16+

Басу-кырларда эш кайнар

Татар халкында киң таралган, ни чәчсәң - шуны урырсың, дигән мәкальне искә төшерергә вакыт җитте. Республиканың район-авылларында язгы кыр эшләренә әзерләнәләр: орлыклар, минераль ашламалар, техника барлана. Һәм инде бик тиздән басу-кырларда эш кайный башлаячак.

Әлегә исә районнарда чәчү эшләренә багышланган семинар-киңәшмәләр уза. Язгы чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен, Татарстан аграрийларына акчалата ярдәм дә каралган - аларга 1млрд 366млн сум күләмендә бәйсез ярдәм бирелә. Шуның 626 млн сумы - федераль бюджеттан, 740 млн сум - республикадан. Акча 1га сөрүлек җиренә 220 сум исәбеннән бирелә. Эшләрен сакчыл алып бара торган кайбер хуҗалыкларга исә әлеге сумма 225 сумга да җитәргә мөмкин. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре бу акчага ягулык, минераль ашламалар, кирәкле химикатлар ала ала.
Техникага килгәндә, Татарстанда чәчү эшләренә кирәк булган техниканың - тракторлар, чәчкечләр, культиваторларның күбесе инде әзер. Әлеге өлкәдәге барлык эшләрне дә 1 апрельгә төгәлләргә җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading