16+

12 яшьлек кызның үлеменнән соң: Татарстанда 225 балага менингококкка каршы вакцина ясаганнар

Бөгелмә районындагы лагерьда 12 яшьлек кыз менингококк инфекциясеннән вафат булганнан соң, Татарстанда 300дән артык кешегә әлеге авырудан прививка ясаганнар.

Аларның 225е – балалар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

«Барлыгы 310 прививка ясалды, шул исәптән 225е – балаларга. Яңа менингококк инфекциясе очраклары теркәлмәгән», – дип белдергәннәр ведомствода.

Исегезгә төшерәбез: 1 ноябрьдә 12 яшьлек кыз лагерьның медицина пунктына мөрәҗәгать иткән. Икенче көнне аны хастаханәгә салганнар. Әмма 2 ноябрьдә сәгать 17:15тә табиблар баланың үлемен теркәгән.

Беренчел диагноз буенча, кыз менингококк инфекциясенең яшен тизлегендә үсүче формасыннан – менингококцемиядән, Уотерхаус–Фридериксен синдромы нәтиҗәсендә вафат булган.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җинаять эше кузгаткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading