16+

«Базга төшәргә иренәм»

Әзергә өйрәнеп беттек, җәмәгать. Яшәр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган хәзер.

«Базга төшәргә иренәм»

Әзергә өйрәнеп беттек, җәмәгать. Яшәр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган хәзер.

Авылда бәдрәфләр өйдә, юыну бүлмәләре бар, мичкә ягасы юк, хәтта «җылы идәннәр»гә кадәр ясаталар. Чишмәгә суга бару, килен токмачы басу дигән йолалар да онытыла бара. Камыр ашларын да күпләр өйдә пешерми. Кибеттә барысы да әзер булгач, нигә азапланырга? Биш җәем токмач кискәнче, бер кап «домашняя лапша»ны сатып аласың да вәссәлам.

Авылдагы бер танышым күптән бакчасында кишер, суган, помидор утыртмый инде.
- Нигә азапланырга? Кишернең орлыгы фәлән кадәр сум тора, аны утыртасы, сирәклисе, чүбен утыйсы, суын сибәсе, аннары көзен казып аласы, кыш буе саклыйсы бар. Сакланамы әле ул, юкмы? Чөнки суганы да, кишере дә чери. Яшелчәләрне беткән саен аз-азлап сатып алып торсаң, яхшырак. Пенсиям килеп тора, шөкер. Кишернең килосы 19 сум бит хәзер. Ул миңа ике айга җитә, - ди ул.
Беркөнне өстәлендә сетка белән юылган бәрәңгесен күреп шаккаттым.
- Нишләттең бу бәрәңгене? - дим.
- Сатып алдым, - ди бу, - юылган, чиста.
?!
- Базга төшәргә вакытым да юк, иренәм дә, очсыз ич бәрәңге, миңа озакка җитә әле ул, - ди танышым, гаҗәп­ләнгәнемне күреп.
Менә сиңа мә! Замана халыкны әнә шулай токмач басмаска, базга төшмәскә, яшелчә утыртмаска өйрәтеп бетермәгәе...

Эльвира Гыйсмәтуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading