16+

Бәрәңге уңышы: «20 капчык утыртып 140 капчык бәрәңге алдык»

Көзләр җитте, бакчадагы яшелчәләр уңышы да җыеп алынды. Бигрәк тә бәрәңге уңышын кайгырта безнең халык.

Бәрәңге уңышы: «20 капчык утыртып 140 капчык бәрәңге алдык»

Көзләр җитте, бакчадагы яшелчәләр уңышы да җыеп алынды. Бигрәк тә бәрәңге уңышын кайгырта безнең халык.

Юкка гына икенче икмәк дип атамаганнар бит үзен. Татарның күп ризыгы бәрәңге белән пешерелә дә. Мәгәр кыйммәткә төшә башлады әле аны үстерү. Ялгыз әби-бабайлар гына торып калган авылда, бакча җирен сукалатуда да, бәрәңгене утырту, арасын сыздыру, агулау – барысы да акча кыйммәте сорый. Түләсәң килеп эшлиләр, түләмәсәң үз көчең генә җитәрлек түгел. Авыл җирендә бәрәңге үстерәм дип интегү кирәкме? Әллә бәрәңгесез тамак туймыймы? Быел бәрәңге уңышы куандырдымы? Укучыларыбыз фикерен белештек.

Гөлнара Фәтхуллина, Мулла Иле, Яшел Үзән:

– Авыл җирендә бәрәңге үстермичә булмый инде, ярты тормышны шул бәрәңге “тәгәрәтә” бит. Ике бакча утыртабыз. Быелгы кебек уңышны күргәнебез юк иде әле, ишелеп уңды, билләһи. 60 мең сумлык саттык менә, тагын күпме булыр. Сатарга дип исәпләгән бәрәңгенең яртысын да сатып бетермәдек әле. Клиентларыбыз да күп, яратып алалар, рәхмәт кенә. Бәрәңге карамасаң үсми анысы, эше күп. Иртә язда утыртабыз, ике тапкыр чүбен утыйбыз, кортын җыябыз. Агу белән артык кайнашмыйбыз. Элек без ал күзле Невский сортын үстерә идек, быел менә шикләнеп кенә Гала сортына күчкән идек – алдатмадык. Уңып та карады бит йомры гәүдәле икмәк!

Әлбинә Нуретдинова, Дүрт-Өйле, Чистай районы:

–   Бәрәңгене артык ашыкмыйча, 1 сентябрь көнне генә алдык без. 8 капчык утырткан идек, уңышы 100 капчыкка якын чыкты. 80 капчыгын санадык та, аннары кул селтәдек. Бәрәңгесез булмый авыл кешесенә, бакчаларны ятим итеп, үлән үстереп булмый. Тәнендә җаны барында авыл кешесе бәрәңге игәргә бурычлы кебек миңа, абзарыңдагы терлегең дә, үстергән каз-үрдәгең дә күзеңә карап тора бит, вак бәрәңгене пешереп, ашлык белән буташтырып, болгатып бирәсең дә, кош-корт җәлт ашап бетерә. Ә терлекләргә бәрәңгене изеп суына салабыз, чиләк төбен ялый-ялый эчәләр.  Бәрәңге дә үстермичә яшәсәң авыл җирендә эшсез шәһәр кешесенә әйләнүең бар, хәрәкәт тә бәрәкәт ди, ялкауланырга Аллаһым сакласын. Бәрәңге игәргә яңгырлары да әйбәт яуды, башта шикләндергән иде, корырак торган иде көннәр. Бәрәңгедән әллә ничә төрле ризык пешереп ашарга өйрәнгән бит без, аннары татар халкының кайсы гына милли ризыгын алсаң да һәммәсендә дә бәрәңге: өчпочмак, бәлеш, һ.б. Вагы да үтә, анысыннан балалар “по деревенский” итеп пешергәнне яраталар.

Тәнзилә Насыйрова, Шура, Арча:

–  Әллә олыгайдык, әллә ялкауландык, быел нибары 2 сотый җирдә бәрәңге үстердек. 6 капчык уңыш алдык. Кышка җитәрлек итеп үзең үстерсәң бик әйбәт тә,  3 капчык бәрәңге сатып алдык. Бер карасаң бәрәңгенең дә чыгымы күп шул, безнең кебек пенсионерга сатып алуың хәерлерәк. Бакчага чыгып селкенмәсәң дә гәүдәләр ката, хәрәкәт кирәк дип кенә йөреш. Газап күрмичә ашыйсы рәхәтрәк инде.

Мәдинә Хисамова, Татар Макылы, Югары Ослан:

– Авылда яшәп тә бәрәңге үстермәсәң ялкау дигән даның таралыр. Тик быелгы ел безне әллә ни куандырмады шул, бәрәңгебез уңмады. Нибары 48 чиләк бәрәңге җыеп алдык, аның да 24 чиләге вак бәрәңгеләр. Эре бәрәңге яратсак та, нишлисең инде, бәрәңгенең сөяге юк, вагын ашар җай табарбыз анысы. Кемнең бакчасында уңыш ничек, күршеләребезнең дә мактанырлык булмады. Авылда бәрәңгебез бик әйбәт дип сөйләүчеләр дә бар, аларның сорты башкамы икән инде. Менә киләсе елга бәрәңге орлыгын алмаштырып карарга исәп. Ләкин бер нәрсә хак, вак булса да үз бәрәңгеңне ашау рәхәтрәк. Булганының рәхәтен күреп бәрәкәтен тоеп ашарга насыйп булсын.

Гөлнара Валиева, Сөрде, Арча:

– Бәрәңгене дә сатып алып булмый инде, әле бит балалар бар, аларга биреп җибәрәсе килә. Үз бакчаңда үстергән яшелчәнең тәме дә икенче. 40 чиләк утырткан идек 250 чиләк бәрәңге алдык. Луговская сортын үстерәбез, ал бәрәңге ул. Корылык килсә дә алдатмый, елның елында уңыш белән куандыра. Бәрәңгене быел иртә алмадык, кабыгы ныгысын дип сентябрьдә генә керештек. Элеккеге кебек күп итеп утыртмыйбыз инде анысы, авыл халкы да шундыйрак фикердә. Терлеге булмаган кешегә ашарлык утыртса да җитә, ә менә бакчалар элеккеге куәтен ямансулый инде. 

Резеда Минзина, Яңа Иябаш, Арча:

–  Иң яратып ашаган ризыгыбыз бәрәңге яисә бәрәңгедән пешерелгәне. Без аны мичтә тәгәрәтеп тә, кыздырып та көн дә ашый алабыз. Элеккеге гадәт белән, терлекләрне бетерсәм дә, бакчадагы бәрәңге кишәрлеген киметмәдем. Балаларым күп! Ике улым өйләнгән, өч кызым кияүдә, өч кызым – студент. 6 оныгым бар! Күпчелек бәрәңгедән шул ашау. Бер улым мәрхүм, Салаватым да бәрәңге ярата иде. 20 капчык утыртып 140 капчык бәрәңге алдык. Начармы? Бик әйбәт. Шуның 30 капчыгы вак бәрәңге, анысын кодагыйларга бирдек, алар терлек асрыйлар. Үзебезгә калганы бик эре бәрәңгеләр, уртача зурлыктагысын да вакка кертәбез без.

Ләйлә Гыйбадуллина, Дөбьяз, Биектау:

–   Балаларның сүзе бер инде, нәрсәгә кирәк ул, ник азапланасыз, бәрәңгене сатып кына да алып була диләр. Гомер-гомергә авылда бәрәңге утыртканнар, әби-бабайдан калган гадәтне бетерер хәлебез юк, авылда яшәп бәрәңге дә үстермичә ялкауланып ятмыйлар дип гел орышам балаларны. Бәрәңгебез ишелеп уңды. Дөрес утыртуы да, алуы да минем кулга тимәде. Хәзер бит техника заманы, җирен сукалый, утыртып, тишелгәч арасын сызып, хәтта үскәч, алып та бирә әле. Чыгымнары да эш арасында сизелми инде, кесәдән чыккан һәр тиенне саный китсәң... Элек кыр бакчасына да утырта идек әле, хәзер өй янындагысын карарга да бәхәсләшеп торасымыни? Без бакчадан туры кертеп салабыз, вагыннан эресен аралыйбыз да. Кеше бит базга төшергәнче тагын бер карап чыга.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading