16+

Балыкчы әбиләр: " Балык җилсез көнне каба инде ул..."

Баулы районы Исергәп авылында инде берничә дистә ел балыкка йөрүче Өммия Хәсәнова үзе белән тагын ике күрше әбисен дә балык тоту серләренә өйрәткән. Балыкчы әбиләр арасында иң өлкәне һәм тәҗрибәлесе ул, тиздән ул үзенең 90 яшен каршылый. Өммия апа кармакка балык тоту белән 60 елдан артык мавыга.

Балыкчы әбиләр: " Балык җилсез көнне каба инде ул..."

Баулы районы Исергәп авылында инде берничә дистә ел балыкка йөрүче Өммия Хәсәнова үзе белән тагын ике күрше әбисен дә балык тоту серләренә өйрәткән. Балыкчы әбиләр арасында иң өлкәне һәм тәҗрибәлесе ул, тиздән ул үзенең 90 яшен каршылый. Өммия апа кармакка балык тоту белән 60 елдан артык мавыга.

Ул иртән балыкка барыр өчен кичке якта ук әзерлек чаралары күреп куя. Балыкларга куеласы җимне әзерли, кармакларының тәртиптә булуын кат-кат карап тикшерә. 
Балыкка ерак барасы түгел – авыл уртасындагы күл аның өе каршында гына. Өммия апаның кулында һәрвакыт кармак, утыргыч һәм балыкларга куеласы җим.
– Өйдәге вак-төяк эшне бетерәм дә, күл буена йөгерәм. Иң яраткан шөгылем – балык тоту, – ди Өммия апа Хәсәнова. – Иң рәхәте – кармакка капкан балыкны тартып чыгару мизгелләре. Көненә алтмыштан артык балык тотканым да бар. Безнең авыл уртасындагы бу күл бик тирән. Балыкка да шуңа мулдыр ул дип уйлыйм. Балыкны суалчаннарга, кукуруз, борчак, ипигә тотабыз.
Өммия апа кечкенә чагында да да шушы урамда үскән. Күлдә нинди балыклар барын, тирәнлеген, кайда балык күбрәк каптырып булганын яхшы белә. Сөйләшеп утырган арада Өммия апа кармагына бер-бер артлы балыклар эләктерә торды.
Аның күршесе Зинира апа Сабирова үзе тоткан балыкларын кыздырырга ярата. Тоткан мул уңышыннан песиенә, тавыкларына да өлеш чыгара.
– Балык җилсез көнне каба инде ул. Бүген бер генә балык тоттым әле, соңрак килдем. Мин килгәнче Өммия белән Гөлсинә эреләрен тотып бетергән күрәсең, – ди Зинира апа ярымшаярытып. – Бүген ипигә генә тотам. Төрле балык эләгә. Күбрәк карп каба. 
Гомере буе колхоз эшендә көч куйган Гөлсинә апа Фәершина да соңгы өч елда балык тотуга хирысланып киткән. Ул да күршесе Өммия апага ияргән. Өйдәге вак-төяк эшләрдән соң, ул да күл буена балыкчы дуслары янына ашыга.
– Суалчанга, камырга каптырабыз. Перловкага да яхшы эләгә. Буш кул белән дә кайтабыз кайчан күл буеннан, кайчан ару гына була. Зурлары да эләгә. Балыкка кич белән яки иртән өчтә тә дә төшәбез. Балыкка һава торышын тикшереп, көннең нинди буласын телевизордан алдан карап, атмосфера басымы уртача булган, җилсез көндә чыгабыз, – ди ул.
– Без әнинең балыкка йөрүенә сөенәбез генә, – ди Гөлсинә апаның кызы Алсу Галиуллина. – Алар гомер буе күршеләр булып дус яшәделәр. Әнинең балыкка йөри торган төгәл вакытларын беләбез. Ул вакытларда аны кайтып-китеп борчып йөрмибез. Алар өчәүләп эшкә йөргән кебек төгәл вакытларда йөриләр. Саф һава, су буе, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итеп, өстәвенә балык тотып кайталар. Әниебез безне тагын озак еллар үзе тоткан балыклары белән сыйлап торсын иде әле дип телибез.
Әбиләр арасында сырпаланып, иркәләнеп кенә йөргән песи дә игътибарсыз калмый. Ул Өммия апаның Мырауҗан исемле песие икән. Ул да балык эләккәнен түземсезләнеп көтә. Хуҗасы сүзләренчә, ул балыкка җыена башласа, иң сөенгәне дә Мырауҗан була. Песие күл буена балыкчылардан алда килеп утырып аларны көтә икән.
Шулай итеп, балыкчының яше, карты булмый. Балыкчы әбиләр белән аралашкан арада аларның үзара шаярышып, шул ук вакытта ипле, матур итеп сөйләшүләренә игътибар итәсең. 

Индира Сәйфуллина.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афариннн апалар

    Мөһим

    loading