Шәһри Казан

Бардым әле базарга – тәмле каймак алырга

Иң тәмле, чит-ят әйберләр кушылмаган, табигый һәм экологик яктан чиста сөт ризыклары кайда? Әлбәттә, авылда! Моны шәһәрлеләр дә яхшы белә. Юкка гына, шимбә-якшәмбе җитүгә, тизрәк базарга ашыкмый алар. Шәһәр халкы авыл сөтен, каймагын ярата инде ул. Базарга килгәч тә, иң беренче чиратта, шуларны эзләргә керешә. Соңгарак калсаң, тәмле эремчек һәм...

Реклама

Казан Агросәнәгать паркында без очраткан апалы-сеңелле Рузилә Мрасова һәм Вәсилә Мифтахова да бу вакытта барлык сөт ризыкларын сатып бетереп кайтырга җыенып торалар иде. Алар инде менә 20 ел (!) буе үзләре ясап каймак, эремчек һәм корт сата, Казан халкын авыл сөте белән тәэмин итә. Һәр атнаның шимбәсендә - алар базарда. Җылы, якты, иркен бинада эшләү хәзер күпкә рәхәтрәк, диләр. Ә баштарак Колхоз базарына йөргәннәр. Ул вакытларда әле шактый гына ризыклары, сатучылар күп булгач, кире дә кайта торган булган. Ә хәзер Питрәч районының Күн авылыннан каймак-эремчек сатарга йөрүчеләр икесе генә калганнар. Сөт ризыклары сату авыл халкына акча эшләүнең бер юлы да булып тора. Рузилә һәм Вәсилә апа белән бу эшнең плюслары һәм минуслары турында сөйләшеп алдык.
- Хәзер авылда, отышлы түгел, сатып алсаң, очсызгарак төшә, дип, сыерларын бетерүчеләр дә күп, ә сез менә, ике сыер тотабыз, дисез. Сезнеңчә, сыер тоту отышлымы бүгенге көндә, юкмы?
Р.М.: - Чыгымнары күп инде анысы, сүз дә юк. Күп әйберне сатып алырга туры килә: печәннең дә күпмедер өлешен, фуражын да һ.б. Боларның барысын да саный башласаң, бәлки, кыйммәткәрәк тә чыгадыр әле ул. Әмма аңа карап кына, кул кушырып утырып булмый бит инде, эшләргә кирәк. Ә иренмәсәң, тырышсаң, азмы-күпме табышы да була.
- Сөт ризыкларын ничә сумнан сатасыз?
Р.М.: - Эремчекнең 1 килограммы - 120, каймакныкы - 240, сөтнең литры 35 сум. Ә хөкүмәткә сөтне бушка диярлек тапшырабыз бит. Әле менә бер ай чамасы элек кенә 14 сумнан җыя башладылар, аңа кадәр 10 сум иде аның бәясе. Дөрес, эше һәм мәшәкате юк: сөтеңне алып бардың да салдың. Ә эремчек, каймак ясар өчен әле шактый хезмәт куярга кирәк: сепаратта аертырга, эремчеген ясарга. Кайвакыт кичке сәгать унда да эш бетмәгән була әле. Сатасы көнне исә иртүк торып чыгып китәргә туры килә. Бүген, мәсәлән, мин башта төнге өчтә торып бозауларымны карадым (Рузилә апа әле фермада бозаулар да тәрбияли. - Авт.), аннан Казанга юл тоттык. Кайткач, янәдән бозаулар янына йөгерергә кирәк, әле өйдә күпме эш көтеп тора.
- Көнгә ничә сум акча эшлисез?
В.М.: - Мәсәлән, бүген мин чиста 6 мең сум акча эшләдем. 2 чиләк эремчегем, 10 литр каймагым, сөтем бар иде. Көнгә 1 мең сум акча дигән сүз бу. Ә хөкүмәткә тапшырган булсам, һәркөнне 20 литр сөт биргән очракта да, 280 сум гына чыга. Менә шуларны исәплибез дә, монда килеп сатсаң, отышлырак була, дибез. Кулга тере акча кергәч, без бик риза инде.
Р.М.: - Бүгенге табышым 6,5 мең сум булды. Хезмәт хакына гына яшәп булмый бит, балаларга да булышасы бар.
- Акча юлга да китә бит әле?
Р.М.: - Безне малаем йөртә. Эшкә килгәндә алып килә, аннан алып кайта. Ә элек, әле Колхоз базарында сатканда, төрлечә йөрдек инде: автобус белән дә, юл уңаенда булган машиналарга утырып чыгып китәргә дә туры килә иде.
- Ә урын өчен күпме түләргә кирәк?
- В.М.: - Анысына 100 сум гына түлибез. Әмма бик каты тикшереп кертәләр: сыерлар авырмыймы, бар да тәртиптәме? Терлекләр авырмаганга белешмә булу мәҗбүри.
Ярый авылда шундый тырыш апалар бар. Бөтен кеше дә, кибеттән сатып алсаң, очсызгарак төшә, дип, сыерын бетерсә, нишләрсең?!.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: