16+

«Бер атны чалып карадык, аңа да үкенәм. Кулым бармый, күзгә карап елыйлар»

Заман таләбе авыл хуҗалыгы тармагына яңа бурычлар куя. Кайчандыр шәхси ярдәмче хуҗалыгыңда үстергән терлекне өстәмә мәшәкатьләрсез генә суеп, эшкәрткәннән соң, итен сәүдә базарына алып барып саталар иде. Хәзер андый “иркен”леккә нокта куелды. 

«Бер атны чалып карадык, аңа да үкенәм. Кулым бармый, күзгә карап елыйлар»

Заман таләбе авыл хуҗалыгы тармагына яңа бурычлар куя. Кайчандыр шәхси ярдәмче хуҗалыгыңда үстергән терлекне өстәмә мәшәкатьләрсез генә суеп, эшкәрткәннән соң, итен сәүдә базарына алып барып саталар иде. Хәзер андый “иркен”леккә нокта куелды. 

Авылларда абзар артына чыгып терлек чалулар тарихта гына калып бара.

Сугым цехлары аша эш итү шарт. Республикабызда барлыгы әнә шундый 81 сугым цехы ачылган. Авыл хуҗалыгының ит җитештерү тармагына килеп кергән тәртипләр баштарак сагайтса да, чынлыкта, һәр яңалыкка авырдан ияләнгән халык инде күнеп килә. Хәтта, күпләр сөенә дә әле. 

Теләче районы Алан авылы егете Илдар Фазылҗанов ачкан сугым цехына нәкъ менә авыл кешеләре үк мөрәҗәгать итә. Җайлы, уңайлы, артыннан калдыкларын кая урнаштырасы дип кайгырасы юк. Чиста һәм тиз эшлиләр. Итен сатарга уйласаң да махсус лаборатория тикшерүләре, кирәкле кәгазьләре бар. 
Кем өчендер кул хезмәтенең җиңеләюен кайгырткан, шул ук вакытта үз эшен булдырган Илдар Фазылҗановның хезмәт башлангычында күргән авырлыклары, кичкән кыенлыклары инде артта калган. Иң мөһиме — ирешелгәне. Ләкин һәр тармакның бүгенгә борчулары да җитәрлек. Иткә ихтияҗ кими. Монысы да Россия буйлап күзәтелгән вазгыять. 

– Эшкәртелгән ит бер миндә генә эленеп тормый. Россия буйлап бер үк хәл, Чувашия, Кукмара егетләре белән дә сөйләшәбез. Казан, Чаллы, Киров өлкәсендәге хастаханәләргә, балалар бакчасына тапшыра идем, иткә ихтияҗ 30 процентка кимеде. Бәяләре дә түбән тәгәри. Итне читтән кертәләр, – ди Илдар әфәнде. 

Әлеге дә баягы үзебезнең эшсөяр егетләргә төшә авырлык. Менә шушы сугым цехы урнашкан 33 сутый җирне рәсмиләштерү өчен генә дә ике еллап көрәшкән, аннан муеннан кредитка батып, зур гына цех җиткергән Илдар Фазылҗановның бүген гөрләп акча эшләргә хакы бар да.

– Моңа кадәр сынатмадык. Авылдан – 300, елгалардан 500 метр читтә булырга тиеш диделәр. Биредә элек ашлама келәтләре иде. Урыны – канун таләп иткәнчә. Әле дә хәтерлим, 2015 елның май аенда коймалар тотарга керештек – туң бетмәгән иде. Декабрьнең икесе көнне инде ачтык та. Алан авылындагы шәхси хуҗалыклар, райондагы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, Питрәчлеләр дә туры безгә килә. Эш җитәрлек – куандыра. Яхшы сыйфатлы үгезләрнең тереләтә килограммын 190 сумнан, икенче сортлы карт сыерларныкын 160 сумнан сатып алабыз. Көненә 3 терлек тә, 15-20 терлек эшкәрткән чаклар да була. Бер терлекне чалып, эшкәрткән өчен 1100 сум түлим. Өч сугымчы егетем бар, мал табибы, лаборатория белгече, булышчылар – барысы 8ләп. Киченнән пычакларны юып, дезинфикцияләп, кайрап, бөтен җирне җыештырып, тәртипләп кайтып китәләр. Сер түгел, итнең тәме сугымчының кулына бәйле, диләр. Авыр куллы кешеләр була, алар суйган терлекнең итеннән каны чыгып бетми бугай, шуңа тәме икенчеләнә. Аллаһыга мең шөкер, минем егетләр сынатмый, итне бик тәмле, диләр, – ди Илдар Фазылҗанов.

Итне сату бәясе – 310 сум тирәсе, тик авыр китә, ди цех хуҗасы. Ә менә арзанрактан кулга да тимәс иде дә. Эчәгеләрен сөяк оны ясаучылар сатып ала, килешү төзелгән. Аякларын, башын эшкәртеп Казан базарларына илтәләр икән. Тиредән дә әзме-күпме керем керә билгеле. Шәхси хуҗалыклар мөрәҗәгать иткәндә, авыл кешесенә файдасы булсынга, тирене үзләре үк сатып алалар. 

– Елдан-ел зурайдык, бу корылма бер көндә генә торгызылмаган. Машиналарыбыз күбәйгәч гараж төзедек. Ике “Газель” машинасы чиста итне ташый, өчесе терлекләр төяп килә. 4 туңдыргыч алып куйдык. Алар диңгездәге корабльләрдә йөргән контейнерлар. Беренчесе — 200 мең, икенчесе 150 мең, калган икесе 600-650 мең сум тирәсе тора иделәр. Бер шартымны төгәл үтим – сарыклар, атлар чалырга рөхсәт ителсә дә атларны алмыйм. Бер атны чалып карадык, аңа да үкенәм. Кулым бармый, күзгә карап елыйлар, – ди Илдар әфәнде.

Һәр таләп үтәлгән, хәтта капка төбенә кайтып туктаган машиналар да махсус дезинфикция үтеп кенә керә. Эш тәртибе дә конвейр сыман оештырылган. Замана сәясәтенең генә аяк чалуы күңелен төшерә кебек. 
Үкенәме, дисезме? Юк әлбәттә. Ат өстендә үскән авыл егетенең җиң сызганып ялан җиргә казык кагуы бер хәл, Казанда яшәп, көн саен авылга эшкә килә ул! 

– Төпчек бала мин. ЖБИ-4 заводында мастер булып эшләгәндә ашханәгә авыл ите сораганнар иде. Үземнең машина да юк әле. Җизнинең “Москвич” машинасын сорап торып, ит төяп килдем, бер хезмәт хакы кадәрле акча керде кулга. Авыл җирендә ит сата алмыйлар, ә шәһәрдә урнаштырыр җирләр күп иде. Заводта хезмәт хакын тоткарлый башлагач, сыйныфташымнан бурычка 100 мең сум акча сорадым. Шуның 75 мең сумына УАЗ машинасы алдым, ә калган 25 мең сумын эш өчен тоттым. Менә шуннан башланган кәсеп. Ә бурычны мин өч ай эчендә түләп тә бетердем, – ди Илдар. 

Бирегә тулы бер гаиләнең тырыш хезмәте салынган. Илфит улы да янәшәсендә, теләсә кайсы вакытта әтисен алмаштыра. Хатыны Гөлназ кулында исә хисапчылык хезмәте. Гүзәл кызлары әлегә 11нче сыйныфта укый. Ә эш нәүбәтендә тоткарлыклар да булмый калмас, әлбәттә. Замана каршылыкларын җиңәр көчләренә шигем юк.

Анна Арахамия фотолары
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading