркыныч булганлыгы ачыкланган. Сосновский балтырганына кергән эфир майлары һәм кумарин тән тиресенә эләксә, пешкән җәрәхәт калдырырга мөмкин. Иң кызыгы (бәлки кызганычыдыр!) шунда: бу җәрәхәтләр берничә көннән соң гына пәйда була. Һәм бары тик 3-6 айдан соң гына тире өстеннән юкка чыгалар. Кайбер очракларда үсемлек нерв системасының һәм йөрәк мускулының эшчәнлеген боза торган токсикологик агулануга да китерергә мөмкин. Ә балтырган суы күзләргә эләккән очракта кешенең сукыр калу ихтималы да бар.

Россия галимнәре Сосновский балтырганын Россиядәге иң куркыныч үсемлекләр исемлегенә дә керткән. Белгечләр әйтүенчә, бу чүп үләннең табигый дошманы булмаганлыктан, ул яңа биләмәләрне бик тиз яулап ала. Россиянең кайбер төбәкләрендә бу проблема белән инде берничә елдан бирле көрәшәләр. Әмма әлегә ниндидер нәтиҗәгә ирешкәннәре генә юк. 

Татарстанга килгәндә Сосновский балтырганы үскән авыл хуҗалыгы җирләре артканнан-арта бара. Белгечләр әйтүенчә, бер үлән ким дигәндә 20 мең (!) орлык бирергә сәләтле. Татарстанда 2023 елда балтырган биләгән гомуми мәйдан 2,4 мең гектардан артык тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 700 гектарга күбрәк. 

Бу чүп үләнне юк итәргә кирәк икәнлеге көн кебек ачык, әмма кем һәм ничек көрәшергә тиеш? Бу сорауга җавап һаман юк. Канун буенча, бу – җирле үзидарә органнары бурычы. Әмма финанс мәсьәләсе хәл ителми торып, бу хакта уйлыйсы да юк. 2023 елда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы балтырганны юк итүгә 25 миллион сум акча сарыф итәчәк икән. Казанда да мондый эшләрне Гәрәев, Подлужная, Оренбург тракты, Мәүлетов, Тихомирнов урамнарында, Әмәт, Салмачы һәм Первомайский бистәләрендә башкарырга уйлыйлар.

Тәнгә тисә нишләргә?
Шунысы куркыныч: кайбер кешеләр бу ак чәчәкле, матур, биеклеге 2-3 метрга кадәр җиткән үсемлекнең куркыныч икәнлеген белми дә. Бигрәк тә балалар әлеге зонтиклы үсемлек белән уйный башлый. 

Балтырганның зыяны – аның согында. Балтырган согыннан химик пешүдән дәвалану озакка баруын да онытмаска кирәк. Тигәндә авырттырмый, пешерми ул, ә менә аннан соң тире кояшка бик нык сизгер булып кала. Кояш нурлары 1-2 көн эчендә шул сок тигән урынны бик каты яндырып чыгара, тире бүртә, шешә, шул рәвешле су белән тулы куыклар хасил була. 

Балтырган белән “очрашкан” очракта, аның агулы йогынтысын киметү өчен тән тиресен сабынлы яки содалы су белән юарга кирәк. Икенчедән, балтырган суы эләккән урыннарга пешкәннән сөртә торган махсус крем сыларга онытмагыз. Өченчедән, тирене кояш нурларыннан яшерергә кирәк. Дүртенчедән, аллергия симптомнары булган очракта, антигистамин препаратларын кулланыгызһәм табибларга мөрәҗәгать итегез.

Балтырган белән көрәшүчеләр дә бар. Тик әлегә юкка чыгару өстендә ныклап торып эшләгән кеше генә юк. Ил буенча шәхси бакчада үстергәннәре өчен штрафка тарту, яки башка төрле чикләүләр закон белән кертелсә, нәтиҗәлерәк чаралар күрелер иде.
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading