Бәрәңге – татар өстәлендә иң гадәти ризыкларның берсе.
Кибеттә дә бар, базарда да, авылда һәркем диярлек үзе үстерә. Әмма мул уңыш алу әле эшнең яртысы гына икән. Аны бозмыйча сакларга, вакытында сатарга һәм сатып алучыга кулай бәядән җиткерергә дә кирәк. Татарстан бәрәңге белән үзен тәэмин итә алса да, ил күләмендә бу тармак җитди сынаулар алдында тора.
Уңыш бар, ләкин аны саклап калу җиңел түгел Быел Россиядә бәрәңге уңышы фаразланганнан азрак булырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы министрлыгы 8 миллион тонна уңыш көткән булса, тармак белгечләре реаль күрсәткеч 7,5 миллион тонна тирәсе генә булыр дип саный. Моның төп сәбәбе – һава торышының көйсезлеге.
Уралда көчле яңгырлар аркасында бәрәңге утыртмаларының 30 процентына кадәр зыян килгән. Себердә исә ике айга сузылган корылык уңышның бер өлешен юкка чыгарган. Бер төбәктә басуларны су басса, икенчесендә дым җитмәгән. Авыл хуҗалыгы өчен һава торышының нинди әһәмияткә ия булуын тагын бер кат аңлау өчен шушы мисаллар да җитә.
Татарстанга килгәндә, хәл чагыштырмача тотрыклы. Республикада бәрәңге җыю эшләре тәмамланган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, оешкан секторда 180 мең тонна уңыш алынган. Бер гектардан уртача 330 центнер бәрәңге җыелган. Бу – узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда шул ук дәрәҗә.
Ә шәхси хуҗалыкларны да исәпкә алганда, республикада быел 790 мең тоннага якын бәрәңге җыеп алу көтелә. Аның 610 мең тоннасы халык хуҗалыкларына туры килә.
Димәк, Татарстан «икенче икмәк»кә кытлык кичерә торган төбәкләр исемлегендә түгел. Киресенчә, республика үзен бәрәңге белән тулысынча тәэмин итә ала.
Бәрәңге күп, ә аны кем сата? Кызыклысы шунда: республикада җыелган уңышның зур өлеше шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Бу – авыл кешесенең үзен дә, гаиләсен дә бәрәңге белән тәэмин итүен күрсәтә. Әмма зур күләмдә үстерелгән бәрәңгене сату – бөтенләй башка мәсьәлә.
Татарстанда эре җитештерүчеләр дә бар. Алар арасында «Чистай» холдингы аерылып тора: быел бәрәңге өчен 2150 гектар җир бүлеп бирелгән. Икенче урында – Арча районындагы «Кырлай» агрофирмасы (1346 гектар). Өченче урында Лаеш районының «Нармонка» агрофирмасы (350 гектар).
«Нократ таңнары», «ИГЕНЧЕ» агрофирмалары, «Якташлар» фермер хуҗалыгы, шулай ук Дәүләтов, Мостафин һәм Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыклары да бәрәңге җитештерүдә зур роль уйный.
Ләкин мул уңыш алу гына җитми. Бәрәңгене җыйганнан соң аны кая куярга? Кыш буе сыйфатын ничек сакларга? Кайчан һәм кемгә сатарга?
Нәкъ менә шушы сораулар хәзер тармак өчен иң мөһимнәрнең берсенә әйләнгән.
1,5 миллион тонна бәрәңгене сакларга урын җитми Бәрәңге – җыеп алганнан соң онытып калдырырга мөмкин булган продукт түгел. Температура һәм дымлылык тиешенчә булмаса, ул шыта, череми калмый, сыйфатын югалта. Ә товарлыклы бәрәңгене уңыштан алып киләсе уңышка кадәр саклау өчен махсус җиһазландырылган заманча складлар кирәк.
Бәрәңге союзы башкарма директоры Алексей Красильников Россиядә нәкъ шундый саклагычларга кытлык 1,5 миллион тонна дип бәяли.
Формаль яктан караганда, илдә бәрәңге саклау өчен мәйданнар җитәрлек кебек. Әмма аларның барысы да продуктны озак вакыт сыйфатын югалтмыйча сакларга мөмкинлек бирми.
Мондый саклагыч төзү дә арзан түгел. Белгечләр бәяләвенчә, бер тонна бәрәңге саклауга исәпләнгән заманча куәтләр булдыру өчен 25–45 мең сум инвестиция кирәк. Димәк, мондый проектларны тормышка ашыру эре хуҗалыкларның да кесәсенә шактый суга.
Шуңа күрә бүген бәрәңге үстерүчеләр алдында үзенчәлекле проблема тора: уңышны җыеп алу гына түгел, аны язга кадәр югалтуларсыз саклап калу да мөһим.
Иске бәрәңге белән яшь бәрәңге ярыша алмый Тагын бер катлаулы мәсьәлә – сату. Көз көне җыеп алынган бәрәңгене кыш һәм яз дәвамында сату җиңел түгел. Чөнки җәй җитүгә базарда көндәшләр барлыкка килә: көньяк төбәкләрдән яшь бәрәңге килә башлый.
Бәрәңге союзы вәкилләре аңлатуынча, иске уңышны майдан соң сыйфатлы килеш саклау кыенлаша. Ә июньдә кулланучы, гадәттә, яңа уңышка өстенлек бирә.
Мисал өчен, 2026 елның маенда Кубаньда үстерелгән яшь бәрәңге килограммы 120–130 сумнан сатылган. Шул ук вакытта узган елгы уңышны хәтта 30 сумнан тәкъдим итү дә аны көндәшлеккә сәләтле итмәскә мөмкин.
Бу – бәрәңге үстерүчеләр өчен җитди икътисади проблема. Продукция бар, аны җитештерүгә хезмәт һәм акча салынган, саклау чыгымнары да бар. Әмма базарда яңа уңыш пәйда булгач, иске бәрәңгене сату мөмкинлеге кими.
Шуңа күрә җитештерүчеләр сәүдә челтәрләре белән алдан ук килешүләр төзергә тели. Бәрәңге берлеге авыл хуҗалыгы министрлыгына 2027 елның март–июнь айларына 52 мең тонна бәрәңгене алдан билгеләнгән бәядән сатып алу турында тәкъдим юллаган. Мондый килешүләр фермерларга киләчәк керемнәрен планлаштырырга, ә сәүдә челтәрләренә кирәкле күләмдә продукцияне вакытында алырга ярдәм итәчәк.
Россиядә бәрәңгене ике тапкырга азрак ашый башлаганнар
Бәрәңге куллану гадәтләре дә үзгәрә. Росстат мәгълүматларына караганда, 2025 елда Россиядә бер кеше уртача 54 килограмм бәрәңге ашаган.
Ә 1990 еллар башында бу күрсәткеч елга 110 килограмм тирәсе булган. Ягъни соңгы берничә дистә елда бәрәңге куллану ике тапкырга кимегән.
Шул ук вакытта кешеләрнең нәрсә ашавы гына түгел, нинди рәвештә сатып алуы да үзгәрә. Чистартылган, эшкәртелгән, туңдырылган бәрәңге, шул исәптән фри бәрәңгесе популярлаша бара. Белгечләр мондый продукциягә ихтыяҗның ел саен кимендә 2 процентка артуын билгели.
Бу исә бәрәңге үстерүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ача. Чөнки продукцияне чимал рәвешендә генә түгел, эшкәртелгән товар буларак та сатарга мөмкин.
Татарстанда да бу юнәлештә проектлар бар. Шуларның берсе – «Чиста фри» заводы. Аның елына 40 мең тонна бәрәңге эшкәртү куәте булуы планлаштырыла. Проектның беренче этабына якынча 1,9 миллиард сум инвестиция кертелгән.
Россиядә бәрәңге эшкәртү күләме дә арта. Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут мәгълүматларына караганда, узган ел бу күрсәткеч 10 проценттан күбрәккә үскән.
Киләсе елда бәрәңге кыйммәтләнерме?
Тагын бер сорау – импорт. Россиягә бәрәңге чит илләрдән дә китерелә. Узган сезонда читтән кертү күләме 930 мең тоннага җиткән. Бу – 2011 елдан бирле иң югары күрсәткечләрнең берсе. Төп тәэмин итүчеләр арасында Мисыр, Кытай һәм Беларусь бар.
Агымдагы сезонның беренче яртысында импорт күләме ике тапкырга якын кимегән. Әмма бу чит ил бәрәңгесенә ихтыяҗ бөтенләй бетте дигән сүз түгел.
Алексей Красильников фикеренчә, киләсе сезонда логистика белән бәйле кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Азов-Кара диңгез бассейны портларының эшләвендәге проблемалар Мисыр бәрәңгесен Россиягә китерү юлларын үзгәртергә мөмкин. Продукцияне Балтыйк портлары аша, шул исәптән Санкт-Петербург аша ташырга туры килсә, чыгымнар артачак. Бу исә бәрәңгенең соңгы бәясенә дә йогынты ясарга мөмкин.
Нәтиҗәдә, бәрәңге белән бәйле төп сорау «Уңыш җитәрме?» дигәннән киңрәк. Татарстанда аны үстерә беләләр, уңыш та бар. Әмма аны ел әйләнәсе сыйфатлы килеш саклау, эшкәртү һәм сатып алучыга кулай бәядән җиткерү өчен әле күп эш башкарасы бар. Бәлки, киләчәктә бәрәңге тармагында иң зур уңыш басуда түгел, ә саклагычларда һәм эшкәртү заводларында билгеләнер?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар