Балык Бистәсе булгач, биредә никтер гел балык мыжлап торырга тиеш сыман тоела миңа. Районның гербында да ятьмә белән балык сурәтләнгән, Балык Бистәсе дә шуңа ишәрәләп тора.
Скопировать ссылку
Балык Бистәсе булгач, биредә никтер гел балык мыжлап торырга тиеш сыман тоела миңа. Районның гербында да ятьмә белән балык сурәтләнгән, Балык Бистәсе дә шуңа ишәрәләп тора.
Әмма эзли башлагач, район үзәгендә тиз генә табып булмады балыкны. Базарны әйләнеп чыктык. Бер хатын килосын 50 сумнан корбан балыклары сатып утыра. Янәшәсендә сатучы тагын бер хатынның яшелчәләр белән беррәттән балыгы да бар. Анысы да үз товары түгел икән.
- Сатучысы балык сатып алырга китте әле, балыкчылар янына. Кирәк булса сатам, - ди бу. Бер балык әрҗәдән җиргә үк төшеп киткән, тузанда ята.
- Балыгыгыз төшкән, алып куегыз, дибез.
- Әй лә, кулымны пычратмыйм инде, балык исе килә аннары, хуҗасы үзе килгәч алыр әле, - ди хатын, исе китми генә.
Күренеп тора, базарда балык сатканда бернинди санитар таләпләр дә үтәлми. Елгадан тотылган балык кулдан кулга күчә. Балык Бистәсе булгач, биредә чын балык кибете бардыр бит инде, дип, районны әйләнергә булдык.
Балык Бистәсе Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан. ХVI гасырда биредә сак каланчасы төзелгән. Шул ныгытма тирәсендә кешеләр яши башлаган, аларның төп шөгыле балык тоту булган. Нәтиҗәдә үз сәүдә рәтләре, промыселе булган Балык Бистәсе барлыкка килгән.Тарихка күз салсаң, бу якларны XVIII гасырда ук америкалылар белгән, Балык Бистәсендә тотылган чөгә, мәрсин балыгы белән Мәскәүдә боярларны сыйлаганнар. Гасырлар дәвамында балык тоту биредә яшәүчеләрнең төп шөгыле булып кала бирә, районның исеме дә шуннан килеп чыккан.
«Бриз» кибете. «Балык шунда гына була инде», - диде район халкы. Чынлап та, кибеткә килеп керүгә, балык исе таралган. Балыкның да нинди генә төре юк, туңдырылганы да, киптерелгәне дә. Теләсәгез, күпләп тә сатып алырга мөмкин, диләр сатучылар.
Өске катта кафе да урнашкан. Монда да диңгез тематикасы. Бөтен җирдә балык сурәтләре, сувенирлар - су хайваннары. «Бриз» - Балык Бистәсендәге бердәнбер балык тоту заводының кибете икән. «Круг» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте 1995 елда барлыкка килгән. Балыкны урнаштыру проблемасы килеп тугач, җитәкчеләр үзләренең кибетләрен, кафеларын булдырырга уйлаганнар.
- Безнең завод карамагында 17 бригада эшли. Балыкчылар билгеләнгән урыннардан балык тотып безгә тапшыралар. Без аларга хезмәт хакы түлибез. Заводта балыкны эшкәртү эшләре башкарыла: киптерү, туңдыру, ыслау, тозлау. Бөтен техник җиһазлар да үзебездә җитештерелгән. Күп нәрсәгә кул хезмәте керә. Махсус суыткычларыбыз бар. Елына 180 тоннага якын балык эшкәртелә. Балыкны Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдән дә килеп алалар. Самара, Саратов якларыннан, күрше республикалар: Чувашия, Башкортстаннан сораучылар да күп, - ди «Круг» ширкәтенең баш хисапчысы Татьяна Караганова.
Балык заводы директоры Юрий Караганов белгечлеге буенча ихтиолог, кечкенәдән балык тоткан. Бизнесын башлар алдыннан ул буалар ясау, балык үрчетү турында хыялланган. Ләкин, ничектер, үзеннән-үзе балык тоту, аны эшкәртү белән шөгыльләнә башлаган.
- Санкцияләр кертелү сезгә ничек тәэсир итте? - дип кызыксынам. - Балык сораучылар арттымы?
- Иң гадел эшләүчеләр бер без генә бугай инде Татарстанда, - дип сүзгә кушыла Юрий Николаевич, ярым шаярту белән.
- Ә гадел кешегә һәрчак авыр. Балык тоту белән бәйле эштә аңлашылмаган нәрсәләр байтак. Чишелмәслек мәсьәләләр дә җитәрлек. Әйтик, безгә балык тотканда квота бирелә. Аерым төр балык өчен фәлән кадәр генә балык тотарга ярый. Әмма, ятьмәгә чуртанга керү тыела, дип язып куеп булмый бит инде. Артык тоткан балыкны суга җибәрүдән дә мәгънә юк. Аннары экология проблемасы да бик борчый. Балыклар югалып бара бит. Әле ничә еллар элек кенә булган чөгә, шамбы (налим) балыгы хәзер бөтенләй очрамый. Экологияне кеше боза, чуерташ чыгара торган җайланмалар бетерә, - ди Юрий Караганов.
Кама елгасының Балык Бистәсе тирәсендәге өлеше иң чиста урыннардан санала икән. Шуңа да монда тотылган балык та сыйфатлы.
- Эшләүчеләр махсус җайланмалар белән чуерташ чыгаралар да, алар артыннан ком, балчык чәчелеп кала. Су асты асфальтланган кебек. Бернинди таш, суалчан калмый. Ә бу балык өчен җим юк дигән сүз. Нәтиҗәдә балык китә. Быел менә бөтенләй балык начар чиертә. Без моны зур проблема дип саныйбыз. Киләчәктә шулай дәвам итсә, Балык Бистәсендә балык бетәчәк бит, дип чаң сугасыбыз килә, - ди әңгәмәдәшем. Браконьерлар, килеп-киткән балыкчыларның күп булуы да эшкә комачау итә. Алар заводка көндәшлек тудыра.
Сүзен-сүзгә
Михаил Круглов, табигатьтән файдалану өлкәсендә Федераль хезмәт күзәтчелегенең Татарстан идарәсендә су һәм җир чыганакларына күзәтчелек бүлеге башлыгы:
- Кама елгасында чуерташ чыгара торган махсус җайланмалар бары рөхсәт белән генә эшли. Әлеге документ Түбән Волжск су идарәсенең Татарстан буенча су ресурслары бүлеге белән килешенеп бирелә. Төп таләп: башкарыла торган эшләр су юлы буйлап хәрәкәт итә торган судноларга комачау итмәскә, балыкчыларда ризасызлык уятмаска тиеш. Балыкчылар нәкъ менә чуерташ чыгару аркасында балык кими дип чаң суга икән, алар моны дәлилләргә, килгән зыянны бәяләргә һәм Балык тоту буенча Федераль агентлыкка мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Барысы да расланса, балыкчыларга материаль компенсация каралган. Ул акчага алар югалган төр балык сатып алып үрчетә башларга мөмкиннәр. Фото: visti.ks.ua
Комментарийлар